Фитрат Гыйльманов
Фитрат Гыйльманов | |
---|---|
Туган | 15 апрель 1921 Тамъян-Катай кантуны, БАССР, РСФСР[1] |
Үлгән | 2015 |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | офицер, хәрби хезмәткәр |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Хәрби дәрәҗә | генерал-майор[d] |
Гыйльманов Фитрат Абдулла улы (15 апрель 1921 ел — 2015 ел) — хәрби хезмәткәр. Генерал-майор (1971). Бөек Ватан сугышында катнашучы (1941—1945).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фитрат Абдулла улы Гыйльманов 1921 елның 15 апрелендә Автономияле Башкорт Җөмһүриятенең Тамьян-Катай кантонындагы (хәзер Башкортстанның Әбйәлил районы) Равил авылында туган.
1940 елдан НКВД-ның эчке гаскәрләрендә хезмәт итә: аеруча мөһим сәнәгать объектларының сагы, диверсантлар белән көрәш буенча функцияләр башкара; 1941 елның ноябреннән — Калинин фронтында саперлар взводында. 1942 елдан — Ярославль өлкәсендә станковый пулеметчылар әзерләү буенча уку пунктында взвод командиры ярдәмчесе. 1945 елда С. М. Киров исемендәге НКВД эчке чик буе гаскәрләренең хәрби училищесына юнәлтелә (Дзауджикау шәһәре). 1953 елдан Эстония ССР-ында команда-штаб вазифаларында: командир ярдәмчесе һәм полк штабы начальнигы. 1958 елда полк командиры итеп тәгаенләнә, 1967 елдан — ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр дивизиясе командиры. 1979 елдан — отставкада.
НКВД гаскәрләренең Сарытау хәрби училищесын — 1945 елда, К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиясеннән 1953 елда тәмамлый.
Ахыргы вакыт Курск шәһәрендә яшәгән[2].
Наградалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кызыл Йолдыз ордены (1963)
- Медалләр
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Победители. РУ, страница 1828
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкирская энциклопедия — Гильманов Фитрат Абдуллович(рус.)(Тикшерелгән 11 апрель 2021)
- Военная история башкир. Энциклопедия. Уфа, «Башкирская энциклопедия», 2013. 142 бит.