Эчтәлеккә күчү

Төньяк Осетия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Осетия latin yazuında])
Төньяк Осетия
рус. Республика Северная Осетия-Алания
осет. Цæгат Ирыстон
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 9 ноябрь 1993
Сурәт
Кыскача исем Северная Осетия
Рәсми тел рус теле һәм осетин теле
Гимн Төньяк Осетия — Алания республикасы гимны[d]
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Владикавказ
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Republic of North Ossetia-Alania.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы президент
Хөкүмәт башлыгы Сергей Меняйло[d]
Канунбирү органы Төньяк Осетия — Алания республикасы парламенты[d]
Халык саны 678 879 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Ингушетия, Чечня, Ставрополь крае, Кабарда-Балкария, Гөрҗистан һәм Көньяк Осетия
Алыштырган Төньяк Осетия Автоном Совет Социалистик Республикасы[d]
Кулланылган тел осетин теле һәм рус теле
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
Мәйдан 7987 км²
Рәсми веб-сайт rso-a.ru
Харита сурәте
Номер тамгасы коды 15
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Төньяк Осетиядә җирләнгәннәр[d]
Карта
 Төньяк Осетия Викиҗыентыкта

Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрияте (Төньяк Осетия — Алания; рус. Республика Северная Осетия — Алания, осет. Республикæ Цæгат Ирыстон — Алани) — Россия Федерациясе әгъзасы булган җөмһүрият, Россия Федерациясе субъекты. 1924 елның 7 июлендә барлыкка килгән. БашкаласыВладикавказ шәһәре.

Мәйданы — 8 мең км². Халык саны — 701 мең кеше (2010): осетиннар (60,7 %), руслар (23,2 %), ингушлар (5 %), әрмәннәр (2,4 %), комыклар (1,8 %) һ.б. Шәһәрдә — 64,3 %. Төсле металлургия, машиналар төзү, химия, азык тәмлеткеч, җиңел, агач эшкәртү, пыяла сәнәгате үскән. Терек елгасында ГЭСлар каскады. Җирләр сугарулы. Сөт-ит юнәлешендәге терлекчелек алга киткән.

Мөхтәров мәчете

Республикада дин тотучылар арасында осетиннарның үз диннәрен тотучылар, христианлык тарафдарлары, ислам тарафдарлары күпчелекне тәшкил итә. 2012 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 29 % ы үз динен тотуын, 49 % христиан динендә (православие) булуын белдергән. Ислам тарафдарлары халыкның 4 % ын тәшкил итә.[3][4]