1983 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1979 · 1980 · 1981 · 1982 — 1983 — 1984 · 1985 · 1986 · 1987 |
Унъеллык |
1960-еллар · 1970-еллар — 1980-еллар — 1990-еллар · 2000-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1983 MCMLXXXIII |
Юлиан тәкъвим | 1982—1983 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7491—7492 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2735—2736 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5743—5744 ה'תשמ"ג — ה'תשמ"ד |
Һиҗри тәкъвим | 1403—1404 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4475—4476 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1432 ԹՎ ՌՆԼԲ
|
Кытай тәкъвиме | 4679—4680 (13 февральдан) 壬戌 — 癸亥 кара эт — кара дуңгыз |
Хәбәш тәкъвим | 1975 — 1976 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2039—2040 |
- Шака самват | 1905—1906 |
Шәмси тәкъвим | 1361—1362 |
Буддачылык тәкъвиме | 2526 |
Япон ел исәбе | 58 ел Сёва |
1983 (бер мең тугыз йөз сиксән өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1983 елы, II меңьеллыкның 983 елы, XX гасырның 83 елы, XX гасырның 9 унъеллыгының 3 елы, 1980 елларның 4 елы. 1983 елдан бирле 42 ел үтте.
- Халыкара бәйләнешләр елы (БМО).
- Time журналы ел кешесе дип Рональд Рейган һәм Юрий Андроповны атый.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Болгар-татар шагыйре Кол Гали тууына 800 ел багышланган бәйрәм чаралары уза.
- 26 гыйнвар — Бөекбританиядә иминлек каешен куллану мәҗбүри булды.
- 8 март — АКШ президенты Рональд Рейган беренче тапкыр ССРБ-ны «яманлык империясе» дип атый.
- 7 апрель — 55-нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы.
- 15 апрель — беренче тапкыр Диснейленд АКШ-дан тыш (Токиода) ачыла.
- 9 июнь — Бөекбритания парламент сайлауларында Маргарет Тэтчер җитәкләгән консерваторлар җиңү яулый.
- 21 июль — Антарктидада урнашкан Шәрык станциясендә тарихта иң түбән температура күзәтелде: −89,2 °C.
- 25 июль — Metallica-ның беренче альбомы Kill ’Em All чыга.
- 14 ноябрь — Бәйсез Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте үз бәйсезлекне игълан итә һәм бары Төркия тарафыннан таныла.
- 18 ноябрь — БМО Иминлек шурасы Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте бәйсезлеген канунсыз дип таба.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1983 елда туганнар
- 3 февраль — Фирдүс Тямаев, татар җырчысы.
- 5 март — Ләйсән Каюмова, драма актрисасы.
- 7 май — Александр Легков, Россия чаңгычысы, Олимпия чемпионы (2014).
- 12 май — Алинә Кабаева, спорт эшлеклесе.
- 19 май — Илдар Маняпов, балет биючесе, Салават Юлаев бүләге иясе.
- 6 июнь — Айгөл Сагынбаева, популяр җырчы.
- 27 июнь — Алсу Сафина, татар җырчысы.
- 8 июль — Раяз Фасихов, татар җырчысы.
- 15 август — Тимур Юнысов, («Тимати»), Мәскәү җырчысы.
- 27 август — Җамала (Сусана Җамаледдинова), кырымтатар җырчысы.
- 13 ноябрь — Лилиана Сафина, галим, күренекле педагог, журналист, җәмәгатьчелек фикере әйдәмәне.
- 14 декабрь — Алмаз Сабирҗанов, татар драма артисты.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1983 елда вафатлар
- Заһит Хәбибуллин, татар композиторы.
- 27 гыйнвар — Луи де Фюнес, француз киноактеры, комик, режиссер, сценарист.
- 25 февраль — Теннесси Уильямс, Америка язучысы һәм драматургы.
- 28 февраль — Мияссәр Басыйров, татар язучысы.
- 13 март — Сәйтнәфи Сәидвәлиев, Советлар Берлеге Каһарманы, тупчы.
- 26 март — Габдрахман Минский, язучы.
- 27 апрель — Гариф Гобәй, татар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
- 26 май — Тимурбәк Дәүләтшин, татар тарихчысы, юрист.
- 1 июль — Ричард Фуллер, АКШ архитекторы.
- 26 август — Хәниф Кәрим, башкорт шагыйре.
- 10 сентябрь — Галия Измайлова (1909—1983) — Татарстан АССР халык комиссары (1938—1943).
- 27 ноябрь — Семен Игнатьев, Совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
- 29 ноябрь — Латыйф Хәмиди, татар композиторы, Казакъ ССР гимны авторы.
- 18 декабрь — Габдрахман Таһирҗанов, Ленинград университеты профессоры.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Аяз Гыйләҗев, татар язучысы[1].
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Субраманьян Чандрасекар.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Генри Таубе.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Барбара Мак-Клинток.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Жерар Дебре.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Уильям Голдинг.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Лех Валенса.