Михаил Кузнецов (1919)
Михаил Кузнецов | |
---|---|
Туган | 1919 Вольск, Сарытау губернасы, РСФСР[d] |
Үлгән | 1992 |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Михаил Кузнецов (1919 - 1992) - Красноярск машина төзелеше заводының баш конструкторы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кузнецов Михаил Михайлович 1919 елда Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә туган.
1940 - 1944 елларда Казан авиация заводында конструктор булып эшли. Казан авиация институтының авиатөзелеш факультетын тәмамлаганнан соң, Златоуст шәһәрендә, аннары Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә № 385 махсус проектлау бюросында эшли (соңрак - Машина төзелеше бюросы): инженер, бүлек начальнигы, баш конструктор урынбасары (1950-1975), 1975 елдан - Красноярск машина төзелеше заводының баш конструкторы.
Красноярск машина төзелеше заводында Р-1, Р-11, Р-11M ракеталарын җитештерүне үзләштерүдә, Р-17 һәм өч буын БРПЛ ракетасын эшкәртүдә катнашучы.
Ракеталар конструкциясе буенча яңа техник карарлар әзерләүчеләрнең берсе. Ракета һәм космик технологияләр җитештерүгә зур өлеш керткән.
Ул 1992 елда вафат була.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Социалистик Хезмәт Герое (1969)
- Ленин премиясе (1965)
- Ленин ордены (1961, 1969)
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1975)
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1963)
- "Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларда фидакяр хезмәте өчен" медале. (1945)
- “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30 еллыгы"юбилей медале
- “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы"юбилей медале
- “"Фидакарь хезмәт өчен" юбилей медале. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан" (1970)
- "Социалистик ярыш җиңүчесе" (1973, 1974)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Легенда КАИ 2019 елның 3 апрель көнендә архивланган.