Ринат Харисов (1949)
Ринат Харисов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Гата улы Харисов |
Туган | 1 апрель 1949 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы , Иске Үтәмеш |
Үлгән | 14 сентябрь 2020 (71 яшь) РФ, ТР, Бөгелмә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | нефтьче, генераль директор |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Люция Хөснетдин кызы |
Балалар | кызы Ләйсән, улы Булат |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе Татарстанның атказанган геологы |
Ринат Харисов, Ринат Гата улы Харисов (1949 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш — 2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Бөгелмә) — Татарстанның нефть-химия сәнәгате хезмәткәре, 1995—2006 елларда «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры. 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте генераль директоры. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган геологы. Халыкара минераль ресурслар академиясе академигы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1949 елның 1 апрелендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган[1]. «Эзләү һәм разведканың геофизик ысуллары» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1974).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1974—1988 елларда — «Татнефтегеофизика» трестында (1987 елдан җитештерү берләшмәсе, 1996 елдан АҖ): геофизик-оператордан сейсморазведка партиясе башлыгы вазыйфасына кадәр күтәрелә.
1979—1980 елларда — Төньяк Африкада (Ливия) һәм Төркиядә нефть сәнәгатендә эшли.
1985—1988 елларда — Көнбатыш Себердә нефть сәнәгатендә җитәкче вазыйфаларда эшли.
1988—1993 елларда — Бөгелмә кыр геофизика экспедициясе башлыгы.
1993—1995 елларда — Бөгелмә геофизик экспедициясе генераль директорының разведка геофизикасы буенча урынбасары.
1995-2006 елларда — «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры, директорлар шурасы әгъзасы.
2006—2017 елларда — «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте (ҖЧҖ) генераль директоры[2][3].
2017—2020 елларда — «ТаграС» холдингы генераль директорының (Ленар Нәҗиповның) инновацион технологияләр буенча киңәшчесе.
Татарстаннан тыш, Көнбатыш Себердә (Степноозерское, Макаровское, Архангельское, Кечимовское, Курраганское, Төньяк-Покачевское), Оренбург өлкәсендә (Зайкинское, Золотовское) нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведкалауда катнаша.
2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә, каты авырудан соң вафат булган[4]. Туган авылы Иске Үтәмеш зиратында җирләнгән.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1990 елдан Бөгелмә шәһәре халык депутатлары советына сайлана.
- 2009—2014 елларда 4нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Дәүләт Советында Бердәм Россия фракциясе һәм бюджет, салым һәм финанс буенча комитет әгъзасы[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1985 — «Нефть сәнәгате отличнигы»
- 1986 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- Татарстанның атказанган геологы
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге
- «Ягулык-энергетика комлексының шәрәфле хезмәткәре»
- «Җир асты байлыкларының шәрәфле разведчигы»
- «Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы»
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Люция Хөснетдин кызы (Хөсәенова), «Татнефтегеофизика» ААҖ технигы. Балалары: кызы Ләйсән, улы Булат.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Чирмешәнлеләр бүген якташыбыз Ринат Харисов белән хушлаша. «Безнең Чирмешән», 15.09.2020
- ↑ «ТНГ-Групп» җитәкчесе Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. «Бөгелмә авазы», 21.01.2017
- ↑ Татарстан һәм Россия геофизикасы зур югалту кичерде. tng.ru, 15.09.2020(рус.)
- ↑ Сотни людей пришли проститься с бывшим генеральным директором «ТНГ-Групп» Ринатом Харисовым. «Бугульминская газета», 15.09.2020(рус.)
- ↑ Харисов Ринат Гатинович.(үле сылтама) old.gossov.tatarstan.ru(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Харисов Ринат Гатинович. 2020 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. «Чикләрсез татарлар» проекты(рус.)
- Харисов Ринат Гатинович. «Бизнес Online»(рус.)
- «ТНГ-Групп» — локомотив татарстанской и российской нефтяной отрасли. 2020 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган. «Элита Татарстана», 27.07.2016(рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 апрель көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чирмешән районында туганнар
- 14 сентябрь көнне вафатлар
- 2020 елда вафатлар
- Бөгелмәдә вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Татарстанның атказанган геологлары
- Бөгелмәнең шәрәфле ватандашлары