Эчтәлеккә күчү

Казан Татар укытучылар мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан Татар укытучылар мәктәбе latin yazuında])
(Татар укытучылар мәктәбе битеннән юнәлтелде)
Казан Татар укытучылар мәктәбе
Нигезләнү датасы 1876
Сурәт
Дәүләт  Россия империясе
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан һәм Казан губернасы
Урам Габдулла Тукай урамы
Урын Габдулла Тукай урамы, 73
Гамәлдән чыгу датасы 1917
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә список объектов культурного наследия: Казань (часть 1)[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Адрес 420087, РФ, Татарстан, Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 73 йорт
Ирешү улица Габдуллы Тукая, 73
Карта
 Казан Татар укытучылар мәктәбе Викиҗыентыкта

Уку йорты урнашкан бина, хәзерге Тукай урамы, 73

Казан татар укытучылар мәктәбе — рус-татар казна мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләүгә хезмәт иткән уку йорты.

1876 елның 13 сентябрендә Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе — «Татарская учительская школа» ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Шул төрдәге мәктәпләр арасында сан буенча өченче. Аңа кадәр шундыйрак мәктәпләр Уфа һәм Акмәчеттә ачыла. Мәктәп Бутягин йортында (хәзер Тукай урамы) урнаша.

Уку йортын булдыру — 1871 елда татар казна мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнгән бөек тюрколог-галим Вилһелм Радлов башлангычы. Радлов мәктәп өчен программалар әзерли, дәреслекләр төзи, укытучыларны таба. Уку йортының төп максаты — «мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә рус телен тарату өчен әзерләү».

1917 елның 14 июнендә Вакытлы хөкүмәт укытучылар мәктәбен укытучылар семинариясе итеп үзгәртелә.[1]

Уку-укыту процессы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Мәктәпкә 15 яшькә җиткән егетләр алынган. Укучылар хәрби хезмәттән азат ителә.

Уку-укыту программасына 1-нче сыйныфтан рус теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан аларга тарих, география өстәлә. Өченче курстан педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә. Татар теле укытылмый.

Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. Күпчелек укытучылар руслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм рус телен Ибраһим Терегулов белән Каюм Насыйри, дини гыйлемнәрне Шиһабетдин Мәрҗани, аннары Таиб Яхин, рәсем һәм каллиграфияне Шакирҗан Таһиров укыта. Инспекторлар (хәзергечә — директор булыр иде): Мөхәммәтгали Мәхмүтов (1876-1881), Шаһбазгәрәй Әхмәров (1881-1900), Михаил Пинегин (1900-1907), В. П. Брюханов (1907-1911), В. А. Зеленецкий (1911-1912), И. М. Крестников (1912-1917).

Уку йортына шик белән караучы татар халкының ихтирамын яулау өчен укучыларның әхлак һәм тәртип якларына зур игътибар бирелгән. Укучылар биш вакыт намаз укырга, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, мөселманча киенергә тиеш була. Моны мәктәпнең тәрбиячеләре даими тикшереп торган.

Мәктәп оештыручылар тоткан максатны акламаган. Рус миссионеры Н. Ильминский, Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе (1872-1890) ябылу уңаеннан язганча: «Мәктәпнең ябылуы — бик файдалы гамәл, чөнки бу мәктәп татар-мөселманнарны руслаштыру эшендә үзенең файдасызлыгын күрсәтте, (мәктәпләр) татар фанатизмын киметмиләр, бәлки татар зыялыларын тәрбиялиләр». Ильминский, шулай ук Казан укытучылар мәктәбен дә ябарга киңәш итә.[2]

туу датасы Исем әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1870-09-22 Николай Ашмарин Лазарев көнчыгыш телләре институты телбелгеч
lexicographer
язучы
1933-08-26


1876-1917 елларда эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең көндезге бүлеген 396 кеше тәмамлаган. Беренче чыгарылыш 1880 елда була, ул елны мәктәпне 5 кеше тәмамлый. Укып чыгучылар юллама белән казна мәктәпләренә җибәрелә. Алар мәгърифәт министрлыгы учреждениеләрендә мәҗбүри 6 ел хезмәт куярга тиеш була.

Монда төрле елларда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, галимнәр Мөхетдин Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, педагог Нургали Надиев, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев, мөгаллим, Хезмәт Батыры Габдрахман Рәфыйковны атарга була.


туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1858 Шакирҗан Таһири язучы Shakirdzhan Tagirov 1918-01-14
1873-10-26
1873-11-07
Мөхетдин Корбангалиев галим Казан (Идел буе) федераль университеты
Мөселман балалар приюты
Шәрык клубы
Казан мөселман хәйрия җәмгыяте
Казан шәһәр думасы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казан педагогика көллияте
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Мәктәп
Гыйльми Үзәк
Muhitdin Kurbangaliev 1941-06-03
1878-07-06 Кәлимулла Хәсәнев сәясәтче Дума Kalimulla Khasanov 1949
1882-01-29 Галимҗан Сәйфетдинев «Кызыл байрак»
«Аваз»
1918-09-10
1889-12-11 Гариф Багданов 1955-08-10
1891-04-07 Миргазиян Крымов укытучы
хәрби хезмәткәр
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе
5-нче армия (ЭККА)
РФ КК гомумгаскәри академиясе
Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты
Россия дәүләт гидрометеорология университеты
1945-04-15
1892-07-13
1892
Мирсәет Солтангалиев сәясәтче И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе
Council of People's Commissars on War Affairs
Parti communiste musulman russe
Mirsaid Sultan-Galiev 1940-01-28
1940