Ренат Әюпов
Ренат Әюпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ренат Мирзахәсән улы Әюпов |
Туган | 28 март 1964 (60 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР Питрәч районы, Шәле |
Яшәгән урын | Минск урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | артист, режиссер |
Бүләк һәм премияләре | Гаяз Исхакый премиясе (2011) Дамир Сираҗиев премиясе (2015) |
Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1964 елның 28 мартында Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә. 1988 елда Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, ә 1995 елда Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.
Үзенең иҗат эшчәнлеген Ренат Әюпов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. 1995 елда ул Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1996 елдан — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. 2002 елдан аны янә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2011 ― Гаяз Исхакый премиясе
- 2014 ― Россиянең атказанган артисты
- 2015 ― Дамир Сираҗиев премиясе
- 2023 ― Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медале[2][3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan?fio=%E0%FE%EF%EE%E2+%F0%E8%ED%E0%F2&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
- ↑ Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды. Татар-информ, 11.10.2023
- ↑ В Московской Соборной мечети прошел торжественный прием для актеров театра им. Габдуллы Кариева. Совет муфтиев России, 10.10.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г.Кәриев ис. театр сайты 2016 елның 27 май көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|