Карел милли округы
Карел милли округы кар. ? рус. Карельский национальный округ | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Лихославль | |||
Тел(ләр) | карел, рус | |||
Мәйдан | 5 670 км² | |||
Халык | ~170 000 кеше | |||
Карел милли округы (рус. Карельский национальный округ) — 1937—1939 елларда булган Калинин өлкәсе составында карел милли округы.
Үзәге — Лихославль шәһәре.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Округ составында 5 район, 1 округ буйсынудагы шәһәр (Лихославль), 128 авыл совет, 836 колхоз булган; округ территориясендә 170 мең кеше яшәгән, алардан 95 мең (56%) — кареллар. Округтан читтә Весьегонск, Сандово, Красный Холм, Зубцов, Сонково, Молоково һәм Есеновичи районнарда торучы кареллар (26,6 мең кеше) калганнар. Бу районнардан округ территориясына карел җитәкчеләр, укытучылар һәм активистлар кадрларны күчергәннәр.
Район | Үзәк | Мәйдан, мең км² | Авыл советлар һәм ШТП-лар саны |
---|---|---|---|
Козлово районы | Козлово авылы | 0,6 | 14 а/с |
Лихославль районы | Лихославль ш. | 1,3 | 35 а/с һәм 1 штп |
Максатиха районы | Максатиха штп-ы | 2,0 | 24 а/с һәм 1 штп |
Новокарельский районы | Толмачи авылы | 0,7 | 24 а/с |
Рамешки районы | Рамешки авылы | 1,2 | 31 а/с |
Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]10 электростанция, 5 типография, 45 сөт заоды, 44 пекарня; 4 кирпеч заводы, 6 чирәп заводы, 21 киез итек басу һөнәрханәсе, 573 тимерче алачыгы, 3 балык тоту артеле.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Карельская правда» газетасы чыгарылган, 242 мәктәп эшләгән (шул исәптә 101 карел мәктәбе), педагогик училищесы, 64 китапханә, 6 клуб, 2 музей һәм театр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://www.tverinkarielat.ru/catalogue/id/108 2014 елның 8 апрель көнендә архивланган.
- http://region.library.tver.ru/cgi-bin/fulltext_opac.cgi?show_article=2837(үле сылтама)