Урман тавыклары
Внешний вид
Урман тавыклары | |
Халыкара фәнни исем | Tetraoninae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1] |
---|---|
Таксономик ранг | асгаилә[d][1] һәм гаилә |
Югарырак таксон | Кыргавыл кошлар[1] һәм Тавыксыманнар |
Урман тавыклары Викиҗыентыкта |
Урман тавыклары (көртлек кошлар, лат. Tetraoninae) — тавыксыманнар отрядыннан кыргавыл кошлар семьялыгының кошлар ассемьялыгы.
Аларның борын тишекләре йон белән капланган һәм аякларын куе йон баскан. Күбесенчә урман кошлары, азыкларын җир өстеннән эзлиләр. Төрле үсемлек азык белән тукланалар. Аучылык өчен кыйммәтле объект булып исәпләнәләр.
Барлыгы 17 төр, элекке Советлар Берлегендә 8 төр очрый: ак көртлек, тундра көртлеге, озан, Кавказ озаны, суер, ташлык суеры, боҗыр һәм чыршы көртлеге. Татарстанда исә дүрт төре яши: суер, ак көртлек, боҗыр һәм озан.
Ыруглар һәм төрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек бу ассемьялыгыны аерым көртлек кошлар (Tetraonidae) семьялыгы буларак исәпләнделәр.
Хәзерге вакытта урман тавыклары ассемьялыгы сигез ыруг эчендә 17 төрене эченә ала:
- Боҗырлар (Bonasa)
- Боҗыр (Bonasa bonasia)
- Кытай боҗыры (Bonasa sewerzowi)
- Якалы боҗыр (Bonasa umbellus)
- Әрем көртлекләре (Centrocercus)
- Әрем көртлеге (Centrocercus urophasianus)
- Centrocercus minimus
- Күк көртлекләр (Dendrapagus)
- Күк көртлек (Dendragapus obscurus)
- Чыршы көртлекләре (Falcipennis)
- Чыршы көртлеге (Falcipennis falcipennis)
- Канада чыршы көртлеге (Falcipennis canadensis)
- Ак көртлекләр (Lagopus)
- Ак көртлек (Lagopus lagopus)
- Ак койрыклы көртлек (Lagopus leucurus)
- Тундра көртлеге (Lagopus mutus)
- Озаннар (Lyrurus)
- Кавказ озаны (Lyrurus mlokosiewiczi)
- Озан (Lyrurus tetrix)
- Суерлар (Tetrao)
- Суер (Tetrao urogallus)
- Ташлык суеры (Tetrao parvirostris)
- Болын көртлекләре (Tympanuchus)
- Болын көртлеге (Tympanuchus cupido)
- Үткен койрыклы көртлек (Tympanuchus phasianellus)
Шулай ук кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
Бу — зоология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |