Эчтәлеккә күчү

Нәүрүзгөл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәүрүзгөл latin yazuında])
Нәүрүзгөл
Халыкара фәнни исем Primula L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон первоцветные[d]
Таксономик төр P. veris[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Ботанический словарь, 1878[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 59(2)[d], Флора СССР[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 3[d]

 Нәүрүзгөл Викиҗыентыкта

Нәүрүзгөл, бадьян чәчәк, яки примула (лат. Prímula) — Арчанчәчәклеләр (Ericales) тәртибенең Нәүрүзгөлчәләр (Primulaceae) семьялыгына керүче үләнчел үсемлекләр ыругы. Күпчелек төрләре — матур чәчәк атучы тәбәнәк үләннәр.

Ыругның фәнни исеме латин телендәге prímus (беренче) сүзеннән килеп чыга һәм чәчәкнең күп кенә төрләре иртә язда беренчеләрдән булып, кайвакыт кар катламы тулысынча эреп беткәнче үк чәчәк атуы белән аңлатыла. Русча исеме дә шуннан килеп чыккан. Татарча һәм башка кайбер төрки телләрдәге исеме фарсыча نوروز [noːˈɾuːz] «nōg rōz» — «яңа көн» сүзеннән алынган.

Ботаник тасвирламасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәүрүзгөл ыругы вәкилләре — күпьеллык, сирәк икееллык һәм берьеллык үләннәр. Кайбер төрләре мәңге яшел яки ярым мәңге яшел үсемлекләр - алар кар астына китәләр яки яшел яфраклары кар астыннан тишеп чыгалар.

15–30 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, куе нәзек тамырлардан тора. Яфраклары гади, бөтен, тамыр яны таралгысына урнашканнар. Өслекләре җыерчыклы, кайвакыт төкләр белән капланган, кырыйлары дулкынсыман, бәрхетсыман, тешле булырга мөмкин. Яфрак пластинкасы саплы яки утыручан . Кайбер төрләрнең яфраклары һәм башка органнары аксыл онлы катлам белән капланган (farina латинчадан тәрҗемәдә — «он» сүзен аңлата)[3], шул исәптән бакча культиварларында. Чәчәкләре 5 өлешле, хуш исле, төрле төсләрдә булалар, чатыр, чук, башчык, башаксыман һ.б. чәчәк төркемнәренә берләшәләр. Кайбер төрләренә гетеростилия хас - аларда ике морфа бар. Беренче морфаның җимешлеге серкәчләрдән кыскарак, икенчесенең озынрак. [4] Эре касәле нәүрүзгөл киң эре чәчәк касәләре белән аерылып тора. Җимеше коңгырт төстәге күборлыклы тартмачык. Иртә язда чәчәк аталар. Җимешләре июнь–июльдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.


Чәчәк ату, кагыйдә буларак, озакка сузыла, әмма эфемероидлар да очрый. Язгы һәм җәйге чәчәк атучы төрләрне аералар.

Җимеше — тармачык.

Таралу һәм экология

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәүрүзгөлчәләр семьялыгының иң күпсанлы ыругы. Төрле авторлар мәгълүматлары буенча, Төньяк ярымшарның дымлы һәм уртача климатлы районнарында үскән 430-500 һәм аннан да күбрәк төрне үз эченә ала. ТР территориясендә 2 төр — язгы нәүрүзгөл (P. veris) Кама һәм Идел алдында, эре касәле нәүрүзгөл (P. macrocalyx) Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Урманнарда, урман буйларында, аланнарда, болыннарда үсә.[5] Нәүрүзгөлләрнең күп төрләре декоратив үсемлекләр, алар бакча примулаларының күп санлы сортларын чыгару өчен кулланыла.

Күпчелек төрләре — гемикриптофитлар. Яфраклары тамыр яны таралгысына җыелган, бу киләсе сезонга кадәр яңарту бөреләрен сакларга ярдәм итә.

Дымга карата күпчелек төрләре — мезофитлар яки кайчакта гигрофитлар. Нәүрүзгөлләр елга ярларында, дымлы көтүлек тигезлекләрендә, бозлыклар һәм тау инешләре янындагы тауларда үсә.

Кайбер төрләре — литофитлар — тауларда, Альп һәм субальп билбауларында, ташлы туфрак шартларында яки кыя ярыкларында үсә.

Аерым төрләре (P. borealis, P. nutans, P. stricta) галофитларга карыйлар, тозлы яр буе территорияләрендә үсәләр.

Кайбер төрләре эфемероидларга карый[6].

Күпчелек төрләрне бөҗәкләр серкәләндерә, әмма үз-үзен серкәләндерүче төрләр дә очрый.

Алла нәүрүзгөле (Primula deorum), Витоша таулары эндемигы, Болгария

Нәүрүзгөлләрнең 400 дән артык төре булса да, аларның якынча 75% Гималайларның көнчыгыш өлешендә һәм Көнбатыш Кытай (Юньнань провинциясендә) очрый һәмтөрлелек үзәген тәшкил итә. Башка төрлелек үзәкләре булып Көнбатыш Азия тора (Кавказ, Пиренейлардан Альплар аша Карпатларга кадәр Европа тау сыртлары), Көнчыгыш Азия һәм Төньяк Американың көнбатыш өлешендәге таулар. Нәүрүзгөлләр Төньяк Американың, Европаның һәм Азиянең тауларында яки югарырак киңлекләрендә, шулай ук Көньяк Америкада, Африкада (Эфиопия таулары) һәм тропик Азиядә (Ява һәм Суматра утраулары) очрый. Төньяк Америкада 25 төргә якын очрый (биш секциядә тәкъдим ителгән).

Таулардагы әйләнә-тирәлек шартларының контрастлылыгы экосистемаларның һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүче төрләрнең күптөрлелеген билгели. Биеклекләр билбавының тулы спектры аркасында, бу өлкә экосистема, ценотик һәм популяция-төр дәрәҗәләрендә Нәүрүзгөлнең биологик төрлелегенең югары дәрәҗәсе белән характерлана. Тау районнарының Primula төрләре яңа формаларының барлыкка килү тизлеге белән аерылып тора[7]. Тау экосистемалары бу төрнең күп кенә декоратив төрләренең килеп чыгыш үзәкләре, алар кеше тарафыннан киң үстерелә[7].

Нәүрүзгөлләр Төньяк ярымшарның дымлы һәм уртача климатлы төбәкләрендә, башлыча урманнарда, тигезлек болыннарында, альп болыннарында, тигезлек һәм болын тундраларында очрый.

Мәгънәсе һәм кулланылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп кенә төрләре популяр декоратив үсемлекләр. Кайбер төрләре культурада таләпчән түгел, башкалары киресенчә тәҗрибәле бакчачылар коллекциясе объекты булып тора һәм аерым шартлар таләп итә. Нәүрүзгөлләрне бордюрларда, Альп тауларында, контейнерларда үстерәләр. Кайвакыт бина эчендә, балкон тартмаларында, террасаларда сезонлы бизәк буларак кулланалар. Үстерелгән сортлар саны, бакчачылык тармагыннан алынган керемнәр күзлегеннән караганда, алар белән бары тик Рододендроннар (Rhododendron) һәм розалар (Rosa) культуралары гына чагыштырыла ала.

Нәүрүзгөлнең төрле төрләре нектар бирә, әмма озын чәчәк бүрәнкәсе аркасында бал кортлары аны аз күләмдә җыялар.

Дару үсемлекләре. Тамырларында сапониннар, эфир майлары, гликозидлар, яфракларында С витамины бар. Тамырларыннан ясалган төнәтмә какырык чыгару, бәвел кудыру һәм тирләтү чарасы буларак кулланыла; яфраклары гипо- һәм авитаминоз вакытында файдаланыла.[8]

Нәүрүзгөлләр Европаның авыл җирлекләрендә гадәти үсемлекләр. Алар искиткеч язгы чәчәкләр, авыл җирле халкына һәм анда кунак булучыларга бик ошыйлар, проза һәм шигырьләрдә алар турында күп язалар[4].

1905 елда баронесса Орци "Кызыл Нәүрүзгөл"романын бастырган, анда бу кушаматны француз инкыйлабы вакытында аристократларга гильотинадан качарга ярдәм иткән Британия шпионы йөртә. Роман бик популяр булган, һәм XX гасырда Нәүрүзгөлләр (Кара, Тартан, Америка нәүрүзгөлләре) дип кешеләрне фашистлардан коткарган берничә чын шәхесне атаганнар. Әмма бу романның оригиналь исеме (ингл. The Scarlet Pimpernel) инглизчә нәүрүзгөлне түгел, ә башка үсемлекне, шулай ук Нәүрүзгөлчәләр семьялыгына караган Anagallis arvensis төрен аңлата.

Primula minima (Кечкенә нәүрүзгөл) СССР почта маркасында, 1981 ел

Бу чәчәк хөрмәтенә 1921 елда ачылган (970) Примула астероиды аталган.

Кайбер элеккеге классификацияләрдә бу ыруг 6 асыруг һәм 38 бүлеккә бүленгән булган[9]. Хәзерге классификациядә (APG IV) мондый таркату кулланылмый.

  • Aleuritia — 20 секция
  • Aleuritia[10], Amethystina, Armerina, Capitatae, Cordifoliae, Crystallophlomis, Denticulata[11], Dryadifolia, Fedtschenkoana, Glabra, Minutissimae, Muscarioides, Oreophlomis, Petiolares, Proliferae[12], Pulchella, Sikkimensis, Soldanelloides, Souliei, Yunnanensis
  • Auganthus — 9 секция
  • Auganthus, Bullatae, Cortusoides, Malvacea, Monocarpicae, Obconicolisteri, Pinnatae, Pycnoloba, Reinii
  • Auriculastrum — 4 секция
  • Auricula, Cuneifolia, Dodecatheon, Parryi
  • Carolinella — 3 секция
  • Carolinella, Chartacea, Davidii
  • Primula — 1 секция
  • Primula
  • Sphondylia — 1 секция
  • Sphondylia

Primula L. Species Plantarum 1: 142. 1753.

Нәүрүзгөл ыругы Арчанчәчәклеләр (Ericales) тәртибенең Нәүрүзгөлчәләр (Primulaceae) семьялыгына карый. Әлеге тәртип Астеридлар → Суперастеридлар → Эвдикоталар → Чәчәкле үсемлекләр кладаларына керә.

Primula anisodora
Primula denticulata
Primula veris (Язгы нәүрүзгөл)
Primula vulgaris (Гади нәүрүзгөл)
Төрле төстәге нәүрүзгөлләр

Кайберләре:

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Что такое фарина. primulagarden.ru. 2024-02-19 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Richards, 2014
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/nrzgl Онлайн - энциклопедия Tatarica
  6. Серебряная Ф. К. {{{башлык}}} // Медицинский альманах : журнал. — № 3. — С. 209–211.
  7. 7,0 7,1 Астамирова М.а-М {{{башлык}}} // Вестник Красноярского государственного аграрного университета. — В. 2. — С. 52–55. — ISSN 1819-4036.
  8. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/nrzgl Онлайн - энциклопедия Tatarica
  9. По данным сайта GRIN (см. карточку растения).
  10. Секция мучнистых примул (Fariaosa, Aleuritia). flower.onego.ru. 2024-02-13 тикшерелгән.
  11. Секция зубчатолиетных примул (Denticulaia). flower.onego.ru. 2024-02-13 тикшерелгән.
  12. Примула. flower.onego.ru. 2024-02-13 тикшерелгән.
  • Primula // Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.
  • Федоров Ан. А. Сем. CXXVI Первоцветные (Primulaceae), Род 1114 Первоцвет (Primula) // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1952. — Т. 18 / ред. тома Б. К. Шишкин, Е. Г. Бобров. — С. 111. — 802 с. — 3000 экз.
  • [ Нәүрүзгөл] — ЗСЭ
  • Примула // Полупроводники — Пустыня. — М. : Большая российская энциклопедия, 2015. — С. 510——511. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 27). — ISBN 978-5-85270-364-4.
  • Святковская Е., Тростенюк Н. Примулы для северного сада // Цветоводство. — 2008. — № 3. — С. 20—21.