Барый Тарханов
Внешний вид
Барый Тарханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Барый Шиһабетдин улы Гаффаров |
Туган | 5 ноябрь 1892 РИ, Сембер губернасы Сембер өязе Олы Тархан (вариант:Сембер) |
Үлгән | 1935 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | актер, сәнгать җитәкчесе |
Бүләк һәм премияләре |
Барый Тарханов (сәхнә псевдонимы[1], чын исеме Барый Гаффаров), Барый Шиһабетдин улы Гаффаров, рус. Тарханов (Гафаров) Бари Шигабутдинович (1892 елның 5 ноябре, РИ, Сембер губернасы, Сембер өязе, Олы Тархан – 1935 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актеры, татар театрына нигез салучыларның берсе, «Ирек» театр труппасын (Сембер) оештыручы. Беренче булып Татарстан АССР атказанган артисты исемен алган арист (1926).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1892 елның 5 ноябренда Сембер губернасы Сембер өязе (1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны, 1938 елдан Олы Тархан, 1959 елдан Тәтеш районы) Олы Тархан авылында[2] (кайбер чыганакларда[3] Сембер шәһәрендә) туган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1908 елда «Сәйяр» труппасында уйный башлый.
- Инкыйлабка кадәр «Нур» труппасында (Уфа) эшли.
- 1916 елда Сембердә «Ирек» татар артистлары коллективы (инкыйлабтан соң «Кызыл йолдыз») исеме астында татар драма труппасын оештыра (Труппа 1921 елда таркала). Әлеге труппада төрле елларда Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Фәтхия Йосыпова, Сәет Булатов һ.б. уйный[4].
- 1921 елдан Ырынбурда Габдулла Кариев исемендәге пролетар труппасында (соңрак Ырынбур татар театры) эшли.
- 1924-1926 елларда Габдулла Кариев исемендәге Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) сәнгат җитәкчесе. Шул ук елда хөкүмәт биргән 12 мең сум акчага театр өчен махсус бина (Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт) салдыра. Барый Тарханов җитәкчелегендә 12 кешедән торган труппа эшләгән 2 ел Буа театрының чәчәк аткан чоры булып тора[5].
- 1926-1928 (төрле елларда өзеклек белән) Казанда Татар дәүләт академия театрында уйный.
- Петропавел, Троицк татар театрларында рольләр башкара[6].
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Габдулла Кариевның психологик театр алымын үзләштергән, үзенчәлекле драматик һәм комик сәләткә ия булган артист.
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сембер шәһәрендә урамга исеме бирелгән.
- Сембердә Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале уздырыла[8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Туган авылы — Тәтеш районы Олы Тархан авылы исемен псевдонимы итеп алган
- ↑ Мое село — души моей частица, archived from the original on 2016-03-07, retrieved 2015-12-29
- ↑ Г. Камал театры артистлары
- ↑ Сембер өлкәсе татарлары 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ Буа районы рәсми сайты, archived from the original on 2017-11-26, retrieved 2015-12-29
- ↑ Театр белешмәлеге 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
- ↑ «Вокабула» театр белешмәлеге
- ↑ Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале дәвам итә. Татар-информ, 10.02.2024
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2