1988 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1984 · 1985 · 1986 · 1987 — 1988 — 1989 · 1990 · 1991 · 1992 |
Унъеллык |
1960-еллар · 1970-еллар — 1980-еллар — 1990-еллар · 2000-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1988 MCMLXXXVIII |
Юлиан тәкъвим | 1987—1988 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7496—7497 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2740—2741 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5748—5749 ה'תשמ"ח — ה'תשמ"ט |
Һиҗри тәкъвим | 1408—1409 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4480—4481 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1437 ԹՎ ՌՆԼԷ
|
Кытай тәкъвиме | 4684—4685 (17 февральдан) 丁卯 — 戊辰 кызыл йорт куяны — сары аждаһа |
Хәбәш тәкъвим | 1980 — 1981 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2044—2045 |
- Шака самват | 1910—1911 |
Шәмси тәкъвим | 1366—1367 |
Буддачылык тәкъвиме | 2531 |
Япон ел исәбе | 63 ел Сёва |
1988 (бер мең тугыз йөз сиксән сигезенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 1988 елы, II меңьеллыкның 988 елы, XX гасырның 88 елы, XX гасырның 9 унъеллыгының 8 елы, 1980 елларның 9 елы. 1988 елдан бирле 36 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 6 гыйнвар — Брежнев шәһәренә Яр Чаллы исеме кайтарыла.
- 17 февраль — КПСС ҮК пленумы БАССРда татарларны көчләп башкортча укыту мәсьәләсен күтәрә.
- 27 февраль — Баку янындагы Сумгаитта әрмән погромнары башлана.
- 11 апрель — «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы.
- 30 апрель — Евровидение бәйгесендә Швейцария вәкиле Селин Дион җиңү яулый.
- 29 май — Истанбулда Солтан Мәхмүт Фатих күпере ачыла.
- 12 июль — Таулы Карабах өлкә шурасы Азәрбайҗаннан чыгуы турында игълан итә.
- 10 август — БМО мәгълүматларына күрә Азия халкы саны 6 млрд чиген уза.
- 11 сентябрь — Эстон теле Эстониянең дәүләт теле буларак игълан ителә.
- 17 сентябрь — Сеулда XXIV Олимпия уеннары башлана.
- 29 сентябрь — БМО тынычлык көчләренә Нобель тынычлык премиясе бирелгән.
- 24 ноябрь — Мисыр һәм Алжир дипломатик мөнәсәбәтләрне кайтаралар.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1988 елда туганнар
- 8 гыйнвар — Эльза Газизова, татар журналист.
- 13 гыйнвар — Артур Исламов, татар опера җырчысы.
- 19 гыйнвар — Алексей Воробьев, Евровидение 2011 җыр бәйгесендә Русиядән катнашучы.
- 25 гыйнвар — Эльмира Кәлимуллина, җырчы, Татарстанның атказанган артисты.
- 18 май — Камилә Гафурҗанова, рапирачы.
- 21 май — Артур Әхмәтхуҗин, фехтованиече, 2016 ел Олимпия уеннары чемпионы.
- 7 июль — Гөлназ Галимуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2009 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.
- 27 сентябрь — Илдар Сибгатуллин, автоэксперт һәм блогер.
- 27 октябрь — Айгиз Баймөхәммәтов, башкорт язучысы, журналист.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1988 елда вафатлар
- Мәҗит Рәфыйков, татар язучысы, шагыйрь.
- Әнвәр Галим, татар журналисты.
- 1 гыйнвар — Зиннәт Фәтхуллин, язучы, драматург, Үзбәк ССР халык язучысы (1983).
- 25 гыйнвар — Михаил Львов (Рәфкать Габитов), рус телендә иҗат иткән совет чоры шагыйре.
- 27 гыйнвар — Габдулла Мотыйгуллин, Дан орденының тулы кавалеры.
- 2 март — Йосыф Гәрәй, башкорт совет әдәбиятының күренекле вәкиле.
- 11 март — Гөлсем Мөхәммәдова, татар язучысы.
- 8 май — Роберт Хайнлайн, АКШ язучысы-фантаст.
- 2 июнь —
- Нәҗип Җиһанов, татар композиторы, ТАССРның халык артисты.
- Иосиф Григулевич, совет разведчигы, караим.
- 3 июнь — Александр Беннигсен, францияле шәркыятьче һәм советолог.
- 25 июнь — Гата Сөләйманов, курайчы, җырчы, артист.
- 25 июнь — Васил Булатов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 28 июль — Искәндәр Фәйзуллин, ерак араларга йөзүче, тренер, табиб.
- 11 август — Әхнәф Юлдашев, төрки телләр белгече, профессор.
- 13 август — Заһидә Тинчурина, актриса.
- 17 август — Мөхәммәт Зыяүлхак, Пакистан президенты (1978—1988).
- 29 сентябрь — Бәдретдин Төхфәтуллов, Дан орденының тулы кавалеры.
- 6 октябрь — Хәсән Хәмидулла, фин татар җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист.
- 12 ноябрь — Ришат Абдуллин, ССРБ халык артисты.
- 19 ноябрь — Александр Калган, чуаш язучысы.
- 21 ноябрь — Шәмси Хамматов, журналист, матбугат тарихчысы.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәхмүт Хәсәнов, татар язучысы, («Язгы аҗаган» романы өчен)[1].
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Леон Ледерман, Мелвин Шварц, Джек Стейнбергер.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Иоганн Дайзенхофер, Роберт Хубер, Хартмут Михель.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джеймс Блэк.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Нәҗип Мәхфүз.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Морис Алле.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — БМО тынычлык көчләре.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |