Тантана (премия)
«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.
Тарих
2011 елда ТР мәдәният министрлыгы[1] тарафыннан Татарстанда [2] театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган.
Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә.
Максаты
Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү.[3]
Статут
- Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла.
- Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.
- Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели.
- Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра.
- Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала.[4]
- Лауреат исеменә лаек булганнарга лауреатлык дипломы һәм акчалата бүләк бирелә.
- Лауреатларның һәрберсенә 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла (2014). 2020 елдан башлап, 100 мең сум (салым түләгәч, 86 мең) түләнә.
Номинацияләр
Премия 9 (соңыннан 11) номинациядә тапшырыла.
- Дебют.
- Курчак театрының иң яхшы артисты.
- Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле.
- Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле.
- Иң яхшы эпизодик роль.
- Иң яхшы актерлар ансамбле.
- Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен.
- Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы.
- Иң яхшы хатын-кыз роле.
- Иң яхшы ир-ат роле.
- Ел вакыйгасы.
- Шамил Закиров исемендәге махсус премия (2013 елдан)[5]
«Тантана» премиясенә тамашачы да лаек була ала. Аны бер ел эчендә сатып алынган театр билетлары буенча билгелиләр.[6]
Премия турында фикерләр
Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР мәдәният министры урынбасары: «Татарстанда Халыкара театр көнен талант, уңыш һәм халык мәхәббәте билгесе буларак, «Тантана» театр премиясен тапшыру белән билгеләп үтү тагын бер матур традициягә әйләнде».[7]
Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт киңәшчесе: ««Тантана» – ул без, тамашачыларны, артист белән кайгырырга, көләргә һәм аның хисләрен кичерергә мәҗбүр итүче театр сәнгате сере».[8]
Разил Вәлиев, шагыйрь, ТР Дәүләт шурасы комитет рәисе: «Әлегә кадәр игътибар үзәгендә гел Казан театрлары иде, ә башка шәһәрләрдәге театрлар читтә кала. Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы театрлары да ким эшләми, аларның да үз тамашачылары бар. Аларның хәле Казандагы театрларга караганда авыррак. Бу премия белән без читтәге театрларны дөньяга чыгарабыз. «Тантана» шуның белән дә кыйммәтле».[9]
Нияз Игъламов, театр белгече: «Киләчәктә «Тантана» «Оскар»дан кимрәк булмаячак, ул инде хәзер республиканың мәдәни тормышында — вакыйга. Номинантлар исемлегенә эләгү дә зур дәрәҗә».[9]
«Тантана» театр премиясе лауреатлары
Ел | Бүләкләнүче | Номинация | Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе |
---|---|---|---|
2011 | Эльмира Яһудина Кристина Андреева |
Дебют | Әлмәт театры Казан опера-балет театры |
Наталья Егорова Дилүс Хуҗәхмәтов |
Курчак театрының иң яхшы артисты | «Әкият» курчак театры Чаллы дәүләт курчак театры | |
Люция Хәмитова | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | ТР халык артисты (Камал театры) | |
Александр Кочетов | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры | |
Камал театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | «41 нең арбалы хатыннары» (Зәки Зәйнуллин) спектакле өчен | |
Венера Нигъмәтуллина Нина Калаганова Вадим Кешнер Алсу Гайнуллина |
Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | Минзәлә театры Казан ТЮЗы Качалов театры Камал театры | |
Исламия Мәхмүтова | Иң яхшы хатын-кыз роле | Тинчурин театры | |
Рафил Сәгъдуллин | Иң яхшы ир-ат роле | Яр Чаллы татар драма театры | |
«Гашыйк Кәриб» | Ел вакыйгасы | Әлмәт театры | |
2012 | Ильяс Закиров | Дебют | Минзәлә театры |
тапшырылмый | Курчак театрының иң яхшы артисты | тапшырылмый | |
Миләүшә Шәйхетдинова | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Камал театрында куелган «Үлеп яратты» (Р. Зәйдулла — И. Зәйниев) спектаклендә Мөнҗия роле өчен | |
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | |||
Камал театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | «Зәңгәр шәл» спектаклендә абыстайлар күренеше өчен | |
Шәүкәт Биктимеров | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | ССРБ халык артисты (Камал театры) | |
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | |||
Гүзәл Шәмәрдәнова | Иң яхшы хатын-кыз роле | Түбән Кама татар дәүләт драма театры | |
Сергей Заболотский | Иң яхшы ир-ат роле | Чаллы «Мастеровые» дәүләт рус театры артисты | |
«Җәлил» операсы | Ел вакыйгасы | Казан опера-балет театры[10] | |
2013 | Илсур Хәйретдинов | Дебют | Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты |
Юрий Чуктиев | Курчак театрының иң яхшы артисты | ТР атказанган артисты | |
Ләйсән Рәхимова | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | ТР атказанган артисты. «Хан кызы Турандык» спектаклендәге Сәлимә роле өчен (Камал театры) | |
Илдус Габдрахманов Зөфәр Харисов |
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | ТР халык артисты (Камал театры) ТР халык артисты (Тинчурин театры) | |
Тинчурин театры Әлмәт театры |
Актерлар ансамбле | ||
Гөлүсә Гайнетдинова | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | ТР халык артисты (Чаллы дәүләт татар драма театры) | |
Давид Залеев | Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | Казан опера-балет театры | |
Энҗе Камалиева | Иң яхшы хатын-кыз роле | ТР халык артисты | |
-тапшырылмый | Иң яхшы ир-ат роле | ||
«Җәйнең бер көнендә» спектакле | Ел вакыйгасы | Камал театры | |
Эльвира Шәрәфиева | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | диктор, синхронист-тәрҗемәче (Камал театры)[11] | |
2014 | Виктор Шестаков Алена Козлова Гүзәл Гафарова |
Дебют | Качалов театры Качалов театры Г. Тукай исемендәге Әтнә драма театры. «Миңлекамал» спектаклендә Гайни роле өчен |
Егор Митрофанов | Курчак театрының иң яхшы артисты | Чаллы дәүләт курчак театры | |
Икенче пландагы (эпизодик) иң яхшы хатын-кыз роле | |||
Искәндәр Хәйруллин | Икенче пландагы (эпизодик) иң яхшы ир-ат роле | Гарәфи роле өчен (Камал театры куйган «Банкрот» спектаклендә) | |
Чаллы татар театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | ||
Ирек Баһманов | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | ТР халык артисты (Камал театры) | |
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | |||
Наталья Бородина | Иң яхшы хатын-кыз роле | А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры | |
Радик Бариев Артем Пискунов |
Иң яхшы ир-ат роле | Сираҗетдин роле өчен (Камал театры куйган «Банкрот» спектаклендә) Гамлет роле өчен (Тинчурин театры куйган «Гамлет» спектаклендә) | |
«Алтын Урда» балеты | Ел вакыйгасы | Казан опера-балет театры | |
Роза Байбикова | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | тегү цехы мөдире (Камал театры)[12] | |
2015 | Венера Протасова Алинә Мөдәрисова |
Дебют | Казан опера-балет театры. «Риголетто» (Дж. Верди) спектаклендәге Джильда партиясе өчен Әлмәт театры. «Амазонка» (И. Зәйниев) спектаклендәге Ләйлә роле өчен |
Татьяна Салихова | Курчак театрының иң яхшы артисты | Чаллы курчак театры . «Оскар һәм Алсу ханым» (Оскар и Розовая дама, Э. Шмитт) спектаклендәге Алсу ханым роле өчен | |
Ленар Миңнемуллин | Эпизодик роль | Минзәлә театры. «Шомбай» (К. Мәргән) спектаклендәге Маматай роле өчен | |
Галина Юрченко | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Казан ТЮЗы. «Кешеләр яратуы» (Любовь людей, Д. Богославский) спектаклендәге Лидия Федоровна роле өчен | |
Марат Хабибуллин | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | Әтнә театры. «Американ» (К. Тинчурин) спектаклендә Муса роле өчен | |
Әлмәт театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | «Уйлап чыгарылмаган тарихлар» вербатимы өчен | |
Александр Купцов | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | Казан ТЮЗы | |
Антон Полодюк | Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | Казан опера-балет театры. «Carmina Burana» (премьера), «Анюта», «Алтын Урда» балетларында Артынов, Морза партияләре өчен | |
Дания Нуруллина | Иң яхшы хатын-кыз роле | Камал театры. «Сөясеңме-сөймисеңме» (Ф. Бүләков) спектаклендәге Карчык роле өчен | |
Разил Фәхертдинов | Иң яхшы ир-ат роле | Чаллы татар театры. «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К. Гольдони) спектаклендәге Труффальдино роле өчен | |
«Кара пулат» «Хуҗа Насретдин» |
Ел вакыйгасы | Тинчурин театры.[13] Камал театры.[14] | |
Фәридә Хафизова | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | режиссер ярдәмчесе (Камал театры)[15] | |
2016 | Резеда Һадиуллина | Дебют | «Болакта» Яшьләр театры. Э.Э. Шмитның «Оскар и Розовая драма» әсәре буенча сәхнәләштерелгән «14 писем к...» моноспектаклендәге роле өчен |
Дилүс Хуҗәхмәтов | Курчак театрының иң яхшы артисты | Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. А. Цагарелиның «Ханума» спектаклендә кенәз Ваня Паниашвилины уйнаган өчен | |
Василий Фалалеев | Эпизодик роль | Казан дәүләт яшь тамашачылар театры. Дж. Родариның «Джесельмино в Стране Лжецов» спектаклендәге Булочник роле өчен | |
Мәдинә Гайнуллина | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Әлмәт татар дәүләт драма театры. Б. Брехт әсәре буенча куелган «Бистә фәрештәсе» спектаклендә Ми Цзю роле өчен | |
Марат Голубев | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | В.И. Качалов исемендәге Рус Зур драма академия театры. Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектаклендәге Сганарель роле өчен | |
«Мастеровые» рус драма театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | Д. Линдси-Эберның «Кроличья нора» пьесасын сәхнәләштергән өчен | |
Камил Вәлиев Луиза Солтанова |
Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | Әлмәт татар дәүләт драма театры | |
Гулнора Гатина | Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры | |
Гүзәл Шәмәрданова | Иң яхшы хатын-кыз роле | Түбән Кама татар дәүләт драма театры. Ч. Айтматовның «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен | |
Радик Бариев | Иң яхшы ир-ат роле | Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектаклендәге төп каһарман Дон Жуан роле өчен | |
«Dona nobis pasem» (тат. Безгә тынычлык бир) спектакле (И.-С. Бахның си минор мессасы) | Ел вакыйгасы | Татар академия дәүләт опера һәм балет театры | |
Виктор Корюкин | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | декорация бүлеге мөдире (Камал театры)[16][17] | |
2017 | Диләрә Ибәтуллина Илсур Мортазин |
Дебют | Әлмәт драма театры. О. Жайнадаровның «Кибет» спектаклендәге Карлыгач роле өчен Буа дәүләт драма театры. З. Хәкимнең «Килә ява, килә ява» спектаклендәге Шәйхи роле өчен. |
Фәнзилә Сабирова | Курчак театрының иң яхшы артисты | Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. Р. Зәйдулланың «Бүре җиләге» спектаклендәге Елгыр роле өчен | |
Алия Кәлимуллина | Эпизодик роль | Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры. Р. Зәйдулланың «Артист» спектаклендәге Әби роле өчен | |
Анна Дунаева | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | «Мастеровые» рус драма театры. Л. Франкның «Карл һәм Анна» спектаклендәге Мария роле өчен. | |
Искәндәр Хәйруллин | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | Камал театры. К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Мисбах хаҗи образы өчен | |
«Угол» иҗат лабораториясе | Иң яхшы актерлар ансамбле | Р. Феодориның «Елганың бердәнбер яры» спектакле актерлары: Е. Калаганова, Э. Рәшитова, П. Густов, И. Гарифуллин, А. Егоршин. | |
Инсаф Фәхретдинов | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | Чаллы Татар дәүләт драма театры | |
Кристина Андреева | Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры. Ц. Пуни, Р. Дригоның «Эсмеральда» спектаклендәге Эсмеральда роле өчен | |
Наилә Нәҗипова | Иң яхшы хатын-кыз роле | Әлмәт драма театры. Я. Пулиновичның «Син кайда идең» спектаклендәге Эльза Александровна образын тудырган өчен | |
Рамил Вәҗиев | Иң яхшы ир-ат роле | Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Нуретдин роле өчен | |
И. Зәйниевның «Сак-Сок» спектакле | Ел вакыйгасы | Яр Чаллы дәүләт курчак театры | |
Рәсимә Сафиуллина | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | тамашачыларга хезмәт күрсәтү хезмәте башлыгы (Камал театры)[18] | |
2018 | Гөлинә Минһаҗева | Дебют | Яр Чаллы татар дәүләт драма театры. «Яратылмый калган ярлар» (Б. Сәләхов) спектаклендә Илсөяр роле өчен |
Ева Мингажева | Курчак театрының иң яхшы артисты | Яр Чаллы дәүләт курчак театры. «Төньяк җиле әкияте» (Р. Мусаев) спектаклендә Ана роле һәм «Кояш һәм кар кешеләре» (румын халык әкияте буенча) спектаклендә Тиен, Куян һәм Кояш рольләре өчен | |
Гөлзада Кәмәртдинова | Эпизодик роль | Буа дәүләт драма театры. «Һәйкәл» (В. Жеребцов) спектаклендә Шәйдуллина Зөһрә роле өчен | |
Гөлчәчәк Гайфетдинова | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Татарстанның атказанган артисты. Камал театры. «Әтәч менгән читәнгә» (А. Гыйләҗев) спектаклендә Вәзилә роле өчен | |
Илья Славутский | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | Качалов театры. «Йөгерү» (М. Булгаков) спектаклендәге Григорий Лукьянович Чарнота роле өчен | |
«Мастеровые» рус драма театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | «Картлар юләрләр»(А. Арбузов) спектаклендәге рольләре өчен: Е. Федотов, А. Кочеток, М. Шаповал, А. Дунаева, Е. Гладких, И. Иголкин | |
Исламия Мәхмүтова | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | РФ атказанган, Татарстанның халык артисты. Тинчурин театры. | |
Айсылу Нуруллина | Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | «Sforzando» ТР музыка башкару үсешенең төбәк хәйрия фонды. «Анны Франк хатлары» (Г. Фрид) спектаклендәге Анна Франк роле өчен | |
Мәдинә Гайнуллина | Иң яхшы хатын-кыз роле | Татарстанның атказанган артисты. Әлмәт драма театры. «Медея» (Х. Мюллер) спектаклендә Медея роле өчен | |
Искәндәр Хәйруллин | Иң яхшы ир-ат роле | Татарстанның халык артисты. Камал театры. «Ак калфагым төшердем кулдан» (И. Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен | |
«Иблис» спектакле (Гусейн Джавид) «Әтәч менгән читәнгә» спектакле (А. Гыйләҗев) |
Ел вакыйгасы | Минзәлә театры Камал театры | |
Фоат Әбүбәкеров | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | оркестр җитәкчесе (Камал театры) | |
«Куян Эдвард маҗаралары» | Балалар өчен иң яхшы спектакль | Кариев театры[19][20] | |
2019 | Лəйсəн Закирова Язилə Ильясова |
Дебют | Кариев театры. «Кəҗүл читек» (Г. Исхакый) спектаклендə Əхмəдулла роле өчен Минзәлә театры. «Салкын кын» (М. Башкиров) спектаклендə Куаныч роле өчен |
Егор Митрофанов | Курчак театрының иң яхшы артисты | Яр Чаллы дәүләт курчак театры. «Горебогатырь Косометович» (Екатерина II) спектаклендә Горебогатырь һәм «Царевна-лягушка» (Н. Гернет) спектаклендә Кощей рольләре өчен | |
Фəннүр Мөхəммəтҗанов | Эпизодик роль | Камал театры. «Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Галиəкбəр роле өчен | |
Ләйсән Хәбибуллина | Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Бөгелмә театры. «Сотворившая чудо» (У. Гибсон) спектаклендә Элен роле өчен | |
Илфир Солтанов | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | Буа театры. «Абага» (Р. Зəйдулла) спектаклендə Шофёр, Альбир, Мулла рольлəре өчен | |
«Әкият» театры | Иң яхшы актерлар ансамбле | «Ночь перед Рождеством» (Н. Гоголь) спектаклендәге рольләре өчен: Дилүс Хуҗәхмәтов, Эмиль Ерофеев, Ирина Гайнуллина, Илсур Минкеев, Евгения Кладова, Эдгар Гайнуллин Эдгар, Алсу Хәйсарова | |
Наилә Гәрәева | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | РФ атказанган, ТР халык артисты. Камал театры. | |
Гулнора Гатина | Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | М. Җалил исемендәге театр. «Сөембикә» (Р. Әхиярова) спектаклендә Сөембикә партиясе өчен | |
Раушания Фəйзуллина | Иң яхшы хатын-кыз роле | Татарстанның халык артисты. Әлмәт драма театры. «Lady Газраил» (С. Мур) спектаклендə Энни Уилкес роле өчен | |
Искәндәр Хәйруллин | Иң яхшы ир-ат роле | Татарстанның халык артисты. Камал театры. «Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Хəлим роле өчен | |
«Сөембикә» операсы «Бал. Бесы» «Тормышмы бу?» «Анна Каренина» |
Ел вакыйгасы | М. Җалил исемендәге театр Казан яшь тамашачы театры Камал театры «Живой город» заман сәнгатен үстерү Фонды | |
Әнәс Сәлимҗан улы Шакирҗанов | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | җиһазлар цехы җитәкчесе (Камал театры) | |
«Бəхет кошы» (М. Метерлинк) спектакле өчен | Балалар өчен иң яхшы спектакль | Әтнә театры[21][22] | |
2020 | Ләйсән Гатауллина | Дебют | Камал театры. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Сәрвәр роле өчен |
Рәмзия Фәйзуллина, Миләүшә Фәйзрахманова, Ләйсән Миңнәхмәтова, Рузилә Нуриева, Юрий Чуктеев, Альбина Шаһалиева, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова | Курчак театрының иң яхшы артисты | «Әкият» курчак театры | |
Мәрьям Йосыпова | Эпизодик роль | Камал театры. «Томан» спектаклендəге роле өчен | |
Ильтани Илялова | Театр тәнкыйтьчесе | ||
Елена Синицына Гөлзадә Камаретдинова |
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Казан яшь тамашачы театры Буа дәүләт драма театры | |
Алмаз Сабирҗанов | Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | Камал театры. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Надир мәхдүм роле өчен | |
Алексей Ухов, Владимир Губанов, Александра Олвина, Анна Дунаева | Иң яхшы актерлар ансамбле | «Мастеровые» рус драма театрында Леонид Зоринның «Варшавская мелодия» спектаклендәге Виктор, Геля рольләре өчен | |
Булат Сәлахов | Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен | Чаллы дәүләт татар драма театры | |
Аманда Гомес, Артур Исламов |
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы | ||
Люция Хәмитова | Иң яхшы хатын-кыз роле | Татарстанның халык артисты. Камал театры. «Санаулы кичләр» (А. Володин) спектаклендə Тамара роле өчен | |
Рәфыйк Таһиров | Иң яхшы ир-ат роле | Татарстанның халык артисты. Әлмәт татар драма театры | |
билгеләнмәгән | Ел вакыйгасы | билгеләнмәгән | |
Әхмәт Хаҗи улы Хаҗиев | Шамил Закиров исемендәге махсус премия | театрның мәгълүмати технологияләр бүлеге инженеры (Камал театры) | |
«Хикмәт әкиятләре» | Балалар өчен иң яхшы спектакль | Кариев театры[23][24] |
2021 елдан
2021 елдан «Тантана» премиясе лауреатларын ачыклау «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале үрнәгендә уза. Белгечләр спектакльләрне (барып) карый, номинантлар исемлеге ачыклана, 27 мартта – халыкара Театр көнендә җиңүчеләрнең исеме атала.
Ел | Номинантлар. Бүләкләнүче ― өстә | Номинация | Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе |
---|---|---|---|
2021 | Винер Фәйзуллин Рәдис Гарипов Мария Мухортова Камилә Шәрифҗанова |
Дебют | Яр Чаллы татар театры, «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә Артур Вафин роле өчен Түбән Кама театры Казан ТЮЗы Буа театры |
Юрий Чуктиев, Дилүс Хуҗәхмәтов Наталия Егорова, Юлия Василишина, Ирина Гайнуллина, Татьяна Сорокина, Лилия Нәҗипова, Лариса Пасынкова, Анастасия Жукова Эдуард Гурлев |
Курчак театрының иң яхшы артисты | «Әкият» курчак театры, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр роле өчен «Әкият» курчак театры, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәл роле өчен «Әкият» курчак театры Чаллы дәүләт курчак театры | |
Анастасия Азорова Ксения Храмова Миләүшә Шәйхетдинова Зөһрә Мөхәммәтгалиева Халидә Сөнгатуллина |
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле | Бөгелмә театры, «Танцы на праздник урожая» спектакле өчен Качалов театры Камал театры Әтнә театры Кариев театры | |
Булат Гәрәев Илфат Әскаров Камил Гатауллин Фаяз Хөсәенов Павел Иванов |
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле | Буа театры, «Тәүбә» спектакле өчен Яр Чаллы татар театры Казан ТЮЗы Әтнә театры Түбән Кама ТЮЗы | |
Резедә Сәләхова Хәлим Җәләй Рамил Вәҗиев Резеда Сәләхова Алсу Шакирова Равил Гыйләҗев |
Иң яхшы эпизодик роль | Тинчурин театры, «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле өчен Камал театры Камал театры Әлмәт театры Кариев театры Яр Чаллы татар театры | |
MON (Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова, Анастасия Радвогина) Буа театры Мастеровые Камал театры Тинчурин театры Әлмәт театры Бөгелмә театры |
Иң яхшы актерлар ансамбле | «Моң» лирик комедиясе «Шобага» «Опасный поворот» «Хуш, авылым!» Сәйдәш. Йокысызлык «Кайда минем илем?» «Танцы на праздник урожая» | |
Ләйсән Фәйзуллина Евгения Яковлева Сиринә Хисмәтуллина Динара Акматова Гөлзадә Камәртдинова |
Иң яхшы хатын-кыз роле | Камал театры, «Хуш авылым» документаль спектакле өчен Мастеровые Әтнә театры Минзәлә театры Буа театры | |
Эмиль Талипов Ирек Гайнетдинов Владислав Полжидаев Раил Садриев Алмаз Борһанов Булат Гатауллин |
Иң яхшы ир-ат роле | Камал театры, «Хуш авылым» документаль спектакле өчен Буа театры Минзәлә театры Буа театры Кариев театры Кариев театры | |
Айдар Сөләйманов Дамир Булатов Булат Шәрифҗанов Филүс Каһиров Алинә Шәрипҗанова Эльмира Кәлимуллина |
Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль | Җәлил театры, «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен Пантера камера балеты Җәлил театры Җәлил театры Җәлил театры Җәлил театры | |
«Мио, минем Мио», NEDOросль Shurale:яңа фантазия Сказка о царе Салтане Три толстяка |
Балалар өчен иң яхшы спектакль | Кариев театры, Казан ТЮЗы Әкият театры Яшел Үзән музыкаль театры Бөгелмә театры | |
Геннадий Прытков Хәлим Җәләй |
Намус һәм тугърылык | Качалов театры Камал театры | |
Наилә Ваһапова | Шамил Закиров исемендәге премия | Камал театры тегүчесе [25] |
Сылтамалар
- «Тантана» премиясе турында нигезләмә(рус.)
- Р. Бикмөхәммәтова. «Тантана» – үпкәсез күңелле туй
- А. Сафина. Казанда «Тантана» театраль премиясе лауреатлары билгеле булды
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- ↑ ул вакытта ТР мәдәният министры — Зилә Вәлиева
- ↑ Татарстанда 15 дәүләт, 3 шәһәр, 4 хосусый театр эшли, бу өлкәдә якынча 2 мең кеше хезмәт куя
- ↑ Казан мэриясенең рәсми порталында
- ↑ ТР мәдәни министрлыгы рәсми сайтында(рус.)
- ↑ 67 мең сум күләмендә РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов билгеләгән
- ↑ Түбән Кама ТВ сайтында
- ↑ Татар-информ, 28.03.2013
- ↑ Камал театры рәсми сайтында
- ↑ 9,0 9,1 Камал театры рәсми сайтында
- ↑ Казанда театр көнендә "Тантана" премиясе тапшырылды
- ↑ Камал театры рәсми сайтында
- ↑ «Ватаным Татарстан», № 45, 29.03.2014
- ↑ Тинчурин театры сайтында
- ↑ «Хуҗа Насретдин» һәм «Кара пулат» ел вакыйгалары дип аталды
- ↑ «Бизнес-онлайн», 28.03.2015
- ↑ Камалда «Тантана» бүләкләре тапшырылды
- ↑ Камал театрында «Тантана» (Триумф) премияләре тапшырылды
- ↑ Камал театрнында «Тантана-2017» премиләре тапшырылды
- ↑ КАМАЛ ТЕАТРЫНДА «ТАНТАНА-2018» ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ
- ↑ Азатлык Радиосы, 28.03.2018
- ↑ КАМАЛ ТЕАТРЫНДА «ТАНТАНА-2019» ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ. Камал театры сайты, 27.03.2019
- ↑ "Тантана": ел вакыйгасы дип берьюлы дүрт спектакль аталды. Азатлык радиосы, 27.03.2019
- ↑ "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады. Камал театры сайты, 27.03.2020
- ↑ «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021