Зөфәр Гаянов
Зөфәр Гаянов | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөфәр Гаян улы Гаянов |
Туган | 14 май 1941 БАССР Балтач районы Сәйтәк авылы |
Үлгән | 7 март 2015 (73 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Роза Габделхай кызы, галерея директоры |
Бүләк һәм премияләре | БР халык рәссамы (2003) |
Зөфәр Гаянов, Зөфәр Гаян улы Гаянов, баш. Ғаянов Зөфәр Ғаян улы, рус. Гая́нов Зуфар Гаянович (1941-2015) — рәссам, педагог. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1975). «Артыш» иҗат төркеме әгъзасы (1995). БР рәссамнар берлеге рәисе (2001-2004). М.В. Нестеров исемендәге сынлы сәнгать музее директоры (1981-1987). БР атказанган (1996), халык (2003) рәссамы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елның 14 маенда БАССР Балтач районы Сәйтәк авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, 1905 ел истәлеге исемендәге Мәскәү өлкә сынлы сәнгать укуханәсенең нәкышь бүлеген (А.М. Дубинчик сыйныфы, 1968) һәм Уфа сәнгать институтын (Р.Б. Нурмөхәммәтов, Э.М. Сәетов остаханәсе) (1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1972 елдан Башкортстан китап нәшриятында китап бизәүче.
- Уфаның 2 нче санлы балалалар сәнгать мәктәбендә укытучы.
- Уфаның 2 нче санлы педагогия укуханәсендә укытучы.
- 1981-1987 М.В. Нестеров исемендәге сынлы сәнгать музее (Уфа) директоры.
- 1997-2000 БР рәссамнар берлеге рәисе урынбасары.
- 2001-2006 БР рәссамнар берлеге рәисе.
- 1996-2013 Уфа сәнгать институтының (2003-2015 З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе) нәкышь һәм китап графикасы кафедрасы укытучысы.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]А.М. Дубинчик, М.М. Булгаков, Р.Б. Нурмөхәммәтов, Э.М. Сәетов, О.А. Авсиян рәсем мәктәбе шәкерте.
Әсәрләренә әйләнә-тирә дөньяның асылын белергә тырышу, кеше яшәешен фәлсәфи кабул итү, ислам йогынтысында туган рухи ачылуны хисси чагылдыру хас.
З. Гаянов — нәкышьче, график, гамәли бизәлеш сәнгате, китап бизәү рәссамы — ефәккә язу, акварель, пастель, графика (офорт, линогравюра, гуашь) алымнарында эшли. Композицияләрендә татар бизәлеш сәнгате белән беррәттән дөнья мәдәнияте символларын, иероглифлар һәм гарәп хәрефләрен, Кытайның «го-хуа» нәкышь бизәген (чәчәкләр, кошлар, үләннәр) һ.б. куллана.
Ефәккә язылган әсәрләре: «Күлнең тууы» (1989), «Ибн-Фазлан Агыйдел буенда» (1990), «Кече Инзәр» (1992), «Су анасы» (1992), «Айгир. Ел фасыллары» (1997-2000).
Акварель: «Кышкы мәшәкатьләр» (1975), «Печән өсте» (1980), «Кинологлар» шәлкеме (1981), «Үзән» (1987), «Балачагым лампасы»» (натюрморт) (1995), «Хөрмә һәм алтын чәчәкләр» (натюрморт) (1995), «Күңелем ачылу. Бабалар» (1998) һ.б.
Офортлар: «Беренче тургай» (1984), «Урак өсте» (1984), «Җылы көн» (1984).
Пастель: «Саклык» (1994), «Остаханәдә» (1995), шәмаилләр шәлкеме (1992-1993).
Пейзаж: «Көзне тоемлау» (1983), «Томанлы иртә» (1986), «Таулар һәм сулар» (1997-1998), «Табигатьне кабатламакчы булып» (1998), «Инзәрдә көзге иртә» (1997), «Карлы симфония» (2000).
Гамәли бизәлеш сәнгате: агачтан, металлдан, күннән ясалган сугыш, ау кораллары һәм кирәк-яраклары, рельефлы паннолар.
Картиналары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1998-1999 «Балачагым лампасы белән вакыт буйлап сәяхәт» (пастель) шәлкеме.
- 1999 «Кобайыр. Урал батыр» (ефәк) триптихы.
- 1994-1997 «Минем ачышларым. Дин турында уйланулар» (акварель, пастель) шәлкеме.
- 1995 «Хәтер парәләре» (пастель).
- 1995-2001 «Вакыт буйлап сәяхәт» (ефәк, катнаш техника) шәлкеме.
- 1990-1993 Габдулла Тукайга багышланган «Тукай шигъриятенең хиссияте» (1992), «Илһам. Г. Тукай» (ефәк) шәлкеме.
- 2000-2001 Рәссам Наил Лотфуллинга багшыланган «Наил йолдызлыгы (Н. Лотфуллинга багышлау» (ефәк, катнаш техника) триптихы.
- 2007 Рәссам Касыйм Дәүләткилдиевка багышланган «Рәссам» (ефәк) триптихы .
Күргәзмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Республика (1972 елдан), төбәкара (1975 елдан), бөтенроссия һәм бөтенсоюз (1974 елдан) күргәзмәләрендә катнашып килә.
- Шәхси күргәзмәләре: Уфа (1974, 1995 (Илдар Гаянов белән берлектә), 1996, 1997, 1998, 2001), Иске Балтач (2000).
- Графика һәм акварель эшләренең махсус күргәзмәләре.
- «Татарт» бөтентатар төбәкара күргәзмәсе (Петербург-Казан, 1991).
- «Артыш» иҗат төркеме күргәзмәсе (Уфа, Магнитогорски, 1996; Казан, Чаллы, 1997).
- Төркиядә 3 нче «ТҮРКСОЙ» иҗат лабораториясендә катнашучыларның халыкара күргәзмәсе (Анталия, 2000) .
- Г. Тукайның 110 еллыгына багышланган республика конкурс-күргәзмәсе (Уфа, 1996).
- «Сәнгатьтә тарих чагылышы» конкурс-күргәзмәсе (Уфа, 1999).
- Китап графикасы осталары күргәзмәсе (Уфа, 2011).
Хезмәтләре саклана
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.В. Нестеров исемендәге сынлы сәнгать музеенда (Уфа)
- «Урал» хәзерге заман сәнгате галереясында
- «Шәрекъ» фонды» АҖ
- Татарстан сынлы сәнгать музеенда (Казан)
- Удмуртиянең дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Ижау)
- «Казан» милли мәдәният үзәгенең милли мәдәният музеенда (Казан)
- Габдулла Тукайның әдәби музеенда (Казан)
- Кытай, Алмания, АКШ, Төркия, Франция һ.б. чит илләрдәге шәхси тупланмаларда[2]. (рус.)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 Башкортстанның атказанган рәссамы
- 2003 Башкортстанның халык рәссамы
- 1999 «Сәнгатьтә тарих чагылышы» конкурс-күргәзмәсе (Уфа) — 1 нче премия
- 2009 РФ рәссамнар берлегенең Алтын медале
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Галерея традиционного и современного искусства фонда «Восток». Каталог. Уфа, 1997.
- Зуфар Гаянов. «Путь познания». Графика, акварель, живопись на шёлке. Каталог. Уфа, 2001.
- Гаянов Зуфар Гаянович. Сияние лун. Уфа, 2001.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- З.Г. Гаянов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- БР халык рәссамы З.Г. Гаянов вафат 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Уфа сәнгать академиясе рәсми сайты(үле сылтама)
- З.Г.Гаянов «Башкорт белешмәлеге»ндә 2017 елның 4 июль көнендә архивланган. (рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Картиналарын карарга 2016 елның 10 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Касыйм Дәүләткилдиевка багышланган
- ↑ «Башкорт белешмәлеге»ндә, archived from the original on 2017-07-04, retrieved 2021-08-16