Эчтәлеккә күчү

Флёра Сафиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флёра Сафиуллина latin yazuında])
Флёра Сафиуллина
Туган телдә исем Флёра Садрый кызы Сафиуллина
Туган 24 май 1938(1938-05-24)
Үлгән 6 декабрь 2011(2011-12-06) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре татар теле белгече, мөгаллим
Җефет Биҗан Ситдыйков
Балалар кызы Фәридә,
улы Булат
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе (2001)

Флёра Сафиуллина, Флёра Садрый кызы Сафиуллина, рус. Сафиуллина Флёра Садриевна (19382011) — галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы (2000), Казан дәүләт университеты (хәзер КФУ) профессоры (1997), гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире. Татарстанның атказанган укытучысы (1993). Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2001). Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).

1938 елның 24 маенда ТАССР Ворошилов районы (1959 елдан Сарман, Чаллы, Тукай районнарына кергән) Теләнче-Тамак авылында туган. Әтисе — фирка эшлеклесе, әнисе — укытучы булып эшли. Әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Чүриле районы (1956 елдан Арча районы) Яңа Чүриле урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген бик яхшыга тәмамлаган (1960).
М.З. Зәкиевның фәнни җитәкчелегендә «Хәзерге татар телендә сүз тәртибе» темасына кандидатлык (1966), «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклаган.

Казан дәүләт университетында:

  • 1960-1961 лаборант.
  • 1961-1962 ассистент.
  • 1965-1992 татар теле кафедрасы ассистенты, доценты.
  • 1992-2011 чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдире[1].

1993, 1995 елларда Берлинның азат университетында (Алмания) алман студентларын татар теленә өйрәтә.
1996 елда Финляндия татарларының ислам җәмгыяте чакыруы буенча хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча лекцияләр укый.

Флёра Садрый кызы бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул[2].
40 еллык фәнни эшчәнлек вакытында татар теле белеменә караган өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы[3], 100 дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек язган.
1992 елдан башлап, чит телле даирәдә татар теле кафедрасында 10 фән кандидаты әзерли.
Төрки телләр, диалектология һәм компьютер лингвистикасы мәсьәләләренә багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша һәм чыгыш ясый: Сәмәрканд (1966), Ереван (1973), Алматы (1976), Ташкәнт (1980), Уфа (1982), Ашхабад (1985), Казан (1972, 1980, 1985, 1989, 1995, 1996).
Чит илләрдән (АКШ, Алмания, Бөекбритания, Швейцария, Япония, Кытай, Монголия һ. б.) килгән студентларга (барысы 30 кеше) татар телен укыта.

  • Татар теле синтаксисы
  • Татар теле лексикологиясе
  • Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы
  • Лексикография
  • Чит телле даирәдә татар теленә өйрәтү методикасы
  • Мәктәпләр һәм вузлар өчен хәзерге татар теле дәреслекләрен төзү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2015 елдан башлап, Нурмый Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта мәктәбендә «Флёра Сафиуллина укулары» (рус. Чтения Флёры Сафиуллиной) регион фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
  • Казан университетында – ярты гасыр. Казан: Ихлас, 2013 (истәлекләр җыентыгы).