Чыршы
Чыршы | |
Халыкара фәнни исем | Picea A.Dietr., 1824[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[2] |
Югарырак таксон | Piceoideae[d] |
Таксонның халык атамасы | spruce[3], Spar[4], kuuset, 云杉属[5], 云杉属[6][7][8][…] һәм smreka |
Таксономик төр | P. abies[d] |
Нәрсәнең чыганагы | ель[d] |
Бүләкләр | |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=9366[9] |
Чыршы Викиҗыентыкта |
Чыршы (Picea) — наратчалар семьялыгыннан мәңге яшел агачлар ыругы[10]. 50гә якын төре билгеле, кабыгының төзелеше, ботаклану тибы, ябалдашының формасы һ.б. буенча һәрберсенең берничә формасы бар, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясе 2 төрнең: гади чыршы яки Европа чыршысы (Р. abies, яки P. excelsa) һәм Себер чыршысының (P. obovata) интрогрессив гибридлашу зонасында урнашкан.
Чыршыны кайбер канатлы (күбәләк кебек) бөҗәкләрнең личинкаларны ашату өчен кулланалар.
Галимнәр көнбатыш Швейцария тауларында 9 550 еллык чыршыны тапканнар, аның иң борынгы тере агачларның берсе булуы фаразлана[11].
Ареал
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыршы ялангач орлыклы үсемлекләр вәкиллегенә карый. Чыршы урманнары Россиядә зур мәйданны биләп тора. Күләгәгә чыдам токым. Ул туклыклы матдәләргә бай дымлы туфракларда яхшы үсә.
Иң киң таралган төр — Аурупа чыршысы, яки гади чыршы (Picea abies), бу төр урта Европада, Финляндиядә, Россиянең бөтен Себер һәм Аурупа өлешен каплый.
Көнчыгыш Себердә, Уралда һәм аларга якын территорияләрдә Себер чыршысы (Picea obovata) үсә.
Кавказда Көнчыгыш чыршы (Picea orientalis) таралган.
Россиянең далалы өлешендә Ак чыршы (Picea glauca) үсә.
Чыршы төрләре Кытайда, Себердә һәм Төньяк Америкада очрый.
Татарстанның Кама алдында, Кама аръягының төньяк-көнчыгыш, шулай ук Идел алдының төньяк өлешләрендә үсә. Чыршыдан гына торган, башка ылыслы (нарат, ак чыршы), вак яфраклы (каен, юкә, усак) һәм каты яфраклы (имән) агач токымнары үскән катнаш урманнарда таралган. Чыршылыклар 63,7 мең га, яисә урман белән капланган гомуми мәйданның 7,3 % ын алып торалар.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Агачның биеклеге 30 м га, диаметры 1 м га кадәр. Тамыр системасы җир өслегенә якын. Ябалдашы куе, конуссыман. Ылысы каты, чәнечкеле, дүрт кырлы; агачта 5-7 ел тора. Ана чәчәкләре (күркәчекләр) кызыл-яшел төстә, берле, ябалдашының өске өлешендәге ботакларның очларында формалашалар; ата чәчәкләр — саргылт вак башакчыклар (серкәлек) кәүсәнең урта өлешендә. Себер чыршысы гади чыршыдан иенке берьеллык ботаклары, тәңкәчекләре бөтен читле кечкенә күркәләре белән аерыла. Орлыклары көрән төстә, 3-4 мм озынлыкта, канатчалы, чәчәк аткан елында сентябрь-ноябрьдә өлгерәләр. Күркәләре цилиндр-, озынча йомыркасыман формада, ачыклыкта үскән чыршыда 10-15, агачлар арасындагыда 25-30 елдан соң күренәләр. Орлыктан, бик сирәк кенә үрентеләрдән үрчи. Чыршы күләгәгә, суыкка чыдам, әмма яшь вакытта язын соңгы кыраулардан зыян күрә. 250—300 ел яши[12].
Агач материаллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыршы кәгазь җитештерүдә мөһим материал булып тора, аннан эшләнгән кәгазь бик нык. Төзелештә кулланылган агачлар рәтенә керә, самолетларда, музыкаль уен коралларында кулланыла. Чыршыдан ясалган материаллар череми, һәм агачның үзендә бөҗәкләр булмаганда, аны төзелештә кулланырга тәкъдим итәләр. Әмма ул ныклы материал түгел, җиңел сына.
Азык-төлек һәм медицина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Орлыклары урман кошларына һәм тиеннәргә, тычканнарга азык булып тора. Чыршыдан медицинада кулланыла торган эфир майлары һәм чыршы скипидары җитештерелә.
Элек чыршының сумаласын сагыз итеп чәйнәгәннәр. Энәләрендә күп кенә С витамины бар. Кабыгы — дуплау матдәләре чыганагы.
Башка төр куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыршының кайрысыннан канифоль, агачыннан метил спирты, уксус, дегет ясала.
Төньяк Америкада яшәүче индеецлар чыршының нәзек тамырларыннан кәрзиннәр үргәннәр.
Бу агач кыш һәм җәй яшел булганга, бакчаларда утыртыла. Юл буйларына аны җил каплау, иген кырларында кар тоту өчен чәчәләр. Яңа ел бәйрәмендә (раштуа) өйдә чыршы бизиләр. Чәнечкеле чыршы (P. pungens), аеруча ылыслары балавызлы зәңгәрсу яки көмешсыман куныклы булган формасы шәһәрләрне яшелләндерүдә файдаланыла.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Australian Plant Name Index
- ↑ 2,0 2,1 Chase M. W., Farjon A., Maarten J.M. Christenhusz et al. A new classification and linear sequence of extant gymnosperms // Phytotaxa — Magnolia Press, 2011. — ISSN 1179-3155; 1179-3163 — doi:10.11646/PHYTOTAXA.19.1.3
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 7 / мөхәррир Ч. Ваньцзюнь, Ф. Лиго — 1978.
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022184
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Sunset Western Garden Book, 1995:606-607
- ↑ Swedish Spruce Is World’s Oldest Tree: Scientific American Podcast
- ↑ Çırşı. Tatarica ensiklopediäse.