Габделәхәт Бәкерев
Габделәхәт Бәкерев | |
---|---|
Туган | 18 февраль (2 март) 1908 Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 18 октябрь 1986 (78 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Данилов зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геология разведкасы университеты[d] |
Һөнәре | галим |
Габделәхәт Бәкерев (18 февраль (2 март) 1908, Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 18 октябрь 1986 (78 яшь), Мәскәү, СССР) — геолог-нифетче, геология-минералогия фәннәре докторы (1950), профессор (1952), ҮзССРның, РСФСРның, ТөркССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1964, 1968, 1969), Ленин (1960), СССР ФАнең Губкин ис. (1971, 1977) премияләре иясе. 1931-1939 елларда СССР баш геология идарәсеендә, геология-җитештерү бүлеге мөдире (1935 елдан). 1940-1953 елларда СССР нифет сәнәгате министрлыгында: Мәскәү геология трестының нифет һәм газ эзләү экседицияләре башлыгы (1940-1947), Бөтенсоюз геология разведкасы фәнни-тикшеренүү институты директоры урынбасары (1947-1949), геология идарәсе башлыгы урынбасары (1949-1953). 1953-1956 елларда Нифет сәнәгате академиясенең нифет-газ геологиясе кафедрасы мөдире. 1956-1986 елларда Губкин ис. Мәскәү нифет-газ институтында, 1960-1978 елларда кафедра мөдире, бер үк вакытта СССР Дәүләт планының дәүләт эксперт комиссиясе рәисе (1984-1985).[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|