Риф Мифтахов
Риф Мифтахов | |
---|---|
Риф Мифтахов | |
Тугач бирелгән исеме: | Риф Фәйзерахман улы Мифтахов |
Туу датасы: | 17 сентябрь 1939 (85 яшь) |
Туу урыны: | Ишембай районы, Кинҗәбулат авылы |
Үлем датасы: | 22 апрель 2020[1] (80 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа, Россия |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1972-хәзергәчә |
Юнәлеш: | поэзия, тәрҗемә |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Өчпочмаклы хатлар» (1972) |
Бүләкләр: |
Риф Мифтахов (Риф Фәйзерахман улы Мифтахов, баш. Риф Фәйзерахман улы Мифтахов) – язучы, шагыйрь. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1970), ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976), ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (1997).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елның 17 сентябрендә БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Кинҗәбулат авылында туган. Ишембайда урта интернат-мәктәпне (1958), Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый.
1958-1961 елларда хәрби хезмәттә. Университетны бетергәч, Ишембай шәһәрендә укыта. 1968-1974 елларда Уфада китап нәшриятында мөхәррир, «Совет Башкортстаны» газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли. БАССР мәдәният министрлыгы системасында, радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.[2]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Р. Мифтаховның беренче шигырьләр җыентыгы «Өчкел хатлар» (Өчпочмаклы хатлар) (1972) хәрби темага язылган. «Тормыш агачы» (1974), «Уртаклашыр серләр» (1979), «Гади могҗиза» (1982), «Батыр егет ил күрке» (1986), «Күз яше» (1992), «Мәхәбббәт уты» (2002) «Гыйшык тоту-ут йоту» (2006) китаплары нәшер ителде. Александр Блок, Евг. Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итте.[3] Рәшит Назаров иҗатын барлый, өйрәнә, 2 томлыгын (С. Юлаев премиясе, 2004) бастырып чыгара. Р. Мифтахов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев, Нур Даутов һ. б. җырлар язды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).
- Г. Ибраһимов премиясе (2002) (Авыргазы районы)
- Салават Юлаев ордены (2014).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- башка чыганаклар
Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Башинформ / мөхәррир А. В. Валиев — 1992.
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)
- ↑ башинформ
- 17 сентябрь көнне туганнар
- 1939 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ишембай районында туганнар
- 22 апрель көнне вафатлар
- 2020 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөгаллимнәр
- Журналистлар
- Башкортстан журналистлары
- Мөхәррирләр
- Г. Ибраһимов премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары