Эчтәлеккә күчү

Узытамак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Узытамак latin yazuında])
Узытамак
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Алкин авыл шурасы[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Алкин авыл шурасы[d]
Халык саны 429 (2010)[2],
411 (2002)[3],
440 (2009)[3]
Почта индексы 452154
Карта

УзытамакБашкортстанның Чишмә районындагы татар авылы. Алкин авыл сәвитына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 429 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүматлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Узытамак – татар алпавытлары авылларының берсе. Биредә Алкин морзаларның крепостнойлары яшәгән. Узытамак турында рус язучысы Сергей Аксаковның "Гаилә хроникалары" китабында язылган: Ɵфəдан егерме тугыз чакрымда, Казан тракты буйлап, көньяк-көнбатышка, кара урманнар белән уратып алынган Дим суына кушылган Уза исемле елгачык буенда Узытамак дигән татар авылы ята, уpыcлар аны алпавыт исеме белән Алᴋᴎнa дип атый...[4] Аксаков хәбәре буенча Алкиннар бу авыл җирләрен 1791 елда башкортлардан сатып ала. Төгәл мәгълүмат буенча алпавытның исеме Йосып Алкин, ул Тәфкилев морзаларның кияве була. Ул Тәтеш өязеннән 45 крепостноен сатып алынган җиргә күчерә. 1839 елда аның биләмәсендә 21 йортта 124 крепостной яши. [5]

  • 1917 – Ɵфə өязе Казанка вулысы Узы-тамак авылында 61 йортта 349 башкорт яши.[6]
Халык саны
2002[3]2009[3]2010[2]
411440429

Рәсми рәвештә бүген Узытамакта 42% татарлар, 37% башкортлар яши.

Авылның үз мәктәбе юк. Балалар Алкин мәктәбенә йөреп укый.

Авылның атаклы кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Котлымөхәммәд Алкин (1863-?) - револүционер[7]

Географик урынлашу

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • район үзәгенә кадәр (Чишмә): 21 км
  • якындагы тимер юл стаʜсaсенә (Алᴋᴎнa): 1 км
  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 https://web.archive.org/web/20190517104742/http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%BC+%D0%BF%D1%83%D0%BD%D0%BA%D1%82%D0%B0%D0%BC+%D0%A0%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B8+%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%82%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD.pdf
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  4. Аксаков С. Т. Семейная хроника. Страница 40
  5. Татарская энциклопедия / гл. ред. М.Х. Хасанов. – Т. 1. – Казань, 2002.
  6. М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозәйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевсᴋи, Бирсᴋи и Уфимсᴋи уезды)(үле сылтама)
  7. Деятели револүционного движения в России, archived from the original on 2011-06-10, retrieved 2011-06-14