Эчтәлеккә күчү

Кримигис Стаматиос

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кримигис Стаматиос latin yazuında])


Кримигис Стаматиос
Туган телдә исем грек. Σταμάτιος Κριμιζής
ингл. Stamatios Krimigis
Туган 10 сентябрь 1938(1938-09-10)[1] (86 яшь)
Врондадос[d], Королевство Греция[d][2][3][4]
Ватандашлыгы  Греция
Әлма-матер Миннесота университеты[d][5], Айовский университет[d][5] һәм Айовский университет[d][5]
Һөнәре йолдызбелгеч
Эш бирүче Айовский университет[d][6][7], Айовский университет[d][7][6], Лаборатория прикладной физики[d][7][6], АКШ милли фәннәр академиясе[d][7], Афинская академия[d][6], Hellenic Space Agency[d][7] һәм Министерство цифрового управления Греции[d][7]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d][5]

Стаматиос «Том», М. Кримигис (инг.  Stamatios (Tom) M. Krimigis, грек. Σταμάτιος Κριμιζής, 10 сентябрь 1938 ел) — Америка галиме, чыгышы буенча грек,Америка галиме, грек галиме, Космосны өйрәнү буенча АКШ программаларын үстерүгә өлеш керткән физик. [8][9].

Кримигис Стаматиос 1938 елда Вронтадос авылында (Хиос, Греция) туа, шунда ук мәктәпне тәмамлый[9]. 1961 елда Миннесота университетын физика фәне буенча бакалавр дәрәҗәсендә тәмамлый, 1963 елда Айов университеты магистратурасын тәмамлап, 1965 елда физика буенча докторлык дәрәҗәсен якланган.[9]. Джеймс Ван Аллен аның укытучысы була[9].

Кримигис «Кассини-Гюйгенс» проектларын төп сынаучыларның берсе була (MIMI), «Вояжер-1» һәм «Вояжер-2» станцияләрендә аз зарядланган кисәкчәләр белән (LECP) экспериментлар үткәрүдә катнаша, шулай ук Explorer 47 (CPME) юлдашын төзүдә катнаша[10]. Кояшны тикшерү өчен «Улисс» (LAN/HI-SCALE) аппаратын, җир магнитосферасын тикшерү өчен Geotail (EPIC) аппаратын, Юпитерны тикшерү өчен «Галилео» (EDP) аппаратын, «Маринер-3» (TRD) һәм «Маринер-4» (LECR) автоматик планета-ара станциясен[9][10] сынау үткәрүчеләрнең берсе. «Advanced Composition Explorer», «Маринер-5», «Мессенджер» һәм «Новые горизонты» проектлары[10] өстендә эшли.

Кримигис — Джонс Хопкинс университеты каршындагы Гамәли физика лабораториясе космик департаментының мактаулы башлыгы, Афина академиясе әгъзасы[9] һәм Грек милли тикшеренүләр һәм технологияләр буенча совет президенты[8]. 1999 елдан Халыкара астрономия берлеге карары буенча Кримигис исемен Кримигис астероиды (8323) йөртә[9].

  • Америка физика җәмгыяте, Америка геофизика берлеге, Америка фән үсешенә ярдәм итү ассоциациясе һәм Америка аэронавтика һәм астронавтика институты әгъзасы
  • Джонс Хопкинс Гамәли физика лабораториясе премиясе (2004)
  • Афина академиясенең хакыйкый әгъзасы-космос тикшеренүчесе (2004)(2004)
  • Космик тикшеренүләр буенча комитет премиясе (2002)
  • Смитсонов институты премиясе (2002)
  • Aviation Week & Space Technology журналының «Laurels in Space» премиясе (1996, 2001)
  • «Күренекле гыйльми казанышлары өчен» НАСА медале (1981, 1986)
  • Астронавтика халыкара академиясенең фундаменталь фәннәр өлкәсендәге премиясе (1994)
  • Аурупа аэрокосмос җәмгыяте советының Алтын медале (2011)
  • Һавада йөзү һәм астронавтика Милли музее премиясе (2015)
  • Космик очышларны үстерү өчен Америка астрономия җәмгыяте премиясе (2016)(2016)
  • «Күренекле җәмәгать эшчәнлеге өчен» НАСА медале (2016)[11]
  • НАСА һәм ЕСАның 40тан артык бүләге ( төркем казанышлары өчен)