Гөлназ Нәүмәтова
Гөлназ Нәүмәтова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Гөлназ Шәүкәт кызы Нәүмәтова |
---|---|
Туу датасы: |
22 декабрь 1980 (44 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2003 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Фотосурәтләре. |
Гөлназ Нәүмәтова, Гөлназ Шәүкәт кызы Нәүмәтова (1980 елның 22 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино) — драма артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы (2003 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2013).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1980 елның 22 декабрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында туган. Әнисе һәм үги әтисе Михаил тәрбиясендә үскән. Ленино-Кокушкино урта мәктәбен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаган (2003). 2003 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Амплуасы — характерлы образлар. Театрда башкарган беренче роле — Лек Вәлиевның «Париж егете Әлфәнис» комедиясендә Сәвия. Үзенә тапшырылган беренче роле — Мансур Гыйләҗевның «Бала баласы балдан татлы» спектаклендә Нәфисә. Тамашачыга таныткан роле — Туфан Миңнуллиннның «Төш» спектаклендәге Елена (төп роль)[1].
Әлмәттә яраткан бер артистым бар иде – Дамирә Кузаева. Аңа бу сүзләрне әйткән идем, сиңа да кабатлыйм: «Сакла йөрәгеңне! Нигә моның кадәр бирелеп уйныйсың ?» |
Телевидениедә (ТНВ) «Җырлап татарча өйрәнәбез» тапшыруын алып барган. Шаян ТВның дубляж бүлегендә эшли, мультфильмнарга тавыш яздыруда катнаша. Күчмә ЗАГСлар, кчә-концертлар алып бара. Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләре фестивалендә актерлык, сәхнә теле осталыгы буенча дәресләр үткәрә.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2015 — Ак чәчәкләр — Чибәркәева.
Башкарган кайбер рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нәгыймә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал
- Фатыйма — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
- Гөлнар — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Дилбәр — «Американ» Кәрим Тинчурин
- Наташа — «Кояш төшмәгән җирдә» Максим Горький
- Фәхрия — «Башмагым JAZZ» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи
- Марзия — «Чулпан» Шәриф Хөсәенов
- Миләүшә — «Гөлшаян» Мирсәй Әмир
- Йолдыз — «Туй алдыннан» Хәй Вахит
- Гөлчәчәк — «Мәхәббәт чишмәсе» Исламия Мәхмүтова һ. б.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аерылган. Улы Әмирхан (2009).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2013 — Татарстанның атказанган артисты
- 2013 — «Тантана» театраль премиясе лауреаты — «Актерлар ансамбле» номинациясендә
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уянып китсәм, күңелем буш. «Шәһри Казан», 10.04.2012
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Харис Закиров. «Мин Алла Пугачева булам» 2016 елның 19 август көнендә архивланган.. «Шәһри Казан», 24.04.2012
- Лилия Йосыпова. Гөлназ Нәүмәтова: «Һинд кинолары йогынты ясады». «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 7нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нәүмәтова Гөлназ Шәүкәт кызы. 2016 елның 26 март көнендә архивланган. Тинчурин театры сайты
- Ольга Шәрипова. Туган җирем монда булу белән горурланам. «Алга», 21.03.2019
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 22 декабрь көнне туганнар
- 1980 елда туганнар
- Питрәч районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Әлифба буенча актрисалар
- Россия актрисалары
- Татар артистлары
- Тинчурин театры актерлары
- Татарстанның атказанган артистлары
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар