Эчтәлеккә күчү

Роза Хәмидуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Хәмидуллина latin yazuında])
Роза Галимулла кызы Хәмидуллина-Гыйззәтуллина
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 14 октябрь 1962(1962-10-14) (61 яшь)
Туу урыны Мулла Иле, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре китапханәче, язучы, шагыйрь, җәмгыять активисты
Активлык урыны Чаллы
Әгъзалык Чаллы язучылар оешмасы
Бүләкләр

Роза Галимулла кызы Хәмидуллинататар язучысы, шагыйрә.

Ул 1962 елның 14 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында дөньяга килә. 1984 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши, Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсендә баш китапханәче вазыйфасын башкара.

Шигырьләр, хикәяләр яза. Чаллыда яшәп иҗат итүче әдипләрнең биобиблиографик күрсәткечләрен төзү белән шөгыльләнә. Дистәгә якын күрсәткеч төзүчесе. 2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.[3]