Рөстәм Килдебәков
Рөстәм Килдебәков | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков |
Туган | 30 март 1934 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 9 ноябрь 2023 (89 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Рихард Зорге урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Львовская национальная академия искусств[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Мария Килдебәкова (1933―2017), рәссам, Тукай премиясе (2011) |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991) |
Рөстәм Килдебәков, Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков (1934 елның 30 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2023 елның 9 ноябре, РФ, ТР, Казан) ― рәссам. Тукай премиясе лауреаты (2011). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык (2006), Россия Федерациясенең атказанган (2011) рәссамы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1934 елның 30 мартында Казанда туган. Казанда сәнгать укуханәсен (1954). Львовта гамәли һәм декоратив сәнгать институтын (1960) тәмамлаган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960-еллар башыннан рәссам-монументалист буларак билгеле. Озак еллар монументаль сәнгать өлкәсендә иҗат итә. Мозаика, сграффито, витраж техникасында иҗади эшләп, «Казан» («Казань»), «Идел» («Волга») кунакханәләрен (Казан) бизәүдә, Казан тимер юлы вокзалын, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендә берничә объектны бизәүдә хезмәт куя.
1990 елың башыннан станок сәнгатендә уңышлы эшләп килә. Җәмәгате Мария Килдебәкова белән гобеленнар тукыйлар, Татарстанның җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе иҗат итәләр.
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елның 9 ноябрендә Казанда 90нчы яшендә вафат булган [2].
Күргәзмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 ― Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Төс формуласы» күргәзмәсе ачыла. 150 дән артык рәсем сәнгате әсәре һәм график әсәр тәкъдим ителә.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).
- Татарстанның халык рәссамы (2006).
- Тукай премиясе (2011) ― татар халык әкиятләренә нигезләнеп тукылган «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» (триптих) гобеленнары өчен (Мария Килдебәкова белән бергә).
- Россиянең атказанган рәссамы (2011)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2015)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan?fio=%EA%E8%EB%FC%E4%E8%E1%E5%EA%EE%E2&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
- ↑ 89 яшендә Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков вафат булды. Татар-информ, 10.11.2023
- ↑ «Хәзинә» галереясында татар рәссамы Рөстәм Килдебәковның картиналар күргәзмәсе ачыла. Татар-информ, 3.03.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 30 март көнне туганнар
- 1934 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- 9 ноябрь көнне вафатлар
- 2023 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Рәссамнар
- Татарстан рәссамнары
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- Казан уку йортларын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Татарстанның халык рәссамнары
- РФ атказанган рәссамнары