Николай Сидоров
Николай Сидоров | |
---|---|
Туган телдә исем | Николай Иванович Сидоров |
Туган | 21 май 1963 (61 яшь) ЧАССР Янтык районы Индырча авылы |
Милләт | чуаш |
Әлма-матер | И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы |
Җефет | Галина Арсентьева, театрда әдәби бүлек мөдире |
Балалар | улы Андрей, кызы Инесса |
Бүләк һәм премияләре | ЧР дәүләт премиясе М. Сеспель премиясе |
Николай Сидоров (Николай Иван улы Сидоров, чуаш. Николай Иванович Сидоров) — язучы-драматург, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), М. Сеспель исемендәге премия (1995), Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елның 21 маенда ЧАССР Янтык районы Ындырчы авылында туган. «Әдәби-иҗат эшен филологик тәэмин итү» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетының чуаш филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген[1] тәмамлаган (1986). Янтык районы «Ял ĕçченĕ» (Авыл эшчәне) газетасында, Чабаксар оешмаларында төрле вазифаларда (тулай торакта тәрбияче, Чуаш театрында хезмәткәр һ.б.) хезмәт иткән. 1990 елдан һөнәри язучы.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чабаксар, Алтай, Ижау, Йошкар-Ола театрларында зур уңыш белән барган 50 драма әсәре[2] авторы. Драматург иҗатында XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы кешесенең тормышында булган үзгәрешләр, әхлак нигезләре какшау, җәмгыятьтә баш калкыткан авырулар турында сөйләнә, кешелекнең идеаллары юкка чыгуга карата чаң сугыла.
«Чуашия» ДТРК драматург әсәрләре буенча 5 телефильм, 17 телеспектакль, 15 радиоспектакль әзерли[3]
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Чабаксар килене» (Шупашкарти савни) шәлкеменә кергән пьесаларда (Чабаксар ТЮЗында сәхнәгә куелган) җәмгыятьтәге тискәре яклар тәнкыйтьләнә.
- «Таңда кыз елавы» (Хӳхěм хěрěн хӳхлевĕ) әсәрендә Идел Болгарстанында булган тарихи хәлләр тасвирлана.
- «Күктә йолдызлар җемелди» әсәрендә борынгы заманда чуашларны ислам һәм христиан диненә тарту вакыйгалары сурәтләнә.
- «Ят оядагы күке» (Ют йăвари куккук)
- «Яфраклар коела» (Çулçă тăкăнать)
- «Бәхет янәшәдә йөри» (Юнашарах телей çӳрет)
- «Качкын» (Таркăн)
- «Сембер күз яшьләре» (Чĕмпĕр куççулĕ)
- «Урманда троллейбуслар йөрми» (автор тәрҗемәсендә В лесу троллейбусы не ходят) комедиясе «Хыпар» нәшриятының КИЛ альманахында (2009 ел, 1- сан) басылган[4]
- «Әфганчы» пьесасында кечкенә кеше белән хакимият вәкилләре арасындагы каршылык сурәтләнә.
- «Атилла» тарихи драмасы язылган, ләкин театрларда куелмый.
«Нәүрүз» фестивале
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1998 «Таңда кыз елавы» пьесасы күрсәтелә.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авторлык хокуларын бозуда гаепләп, язучы «Чувашия» ДТРК сын (ВГТРК) һәм Чуаш дәүләт академия драма театрын судка бирә [5]. Шуннан соң аның исеме һәм иҗаты онытылуга дучар ителә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
- М. Сеспель исемендәге премия (1995).
- Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Афанасьева Е. Р. Сидоров Николай Иванович.Чувашская энциклопедия : В 4 т. Чабаксар, 2011.
- Семенов А. С. Дела и люди Янтиковского района : краткая история района. Чабаксар, 2000
- Афанасьев, П. В. Писатели Чувашии : биобиблиографический справочник. Чабаксар, 2006.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чуаш белешмәлеге 2017 елның 15 май көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Чуаш дәүләт университеты сайтында
- ↑ 2006 елгы мәгълүмат
- ↑ Журналистларның «Медиакратия» милли берлеге сайтында(үле сылтама)
- ↑ ЧР милли китапханәсе сайтында(үле сылтама)
- ↑ Е.Губанова. Теледебаты довели до суда(үле сылтама)
- 21 май көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Янтык районында туганнар
- Чуаш язучылары
- Чуашстан язучылары
- ССРБ язучылары
- Русия язучылары
- Драматурглар
- Чуаш дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Чуашстан дәүләт премиясе лауреатлары
- М. Сеспель премиясе лауреатлары
- Чуашстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре