Тимер юл транспорты
Тимер юл транспорты | |
Код МСОК 4 | 491 |
---|---|
Тимер юл транспорты Викиҗыентыкта |
Тимер юл транспорты — йөкләрне һәм пассажирларны тәгәрмәчле транспорт чаралары белән рельс юллары буенча йөртүче җир өсте транспорты төре.
Кулланылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күп кенә илләрдә транспортның барлык төрләре арасында тимер юл транспорты төп урынны алып тора, бу аның универсальлеге белән аңлатыла: икътисадның барлык тармакларына хезмәт күрсәтү һәм халыкның барлык климат зоналарында да диярлек пассажирлар йөртүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.
Тимер юл транспортының төп өстенлекләре: күпләп йөк ташу сәләте; зур араларга массакүләм йөк ташу нәтиҗәлелеге; чагыштырмача зур тизлек; ышанычлылык һәм иминлек; ташуларның үзкыйммәте түбән; башка төр транспортка караганда әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы азрак[1].
Һәр илдә тимер юл транспорты өлеше икътисадый-географик, демографик һәм башка факторларны исәпкә алып барлыкка килә.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кеше йөкне үзе тарткан борынгы тимер юллар б. э. кадәр VI гасырга карый; аның уйлап табучысы булып җиде акыл иясенең берсе Периандр санала. Тимер юллар Бөекбританиядә XVIII һәм XIX гасырларда мөһим энергия чыганагы булган пар машинасын уйлап табудан соң чәчәк ата.
1880 нче елларда беренче электр поездлары, шулай ук трамвай һәм тоннель барлыкка килә. 1940-нчы еллардан башлап, күпчелек илләрдә электрлашмаган тимер юллар паровозларны дизель- электр белән алыштыра башлыйлар, бу процесс 2000-нче елда тәмамлана диярлек. 1960-нчы елларда Япониядә һәм башка берничә илдә электрлаштырылган югары тизлекле тимер юллар барлыкка килде.
Тимер юл транспортының үсеше, төшүе һәм торгызылу тарихын кулланылган энергия белән билгеләнгән берничә чорга бүлеп була.
Тимердән ясалган беренче юл, агач рельслар өстендә чуен түшәм рәвешендә, 1768 елда салынган. Бу яңалык төрле колея үлчәүләренә мөмкинлек бирә. 1790-нчы елларда Бөек Британиядә тулы тимер рельслар барлыкка килә башлады. 1788 елда Петрозаводск шәһәрендә Россиянең беренче тимер юлы булган «Чуен тәгәрмәчле юлүткәргече»төзелә.
Россия Федерациясендә аның киң территориясе һәм табигый үзенчәлекләре, эшкәртү предприятиеләреннән чимал базасы ерак булган тимер юл транспорты транспорт системасының нигезен тәшкил итә. Барлык транспорт төрләренең (торба үткәргеченнән башка) йөк әйләнешенең 80% тан артыгын, ерак һәм шәһәр яны поездларында гомуми файдаланудагы транспортның пассажирлар әйләнешенең 40% тан артыграгын тимер юл бирә.
Россия тимер юллары — иң зур, яхшы үсеш алган, динамик һәм нәтиҗәле эшләп килүче система. Илнең тимер юл челтәре 85 мең км дан артык озынлыкка ия [2]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Железные дороги // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Железные дороги, в техническом отношении // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Согласно этим данным 2010 елның 11 октябрь көнендә архивланган., железные дороги безопаснее как по помильному, так и по почасовому показателю, в то время как авиация является безопасной только по первому показателю
- ↑ ОАО «РЖД» сегодня, archived from the original on 2020-09-09, retrieved 2020-08-17
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Железная дорога// Большая советская энциклопедия
- Схема Железных дорог Евразии 2020 елның 1 август көнендә архивланган.
- «Паровоз ИС». Российский железнодорожный портал. әлеге чыганактан 2012-12-11 архивланды.
- Колеи железных дорог мира. әлеге чыганактан 2012-12-10 архивланды.