Бөекбританиядә ислам
Бөекбританиядә ислам | |
Дәүләт | Бөекбритания |
---|---|
Бөекбританиядә ислам Викиҗыентыкта |
Бөекбританиядә ислам (ингл. Islam in the United Kingdom) — Берләшкән Корольлек территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бөекбритания халкының (67 886 мең кеше) 6,30 % ы (4 130 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам хәзерге Бөекбританиядә диннәр арасында тарафдарларының саны үсеше тизлеге һәм әһәмияте буенча икенче урында тора. Берләшкән Корольлектә мөселманнарның күпчелеге сөнни ислам тарафдары (илдәге мөселманнарның 75 % ы), шулай ук шигыйлар (5 %), әхмәдияләр (1 %) дә бар. Мөселманнарның күбесе Көньяк Азиядән (аерым алганда, Бангладеш, Пакистан һәм Төньяк Һиндстаннан) килгән иммигрантлар яки иммигрант нәселе. Башка мөселманнар — Якын Көнчыгыш, Әфганстан, Малайзия һәм Сомали, шулай ук Нигерия, Уганда Һәм Сьерра-Леоне кебек Африка илләреннән күчеп килгән икътисади һәм сәяси мөһаҗирләр.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ислам диненең Берләшкән Корольлек территориясендә VIII гасырдан билгеле булуына дәлил булып, 757—796 елларда Мерсия короле булган Оффаның Габбасиләр хәлифәлеге динарына охшатып үз акчасын (алтын манкус) суктыру факты тора.
Урта гасырлар мөселман галимнәренең (Әр-Рази, Әбу Гали ибн Сина, Әбү Вәлид бине Рөшд һ. б.) фәлсәфәгә, медицинага һ. б. фәннәргә караган гыйльми хезмәтләре, латин теленә тәрҗемә ителгәч, Англия галимнәре арасында яхшы билгеле булган.
Мөселман маврлар XVI гасыр драматурглары Джордж Пил (George Peele) һәм Уильям Шекспир иҗатына сизелерлек йогынты ясаган. Аларның кайбер әсәрләрендә (Джордж Пилның «Алькасарда көрәш» һәм У. Шекспирның «Венеция сәүдәгәре», «Тит Андроник» һәм «Отелло») мавр персонажлар бар.
XVI гасырда Төньяк Африка, Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия мөселманнары Лондонда дипломат, тәрҗемәче, сәүдәгәр, музыкант булып эшләгән.
Елизавета I — XVI гасыр ахырында мөселман илләре белән сәяси берлекләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган беренче Британия монархларының берсе була. 1578 елда Госманлы империясе солтаны Морат III белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла.
1707 елда Шотландия белән берлек төзегәнче, Англиядә аз санлы мөселманнар яшәгән. XVIII гасырда Британиягә килгән беренче зур төркем мөселман ир-атлар Һиндстан субконтинентыннан (нигездә, Бенгалия регионыннан) Британия Көнчыгыш - Һиндстан компаниясендә эшләү өчен ялланган ласкарлар (диңгезчеләр) була, аларның күбесе биредә төпләнеп кала һәм җирле хатын-кызларга өйләнә. Беренче мөселман җәмгыятьләре дә Британиянең портлы шәһәрләрендә оеша.
1911 елда Британия империясе составында 94 миллион мөселман халкы булган[2].
1920 елларга Британия империясе дөньядагы мөселман халкының яртысын үз эченә ала. Британия Һиндстан армиясенең 400 меңнән артык мөселман солдаты Британия өчен сугыша, 62 060 ы сугышта үлә. Ярты миллион мөселман солдаты Британия өчен Икенче бөтендөнья сугышында нацистларга каршы көрәшә[3].
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң элеккеге Британия колонияләреннән, нигездә, Һиндстан, Пакистан һәм Бангладештан, мөселман мигрантлары килү көчәя. Илнең хөкүмәте һәм бизнес илне торгызу өчен мөселманнарны җәлеп итә. Һиндстаннан һәм Пакистаннан килгән табиблар сәламәтлек саклау хезмәтен оештыруда төп рольне уйный[4].
Оешма
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1889—1908 елларда Бөекбританиядә иң борынгы мөселман оешмасы — Британия мөселманнары ассоциациясе эшләп килә[5].
1996 елда ил мөселманнарының бердәм вәкиллекле органы — Бөекбритания мөселманнары шурасы (Muslim Council of Britain) оештырыла, ул хөкүмәт тарафыннан танылган. 2018—2020 елларда генераль сәркатип — Һарун Хан (Harun Khan), Британиянең бу вазифаны биләгән беренче мөселманы. 1990 еллар уртасында Бөекбританиядә 839 мәчет һәм 950 төрле мөселман оешмасы исәпләнгән.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Muslim Council of Britain(ингл.)
- Islam and Britain(ингл.)
- Muslims in the UK(ингл.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ 1911 Encyclopædia Britannica/British Empire(ингл.)
- ↑ Ziauddin Sardar. Critical Muslim 2: The Idea of Islam, page 131, Oxford University Press(ингл.)
- ↑ How migrants helped make the NHS(ингл.)
- ↑ History. By David Rosser-Owen(ингл.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |