Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев | |
---|---|
Туган телдә исем | Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев |
Туган | 31 август 1958 (66 яшь) Казан, ТАССР, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Рихард Зорге урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | 94 нче гимназия, В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм РФА Россия тарихы институты[d] |
Һөнәре | тарихчы, галим, педагог |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты[2] һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты |
Җефет | Тәскирә |
Балалар | кызы; оныклары Бәхтияр, Баязит [3]. |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Гаяз Исхакый премиясе (2009) |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] (2000) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев (31 август, 1958, Казан шәһәре) − татар халкы тарихы белгече, галим, педагог.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Tатар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев 1958 елның 31 августында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә дөньяга килә. Казанның 94 нче мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1979 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Искәндәр Гыйләҗев 1982-1985 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. 2000 елның ноябрендә Казан дәүләт университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый. 2011 елга кадәр Искәндәр Гыйләҗев университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы кафедрасы мөдире. Казан университетының яңа җитәкчелеге студентларның татар факультетын яклау пикетына чыгуын деканга сылтап, аны эшеннән алалар.[4]
2015―2024 елларда[5] ― Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.
Аның төп фәнни кызыксыну өлкәсе ХIХ-ХХ йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше. Галимнең туксаннан артык фәнни хезмәте, өч монографиясе басылып чыга. Ул археографик экспедицияләрдә катнашып килә һәм җитәкчелек итә. Ике тапкыр Германиядә фәнни стажировкада була. Искәндәр Гыйләҗев милләтебезең киләчәге булган татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы белгечләре әзерләүнең үзәгендә тора. Мәктәпләр өчен тарих буенча дәреслекләр яза. Татар теле язмышына караган публицистик мәкаләләр бастыра, чыгышлар ясый. 2008 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайлана.
Татарстан Җөмһүриятенең атказанган фән эшлеклесе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ https://www.evening-kazan.ru/news/dekan-fakulteta-tatarskoy-filologii-i-istorii-kfu-iskander-gilyazov-osvobozhden-ot-dolzhnosti
- ↑ Фәния Лотфуллина. Искәндәр Гыйләҗев: «Энциклопедия ул ― шул чорның һәйкәле». «Гаилә һәм мәктәп», 2022, № 9, 2-7нче бит
- ↑ ДЕКАН ФАКУЛЬТЕТА ТАТАРСКОЙ ФИЛОЛОГИИ И ИСТОРИИ КФУ ИСКАНДЕР ГИЛЯЗОВ ОСВОБОЖДЕН ОТ ДОЛЖНОСТИ
- ↑ Альфред Мухаметрахимов, Вероника Ваганова, Альбина Фархутдинова. «Может, надоело – обращается, а денег нет»: Искандер Гилязов «расстается» с татарской энциклопедией. Бизнес-Онлайн, 27.05.2024(рус.)
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 31 август көнне туганнар
- 1958 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татар тарихчылары
- Тарих фәннәре докторлары
- Казан университеты укытучылары
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Татар язучылары
- Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары