Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре
Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре | |
Нигезләнү датасы | 25 июнь 1984[1] |
---|---|
Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
Бүләк итүче | Татарстан |
Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре (рус. заслуженный работник пищевой промышленности Республики Татарстан, ингл. Merited Food Industry Worker of the Republic of Tatarstan) — Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе. 1984 елның 25 июнь көнендә ТАССР ЮШ Президумы тарафыннан булдырылган.
1991 елдан бирле Татарстан Рәисе тарафыннан бирелә.
Бүләкләнүчеләр саны — 187 кеше (1997),[2] 329 кеше (1.01.2015).
Бүләкләнү нигезе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]сәнәгатьнең азык-төлек, ит, сөт һәм шәраб әзерләү тармаклары, кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең, берләшмәләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының шушы сәнәгать һәм куллану кооперациясе тармакларында кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә азык-төлек продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы һәм ассортиментын киңәйтүдәге, техниканы һәм технологияне камилләштерүдәге, куәтләрдән һәм матди ресурслардан нәтиҗәле файдаланудагы, квалификацияле кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен[3]
Ияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстанның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |