Эчтәлеккә күчү

Марат Садыйков (1970)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Садыйков (1970) latin yazuında])
Марат Садыйков
Туган телдә исем Марат Наил улы Садыйков
Туган 27 гыйнвар 1970(1970-01-27)
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа (Татарстан)
Үлгән 29 гыйнвар 2023(2023-01-29) (53 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Юлиус Фучик урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, депутат, министр
Җефет Динара Илгизәр кызы
Ата-ана
  • Наил Сәлах улы, табиб (әти)
  • Нәзирә Шайхелислам кызы, табиб (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибы
Татарстанның Дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә)
Пирогов ордены - 2023
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

 Марат Садыйков Викиҗыентыкта

Бу Казан табибы турында мәкалә, Ташкент рәссамы турында моннан укыгыз

Марат Садыйков, Марат Наил улы Садыйков (1970 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа2023 елның 29 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — табиб, ТР сәламәтлек саклау министры (2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр), медицина фәннәре кандидаты (1999), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (фән һәм техника өлкәсендә). Татарстанның IV (2009-2014), V (2014-2019) чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.

М.Н. Садыйков, табиб

1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1993). Ординатураны поликлиник педиатрия кафедрасында үткән. Чыгарылыштан соң кафедрада ассистент булып эшләргә калдырылган. 1999 елда ул сәламәтлек саклауны оештыру темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.[2]

1996 елда 18нче Шәһәр клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.

2000 елдан Казан онкология диспансеры баш табибы. Ул җитәкләгән сигез ел эчендә онкодиспансер заманча югары технологияле үзәккә әверелә[2].

2008 елның июленнән 2018 елның февраленә кадәр Казанның 7-санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.

2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр ТР сәламәтлек саклау министры[3].

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2009-2014)
  • Татарстанның V чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2014-2019). ТР Дәүләт Шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда танылган медицина династияләренең берсе ― Садыйковлар династиясеннән. Әтисе Наил Сәлах улы Садыйков, табиб, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары (1989―2003). Әнисе Нәзирә Шайхелислам кызы (?―2023[7]), табиб-педиатр, укыганда Ленин стипендиаты булган, укуын кызыл диплом белән тәмамлаган. Сеңлесе Гүзәл Наил кызы, табибә, хәзер М. Садыйков исемендәге 7нче хастаханәдә физиотерапия бүлеге җитәкчесе.

Хатыны Динара Илгизәр кызы (Зыятдинова), табиблар гаиләсеннән, Марат Наил улы белән Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, өйләнешкәннәр. Уллары Марсель Марат улы, кызлары Камилә Марат кызы да табиблык һөнәрен сайлаганнар[8].

2023 елның 29 гыйнварына каршы төндә Казанда 53 яшендә вафат.[9] Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.[10].

  • 2023 елның июнендә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелгән[11].
  • 2024 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казанның Маршал Чуйков урамы, 54 йорт адресы буенча урнашкан 7нче шәһәр клиник хастаханәсе бинасы фасадына истәлек тактасы кую карары» кабул ителгән[12]
  • 2024 елның 28 февралендә Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә Марат Садыйковка бюст ачылган [13].
  1. https://jyteli.info/kazan
  2. 2,0 2,1 Эвелина Киселёва. «Будто бы он еще с нами, позвонит утром и даст поручение»: коллеги о Марате Садыкове. Татар-информ, 29.01.2023
  3. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан китте
  4. ТР Дәүләт шурасы сайтында, archived from the original on 2016-04-02, retrieved 2015-07-22 
  5. Татарстан сәламәтлек саклау министрына Россия Эчке эшләр министрлыгы медален бирделәр. Татар-информ, 8.02.2022
  6. Путин Марат Садыйковны үлгәннән соң Пирогов ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 13.02.2023
  7. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның әнисе вафат булган. Татар-информ, 26.02.2023
  8. Династия врачей Садыковых. «Татарстан», 2024 ел, № 6, 30-33нче бит.
  9. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат. Татар-информ, 29.01.2023
  10. Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле. Татар-информ, 29.01.2023
  11. Казанның 7 нче хастаханәсендә Марат Садыйковка истәлек тактасы куела. Татар-информ, 26.02.2024
  12. Об установлении мемориальной доски на фасаде здания по адресу г.Казань, ул. Маршала Чуйкова, д.54
  13. Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә Марат Садыйковка бюст ачылды. Татар-информ, 28.02.2024

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014)