Артур Поляков
Артур Поляков | |
---|---|
Туган телдә исем | Артур Владимир улы Поляков |
Туган | 28 март 1981 (43 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Кыр Буасы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тамаша оештыручы, ансамбль директоры |
Җефет | Алсу |
Балалар | улы, кызы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган мәдәният хезмәткәре |
Артур Поляков, Артур Владимир улы Поляков (1981 елның 28 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Кыр Буасы) — Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры (2010 елдан), ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, әлеге оешманың Казан бүлеге җитәкчесе, «Кайбыч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Фотосурәтләре. |
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1981 елның 28 мартында Татарстан АССР Кайбыч районы Кыр Буасы авылында алты балалы гаиләдә туган. Әтисе Владимир — механизатор, әнисе Галина Нургази кызы — башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы (ТР халык артисты Елена Бичарина — аның укучысы). Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетына укырга керергә бара, ләкин баллары җитмәгәч, икенче көнне документларны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерли торган бүлегенә илтеп тапшыра. Бишенче курсны тәмамлагач (2003), Камал театрына баш администратор итеп алалар. Сигез ел эшләгәч, Г. Камал исемендәге академик театрының директор урынбасары булып уңай эш күрсәткән, бай тәҗрибә туплаган белгеч буларак, 2010 елда Татарстан Республикасы дәүләт керәшен фольклор ансамбле «Бәрмәнчек»кә директор булырга тәкъдим итәләр[1]. Беренче мәлдә Камал театры һәм аның директоры Шамил Закиров бик ярдәм итә. «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров ансамбльне үз канаты астына ала.
2018 елның 14 декабрендә Иске Татар бистәсендә капиталь ремонттан соң (конференц-залы, мәгълүмат-нәшрият комплексы, администрация һәм оешмалар өчен кабинетлары, музей, китапханә, хореография һәм тавыш яздыру заллары, шулай ук якшәмбе мәктәбе, тегү остаханәсе булган) Керәшеннәрнең иҗат йорты ачыла. Иске бинаны яңартып кору өчен ТР бюджетыннан 72 млн сум бүлеп бирелә [2].
Бүгенге көндә ансамбль репертуарында 150 дән артык керәшен халык җырлары һәм традицион стильдә куелган 30 дан артык бию бар.
2013 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате факультетында ялгыз җырлау кафедрасында «халык җыры режиссурасы» фәненнән укыта[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Алсу. Балалары: улы Альберт, кызы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек». Татарстан халыклары Ассамблеясы
- ↑ В Казани открылся Центр творчества кряшен. Официальное сообщество Республики Татарстан ВКонтакте, 14.12.2018(рус.)
- ↑ Поляков Артур Владимирович. 2019 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. Сайт КГИК(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гөлнур Сафиуллина. Артур Поляков: «Тәвәкәллек миндә җитәрлек». «Сөембикә», 2018 ел, декабрь, 24-26 бб.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Земфира Гыйльметдинова. Артур Поляков: «Без керәшеннәрне танытыр өчен кирәк». «Сәхнә», 2012 ел, 9нчы сан.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Геннадий Максимов |
«Бәрмәнчек» ансамбле директоры 2010 — х. в. |
Аннары: ? |
- 28 март көнне туганнар
- 1981 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кайбыч районында туганнар
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Вуз укытучылары
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Ансамбль җитәкчеләре
- Шәхесләр:Казан
- Шәхесләр:«Бәрмәнчек» ансамбле
- Керәшен татарлары