Евгений Батенчук
Евгений Батенчук | |
---|---|
Туган телдә исем | Евгений Никанорович Батенчук |
Туган | 28 февраль 1914 Балта, Подолье губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 30 май 1999 (85 яшь) Яр Чаллы |
Милләт | украин |
Ватандашлыгы | Русия → ССРБ |
Һөнәре | төзүче - гидротехник |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Людмила Кривко |
Бүләк һәм премияләре | Социалистик Хезмәт Каһарманы ордены, 3 Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены |
Евгений Батенчук (Евгений Никанор улы Батенчук, урысча Евгений Никанорович Батенчук) – төзүче-гидротехник, оештыручы, Социалистик Хезмәт Каһарманы. Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1914 елның 28 февралендә Подолье губернасы (хәзерге Украинаның Әдис өлкәсе) Балта шәһәрендә туган. 1999 елның 30 маенда вафат. Милләте буенча украин.
Әдистә җидееллык мәктәпне бетерә һәм 14 яшьтән эшли башлый. 1931 елда комсомолга керә. Найфеево дигән яһүдләр авылында авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә катнаша.
1931 елда, 17 яшьлек вакытта, ССРБ да иң беренчеләрдән булып оешкан Шевченко МТС ында АКШтан җибәрелгән “Фордзон” тракторларын ремонтлауны оештыруны тапшыралар. “Икенче бишьеллык” исемендәге заводның директоры итеп куялар.
Харкауда рабфакта укып, аттестат ала, химия-технология институтының химия машиналары төзү факультетын тәмамлый.
Сугышта
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышын Неман елгасы буенда чиктә каршылый. Контузия алгач, алманнарга әсирлекккә төшә. Тилзит, Падерборн концлагерьларында 3,5 ел әсирлектә була. Яшерен оешма эшендә катнаша. Совет сугышчылары азат иткәч, тоткыннардан төзелгән батальон белән җитәкчелек итә. Г. К. Жуков ставкасының союздаш гаскәрләрдәге элемтәче офицеры штабында хезмәт итә.
Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Төзелеш оешмалары җитәкчесе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Армиядән кайткач, 1946 елның 26 апреле башлап – “Сочи ГЭСтөзелеш” оешмасында Кызыл Алан ГЭСының баш механигы.
1950 елдан – Иркутск ГЭСы төзелешендә.
1957 елдан – ВилюйГЭС төзелешен җитәкли.
1971 елның 26 февраленнән – Чаллыда, “Камгэсэнерготөзелеш” оешмасы башлыгы. Зәй ГРЭсын, Түбән Кама ГЭСын, КамАЗны, Яр Чаллы шәһәрен төзүче.
1989 елда 75 яшьтән лаеклы ялда. ССРБ хөкүмәте шәхси пенсия билгели.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Якутиядәге Мирный һәм Татарстандагы Яр Чаллы шәһәрләренең шәрәфле ватандашы.
РСФСРның, Татарстан АССРның һәм Якутиянең атказанган төзүчесе.
Өч Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Кама политехника институтының шәрәфле профессоры.
Яр Чаллыда, Мирныйда, Ленскида, Чернышевский бистәсендә Е.Батенчукка һәйкәлләр һәм бюстлар куелган.
Чаллыдагы мәйданга һәм урамга, Чернышевскийдагы мәйданга, Чаллы икътисад-төзелеш техникумына һәм 64,67 каратлы ювелир алмазга Батенчук исеме бирелгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яр Чаллы шәһәре тарихы музее фонды.
- Ф.К.Видрашку. Набережная надежды. 1984 ел.
- Ф.Таурин. Ангара (повесть). 1952 ел.
- Ю.Д.Полухин. Ломаная прямая. (Мәскәү, 1962 ел); Заколдованные берега. Мәскәү, 1976 ел; һ.б.
- А.Арбузов. Иркутская история (пьеса). 1959 ел.