Камал II
Камал II Габдрахман Камал | |
---|---|
Туган телдә исем | Габдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов |
Туган | 1896 Казан |
Үлгән | 1948 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | актер, режиссер |
Җефет | I Мәрьям II Марзия |
Балалар | Сөембикә, Мария, Эдуард, Розенкранц (I никахтан); |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Зәйнәп Камалова |
Камал II (сәхнә псевдонимы, тулы исеме Габдрахман Камал), Габдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов, рус. Камалетдинов Габдрахман Галиакберович, Камал Второй (1896, Казан — 1948, Казан) — драма актеры, режиссёр, тәрҗемәче, һөнәри татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы актёры (1915-1917). Драматург Галиәсгар Камалның (1879-1933), актер Камал I нең (1893-1933) бертуган энесе, актриса Зәйнәп Камалованың (1899-1977) бертуган абыйсы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1896 елда Казанда татар милләтенә атаклы шәхесләр биргән 6 балалы гаиләдә[1] өченче бала булып туган. Әтисе Галиәкбәр Камалетдин улы чыгышы белән Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Арча районы) Сикертән авылыннан[2] , Казанда тире-күн эшкәртү белән шөгыльләнгән. Туганнары: Галиәсгар, Габдулла, Бибигалимә, Мәрьям, Зәйнәп.
- 1915 елдан башлап татар театры сәхнәсендә, беренче рольләрен «Сәйяр» труппасында уйный.
- Инкыйлабтан соң, Казан, Пермь, Уфа, Троицк, Петропавел татар театрларында эшли.
- 1924-1939 елларда Татар академия театры сәхнәсендә хезмәт итә.
- 1938-1945 елларда рус драматургларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
- 1941 елда «Галиәсгар Камал» дигән альбом чыгара (Гази Кашшаф сүз башы белән)[3].
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гомәр — «Тигезсезләр» Фатыйх Әмирхан
- Хәмит — «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин
- Вәли — «Яшь гомер» Гафур Коләхмәтов
- Тәхмасхан — «Надир шаһ» Н. Нариманов
- Хлестаков — «Ревизор» Н.В. Гоголь
- Карл Моор — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер
- Муров — «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский
- Алексей — «Ванюшин балалары» С. Найденов
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]I хатыны Мәрьям
- Балалары Сөембикә, Мария, Эдуард, Розенкранц
II хатыны Марзия Әбхәлимова (1907-1992)
- Балалары Розалия, Искәндәр
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илялова И.И. Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гаилә Казанда Сафьян урамы 14нче йортта яшәгән. 1969 елга кадәр әлеге йортта Галиәкбәрнең оныгы Искәндәр Габдрахман улы Камал гаиләсе белән яши
- ↑ «Гасырлар авазы», 2004 ел, № 1(үле сылтама)
- ↑ Республика яшүсмерләр китапханәсе сайтында, archived from the original on 2016-09-13, retrieved 2016-06-07