Википедия:Белем җәүһәрләре
Проект | Быелгысы | Дан аллеясе | Тантана | Җәдвәлләр: | 2024 | 2023 | 2022 | 2021 | 2020 | 2019 |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Татнетны үстерү фонды һәм аның партнёрлары (Татар телен үстерү комиссиясе, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Цифрлы үсеш министрылыклары, Мәдәниятне үстерү фонды һ.б.) үткәрә торган «Белем җәүһәрләре» еллык бәйгесе чикләрендә Татарча Википедияне үстерүгә өлеш керткән алдынгы волонтёрларны тану һәм бүләкләү проекты. |
Квалификацион өлеш кертүче бар актив волонтёрлар һәм җиңүчеләр автоматик рәвештә санап баручы Wikiscan.org статистик сервисы (Викимедиа Франция) ярдәмендә билгеләнә. |
“ | Туган телем яңа үрләр яулый: Мәдәният, тарих, мәгариф. |
” |
—Белем җәүһәрләре гимны |
“ | "[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[2] | ” |
“ | И туган атым, матур КАМАЗым... Әткәм-әнкәмнең смартфооны |
” |
Белем җәүһәрләре башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Рәсми игълан итү «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә багышланган көзге тантаналы чарасы чикләрендә ясала. Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5inL
Катнашу
[вики-текстны үзгәртү]Катнашучы битегезгә {{«Татарча Википедия@Белем җәүһәрләре» марафоны катнашучысы}} билгесен урнаштыруыгыз хупланыла, әмма мәҗбүри түгел. Үткәрелү айлары дәвамында Татарча Википедияне үстерүдә катнашкан һәрбер кулланучының өлеше автоматик рәвештә кабул ителә.
Бүләкләү
[вики-текстны үзгәртү]Белем җәүһәрләре бәйгесе чикләрендә һәрбер номинация кебек үк, түбәндәге урыннар билгеләнә[4]:
- 1 алучы
- 2 алучы
- 2 алучы
Исәпләнү
[вики-текстны үзгәртү]- Баллар бәйге дәвамында мәкаләләр мохитенә өстәлгән КБ текст буенча исәпләнелә (үрнәк: ай күрсәткечләре җәдвәлендәге Diff art баганасы).
- Исәпләнелүгә бәйгенең һәр ае дәвамында мәкаләләр мохитенә кимендә 1 Кб текст өстәгән алдынгы 50 актив катнашучы өлеше алына.
Тарихы
[вики-текстны үзгәртү]Татарча викимедиячылары төркеме, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәр ел үткәрелеп торучы «Белем җәүһәрләре» бәйгесе чикләрендә Википедиянең татар телле бүлегенә иң актив өлеш кертүчеләрне бүләкләү турында аңлашты.[5]
Беренче тапкыр бу хезмәттәшлек 2019 нчы елгы X нче юбилейлы бәйгесендә узды.[6]
Шулай ук карагыз
[вики-текстны үзгәртү]- Викимедиа РУ (тат.) сайтындагы проект тасвирланышы (рус.)
- ВП:Марафончылар
- Вики-премия
- ВП:Вики-белем
- Битне карау статистикасы
Искәрмәләр
[вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Белем җәүһәрләре» гимны
- ↑ (кырымтатар.) "Меселе тек тильде дегиль, иш, халкъымызгъа огге адымламагъа ёл ачкъан ильмий осюв ве халкънынъ бильги дереджесиндедир."
- ↑ Фәрһад Фәткуллин ясаган Тат.Википедия презентацияләре: 15.12.2021@Lәүләт Советы (рус.), 21.06@ЮНЕСКО/ФАДН төбәк конференциясе һәм 28.06.2022@Татар укытучылары җыены
- ↑ 2019 елда тәҗрибәле кулланучылар өчен дә, яңа куллаучылар өчен дә 10ар урын, 2023 елда 7 һәм 3 урын бирелгән.
- ↑ хат (рус.)
- ↑ X нче «Белем җәүһәрләре» бәйгесе