Эчтәлеккә күчү

Чарльз Чаплин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чарльз Чаплин latin yazuında])
Чарли Чаплин
Туган телдә исем Charles Spencer Chaplin
Туган 16 апрель 1889(1889-04-16)
Лондон, Бөекбритания
Үлгән 25 декабрь 1977(1977-12-25) (88 яшь)
Веве, Швейцария
Үлем сәбәбе мигә кан йөгерү[d]
Күмү урыны Корсье-сүр-Веве зираты[d]
Яшәгән урын Manoir de Ban[d]
Беверли-Һиллз
Милләт инглиз
Ватандашлыгы  Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
 Бөекбритания
Әлма-матер Cuckoo Schools[d] һәм Black-Foxe Military Institute[d]
Һөнәре актёр, режиссёр, сценарист, продюсер, композитор
Эш бирүче Keystone Studios[d], Essanay Studios[d] һәм Mutual Film[d]
Җефет Мидлред Һаррис[d], Лита Грей[d], Полетт Годдар[d] һәм Уна О’Нил[d]
Өйдәш Джоан Бэрри[d]
Балалар Чарльз Чаплин[d][1], Джеральдина Чаплин[d], Майкл Чаплин[d], Джозефин Чаплин[d], Виктория Чаплин[d], Юджин Чаплин[d], Кристофер Чаплин[d], Джейн Чаплин[d] һәм Сидней Эрл Чаплин[d]
Ата-ана
  • Чарльз Спенсер Чаплин-олы (әти)
  • Ханна Чаплин (әни)
Кардәшләр Вилер Драйден[d] һәм Сидни Чаплин[d]
Бүләк һәм премияләре «Оскар» (1929, 1973)

 Чарли Чаплин Викиҗыентыкта

Сэр Чарльз Спенсер «Чарли» Чаплин (ингл. Charles Spencer "Charlie" Chaplin; 16 апрель 1889 — 25 декабрь 1977) — британия һәм америка актеры[2], кинорежиссер, сценарист, композитор, продюсер һәм монтажлаучы. Универсаль кинематограф остасы, дөнья киносының иң танылган образларының берсен — «Кистоун» киностудиясендә 1910 елларда агымга куелган кыска метражлы комедияләрдә барлыкка килгән «бродяга Чарли» образын тудыручы[3]. Чаплин пантомима һәм буффонада алымнарын актив куллана, әмма 1920-нче еллардан башлап аның иҗатында кыска метражлы киноның беренче чорына караганда күпкә җитдирәк социаль темалар уза башлый. 1914 елның апреленнән башлап Чаплин үз катнашындагы күпчелек фильмнарның режиссеры һәм сценарий авторы буларак чыгыш ясый башлый, 1916 елдан ул шулай ук фильмнар продюсеры, ә 1918 елдан музыка яза.

Мэри Пикфорд, Дуглас Фэрбенкс һәм Дэвид Гриффит белән бергә Чарльз Чаплин 1919 елдаitited Artists киностудиясенә нигез сала[4].

1973 елда фильмга иң яхшы музыка өчен Америка киноакадемиясе премиясе лауреаты һәм 1929 һәм 1972 елларда ике тапкыр мактаулы «Оскар» иясе[5]. Мактаулы "Оскар"ның беренче лауреаты. Актер Сидни Чаплинның кече абыйсы.

Чарли Чаплин телсез кино чорында иң иҗади һәм йогынтылы кешеләрнең берсе булган. Аның иҗатына француз комигы һәм киноактеры Макс Линдер зур йогынты ясый, аңа ул үзенең бер фильмын багышлый[6].

Аның карьерасы викториан чорда ук башлана, кечкенә Чарли Бөекбританиядә беренче тапкыр мюзик-холл сәхнәсенә чыга һәм, 75 ел, артистның 88 яшендә үлеменә кадәр дәвам итә. Голливудта шау-шулы уңышлардан соң, зур скандаллар, шәхси тормышы турында җентеклекләр һәм 1950 еллар башында маккартизм чорында коммунизм идеяләренә теләктәшлек итүдә гаепләүләр басымы астында Чаплин АКШны ташлап китәргә мәҗбүр була.

1999 елда Америка кино сәнгате институты Чарли чаплинны ир-атлар арасында 100 ел эчендә 100 иң бөек кино йолдызы исемлегендә 10-нчы урынга куя[7]. 2008 елда Мартин Сифф «Чаплин: Тормыш» китабына рецензиядә: "Чаплин зур кеше генә түгел, ул гигант иде. 1915 елда ул дөньяга үзенең комедия, көлү һәм ярдәм сәләте белән өрәк кебек бәреп керә, шул вакытта барысы да Беренче бөтендөнья сугышында өзелә, һәм киләсе 25 ел дәвамында Бөек депрессия вакытында да, Адольф Гитлерны күтәргәндә дә иҗат итүен дәвам итә. Джордж Бернард Шоу Чаплинны «Кино индустриясеннән чыккан бердәнбер гений» дип атаган.[8][9].


Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүге еллары (1889—1913)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чарли Чаплин 1889 нчы елның 16 апрелендә мюзик-холл артистлары гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе — Чарльз Спенсер Чаплин һәм Һанна Чаплин (сәхнәдә Лили Герл) эстрада артислары була. Әтисе җыр, бию белән төрле театрларда, билгеле Джильберта һәм Салливена оперетталары композиторларының антрепризында (шәхси театрында) чыгыш ясый. Әтисе йомшак баритон тавышы белән Лондон мюзик-холында билгеле кеше була. Ул Нью-Йоркта чыгыш ясый, Аурупа буйлап гострольләрдә йөри. Чарльз Спенсер Чаплинның сәхнә карьерасы фаҗигале тәмамлана: ул тавышын югалта; ангажементтан (артистларны эшкә чакырудан) мәхрүм була; эчә башлый һәм 1901 нче елның 9 нчы маенда 37 яшендә Лондон госпиталендә вафат була.

Хана Чаплин ире үлгәч чирли башлый. 1896 нчы елда акылын югалта һәм психиатрик клиникага эләгә. Агалы-энеле Сид һәм Чарли ятимнәр һәм ярлылар мәктәбенә бирелә. Яшәү өчен үзләре эшләп табарга мәҗбүр булалар.

Чарли 1894 нче елда, 5 яшьлек чагында, сәхнәдә әтисе урынына чыгыш ясый. 1898 нче елда балалар бию төркемендә катнаша. Чарли мәктәпкә сирәк йөри; гәҗит сатучы, табиб ярдәмчесе булып һәм типографиядә эшли, кечкенә булганга озак эшли алмый.

14 яшьлек чагында Чарли театрга даими эшкә алына һәм аңа «Шерлок Холмс» пьесасында йомышчы Билл ролен бирәләр. Чарли ул вакытта укый-яза белми, текстны кычкырып укырга кушарлар дип хәвефләнә. Рольне ятларга кардәше Сид ярдәм итә. Берничә ел Чарли варьетеда уйный. 16 яшеннән театр дирижёрыннан һәм танышларыннан скрипкада уйнау дәресләре ала. 1910 нчы елдан 1912 нче елга кадәр Чарли Карно театры белән АКШ-та гастрольләрдә була. 1912 нче елда биш айга Англиягә кайта, һәм 1912 нче елның 2 октябрендә яшь Чарли Корно төркеме белән АКШ-ка китә һәм бу илдә кала. Тамаша вакытында Чарлины кинопродюсер Мак Сенат күреп кала. Аңа Чарлиның уйнаганы ошый, ул аны «Кистоун Филм» (Keystone Film) киностудиясенә чакыра.

Беренче фильмнары (1914—1917)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 нче елның 23 нче сентябрендә Чарли 150$ эш хакы алып, киностудиядә эшли башлый. Баштарак Чарли тупас комедияләрдә катнаша. Соңрак җылылык, лиризм белән тулы сукбай роле аның өчен уңышлы икәнен аңлый. Чарли актёр эше белән генә канәгатьләнми. Үзенә фильмнар куярга рөхсәт сорый. Актёр эше аның иҗаты мөмкинлекләрен чикли, ул "Кистоун Филм"нан китә. 1914 нчы елда Чаплин үзенең беренче «Яңгырда калган» фильмын төшерә. Фильмда ул актёр, режиссер һәм сценарист була. Чаплинның эш хакы бик тиз үсә. 1914 нче елда "Кистоун"да ул атнасына 150$-га эшли, 1915 нче елда «Эссеней Филм» (Essanay Film) киностудиясендә атнасына 1250$ һәм 10 000$ бонус ала. "Мьючуэл Филм"да (Mutual Film) — атнасына 10 000$ һәм 150 000$ контракт өчен. 1917 нче елда «Фёрст Нэшнл» (First National Pictures) студиясе белән 1 млн долларга контракт төзи һәм ул заманның иң кыйммәт актёры була. 1919 нчы елда ирекле иҗат өчен үзенең «Юнайтед Артистс» студиясен ача. Чаплинга танылуны «телсез кино» китерә. Тавышлы кино 1927 нче елда ук барлыкка килсә дә, ул иске кинотехникага тагын дистә ел тугъры кала. Чаплинның тәүге тавышлы киносы 1940 нчы елда төшерелә. Гитлерга каршы төшерелгән фильм «Бөек диктатор» дип атала.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артист 1978 нче елның 25 декабрендә үз йортында, Швейцариянең Вефе шәһәрендә, вафат була. Аның истәлегенә Женева күле ярында һәйкәл куела.

1978 нче елның 1 мартында Чаплинның мәетен казып алып йолым алу өчен урлыйлар.[10][11] Җинәятчеләрне полиция кулга ала. Мондый хәл башка кабатланмасын дип, актёр 6 фут (1,8 м) бетон астына җирләнә. Чаплин дүрт мәртәбә өйләнә, аның 12 баласы кала. Кайберләре үзләрен актёр һөнәрендә сынап карый, мәсәлән, Джеральдина Чаплин билгеле актриса була.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чаплин «Бөек диктатор» фильмында үзе пародияләгән Адольф Гитлердан 4 көнгә олырак була.
  • Чаплинны күзләре зәңгәр була.
  • Чаплин сулагай була, хәтта скрипкада да сул кулы белән уйный.
  • Беренче автомобиле Locomobile компаниясе җитештергән 4900 долларлык Locomobile автомобиле була.
  • Боксны бөтен спорт төрләреннән өстен күрә.
  • Яраткан биюе — танго.
  • Чаплин, Бөек депрессия алдыннан эшсезлек турында мәгълүматка нигезләнеп, 1928 елда бөтен акцияләрен сата.
  • Чаплин бер вакыт ялган исем белән, үзенең образы, Сукбайга охшаш кешеләр конкурсында катнаша. Ул бу конкурста финалга да үтә алмый.[12]
  • Чаплинның яраткан комигы Бенни Хилл була.
  • 20 нче елларда Чаплин персонажы Аурупада «Шарло» исеме белән билгеле.
  • Инкыйлабка кадәр Чаплин Русиядә уңышка ирешә алмый. Аның турында «Проектор» журналы болай дип яза: "<…> Чаплин комик актёрлардан бик ерак тора. Ул үзен мәсхәрә итә торган клоун гына. <…> Ул Россиядә билгеле була алмый: ул тупас, беркатлы, күркәм түгел. <…> Макс Линдер, Пренс, Паташон, хәтта Андре Дид кебек комиклар безгә якынрак та аңлаешлы да[13].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чарли Чаплин хөрмәтенә бер астероид (3623) Чаплин дип атала, ул 1981 елда совет астрономы Л. Г. Карачкина тарафыннан ачыла.

Хореограф Морис Бежар Чарли Чаплинга Mr. C. балетын багышлый. Аның премьерасы 1993 елда Ла фениче театрында (Венеция) Чаплинның кызы Анна-Эмилия катнашында була.

Чаплин турында фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 — «Чаплин», режиссер Ричард Аттенбороның нәфис фильмы, Чарльз Чаплин ролендә Роберт Дауни — кече, аның әнисе Ханна ролендә аның оныгы, Чарльз Джеральдин Чаплинның кызы уйный.

1983 — «Билгесез Чаплин» (Unknown Chaplin), Британиянең өч серияле документаль фильмы, анда Чаплин фильмнарының сакланып калган эш материаллары, аның сирәк өй һәм документаль төшерелүләре һәм аның фильмнарын монтажлауның соңгы версияләренә кермәгән фрагментлар кергән.

2003 — «Чарли: Чарли Чаплинның тормышы һәм сәнгате» (Charlie: The Life and Art of Charles Chaplin), Ричард Шикельнең Чаплинның биографиясенә һәм иҗатына багышланган документаль фильмы.

2011 — «Чаплин һәм компания» (Chaplin & Co), хәзерге мегаполиста бродяга Чарли маҗаралары турында сөйләүче комедияле CGI-мультсериал.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Weissman S. M. Chaplin: A Life (hardcover 4 ed.) — 1 — NYC: Arcade Publishing, 2008. — ISBN 978-1-55970-892-0
  2. Чаплин Чарли.
  3. Blanke, David. The 1910s. — illustrated. — Westport, CT: Greenwood Publishing Group, 2002. — С. 226. — (American popular culture through history). — ISBN 0313312516.
  4. Haupert, Michael. The Entertainment Industry. — Westport, CT: Greenwood Publishing Group, 2006. — С. 242. — ISBN 0313321736.
  5. Charlie Chaplin prepares for return to United States after two decades Архив копиясе, 11 март 2014. Wayback Machine (Тикшерелгән 18 июль 2010)
  6. Kelly, Shawna. Aviators in Early Hollywood. — illustrated. — Mount Pleasant, SC: Arcadia Publishing, 2008. — С. 16. — ISBN 0738559024.
  7. Kelly, Shawna. Aviators in Early Hollywood. — illustrated. — Mount Pleasant, SC: Arcadia Publishing, 2008. — С. 16. — ISBN 0738559024.
  8. Walsh, John. The Big Question: Does Charlie Chaplin merit a museum in his honour, and what is his legacy? – News, People, The Independent (2009-11-25). 21 апрель 2010 тикшерелде.
  9. Blanke, David (2002). The 1910s. American popular culture through history (illustrated ed.). Westport, CT: Greenwood Publishing Group. p. 226. ISBN 0313312516. 
  10. http://news.bbc.co.uk/hi/russian/entertainment/newsid_2605000/2605339.stm 25 лет назад скончался Чарли Чаплин
  11. http://gazeta.aif.ru/online/superstar/18/17_01 2013 елның 4 апрель көнендә архивланган. Чарли Чаплин: Большая любовь маленького человека
  12. Milton, Joyce. Tramp: The Life of Charlie Chaplin. New York: HarperCollins, 1996. ISBN 0-06-017052-2 (pp. 92-93)
  13. О. Б. «Из сказок жизни. Карьера Чарли Чаплина». — «Проектор», 1916, № 10, с. 10.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Стефен Вейсман. Чарли Чаплин: История великого комика немого кино = Chaplin: A Life. — М.: ЭКСМО, 2010. — С. 352. — ISBN 978-5-699-40883-2 (рус.)
  • Лита Грей Чаплин. Моя жизнь с Чаплином: Интимные воспоминания = My Life With Chaplin. — М.: «Альпина Нон-фикшн», 2009. — С. 411. — ISBN 978-5-91671-037-3 (рус.)
  • Чаплин Ч. С. Моя биография. Пер. с англ. З. Гинзбург. — М.: «Вагриус», 2000. — 520 с. ISBN 5-264-00127-8. (рус.)
  • Кукаркин А. В. Чарли Чаплин. 2-е изд., дораб. и доп. — М.: «Искусство», 1988. — 287 с. (рус.)
  • Садуль Ж. Чарли Чаплин. Пер. с франц. — М.: «Искусство», 1981. — 209 с. (рус.)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]