Эчтәлеккә күчү

Планета Козлова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Планета Козлова latin yazuında])
Планета Козлова
Туган 28 июль 1945(1945-07-28) (79 яшь)
Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре мөгаллим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Гыйльми исем: педагогика фәннәре докторы[d] һәм профессор

Планета Козлова (28 июль 1945 ел) — галим-педагог. Педагогика фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2002) Югары мәктәп укытучысы.

Планета Павловна Козлова 1945 елның 28 июлендә Башкорт АССРның Белорет районы Гаделша авылында туа.

1970 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә һәм 2‑нче тәрбия-хезмәт колониясендә укыта

.1974 елдан Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы укытучысы, 1987-2009 елларда һәм 2012-13 елларда — Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы гомуми академия кафедрасы мөдире

1998 елда педагогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Природосообразность как основополагающий принцип в истории школы и педагогики» темасына докторлык диссертациясе яклый.

П.П.Козлованың фәнни тикшеренүләре мәгариф тарихы һәм философиясенә, балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда табигатькә тәңгәллек принцибына, хәзерге яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү проблемаларына, мәгариф өлкәсендә идарә итү консультациясенең заманча аспектларына багышланган.

200‑гә якын фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2002)
  • Генезис теории природосообразности развития человека в истории психолого-педагогической культуры. Уфа; Стерлитамак, 1995;
  • Преемственность в теориях природосообразного и экологического воспитания. Стерлитамак, 2004 (автордаш).