Көрәк
Внешний вид
Көрәк — яссы турыпочмаксыман, сапка утыртылган, ешрак туфракны казу, чистарту, күчерү өчен кулланылган кул инструменты. Сугыш вакытында, шулай ук, корал буларак та кулланылган.
Көрәк төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Очлы көрәк — яссы, очланган формадагы көрәк. Авыл хуҗалыгында һәм казу эшләрендә кулланыла. Өстендә аяк табаны өчен бекләнмәләре дә бар.
- Шакмак көрәк - археологиядә кулланылучы очлы көрәкнең бер төре, аннан квадрат, тигез яннары белән аерыла.
- Соскыч көрәк — коелучы, вак йөкләр белән эшләүгә ясалган тирән, бекләнмәле көрәк. Һәрбер төр йөк өчен үзенең төре була.[1] Ком көрәге — турыпочмак формасында; иген көрәге — зур соскыч көрәк; измә көрәге — зуррак тирәнлек белән эшләнгән, күмер көрәге — очланган өчпочмак формасында була.
- Кар чистарткыч көрәк — соскычы зур булган соскыч көрәкнең бер төре. Күбесенчә фанерадан, пластиктан, аллюминийдан эшләнә. Агачтан эшләнсә- йөрткеч кар көрәге дип атала.
- Чүп-чар соскычы — кыска саплы чүп җыю көрәге.
- Икмәк көрәге — аш-су бүлмәсендә кулланылучы көрәк.