Эчтәлеккә күчү

Кояш ашау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кояш ашау latin yazuında])
Кояш ашау
Сурәт
 Кояш ашау Викиҗыентыкта

Кояшта яну, тән каралу. Кояш ашауның файдасы — псориаз (касмаклы тимрәү), экзема, нейро- дерматит кебек тире авыруларының төзәлеп кимүе, Ә витамины ясалу, организмның кальций, фосфорны үзләштерүе яхшыру, ә бу үз чиратында сөякләрнең, мускулларның ныгуына, канның оешучанлык сәләте яхшыруга китерә. Зыяны — тиренең пешүе, аның эластиклыгы югалу, сәлперәюе, җыерчык, пигментлы таплар барлыкка килү; тиредә картаю процессының көчәюе һәм тизләшүе; тиредә яман шеш барлыкка килү куркынычы арту. Шикәр чиреннән газапланучыларга, калкансыман бизләре белән проблема ; булган кешеләргә дә ультрамиләүшә нурлар тискәре тәэсир итә.

Кояштан саклый торган кремнар белән файдаланырга өйрәнсәк тә, кызынучылар арасында тиресе пешмәгәннәр аз. Артык кызыну нәтиҗәсендә янган тире куба, һәм кешенең тиресе кубалаклана. Кайбер кагыйдәләрне белгән кешеләр кремны кызыныр алдыннан гына түгел, кызынуны * төгәлләгәннән соң да кулланалар. Бу дөрес! Кремны ял итү вакытында гына түгел, өйгә кайткач та сөртергә кирәк.

Кояшта булганнан соң, тире үзенә кирәкле дымны югалта, дым җитмәгәч, . сыгылмалык бирүче коллаген (җепселле аксым) ясалу кими. Кояшта янган ’ урыннарга сөртер өчен пантенол, актовегин, бепантен, солкосерил дип аталган дару майларын кулланалар. Халык чараларыннан угычта уылган 1 бәрәңге боткасы ярдәм итә, аны янган урыннарга (20-30 минутка) сылыйлар.

Кояш ашаган урынны дымландырып, су балансын элекке хәленә кайтару мөһим. Моның өчен барлык дымландыра торган кремнарны кулланырга ' ярый. Иң яхшысы—составында А, Е витаминнары булганнары. А витамины тиренең өске катламын элекке хәленә кайтару максатыннан, аны тукландыра, дымландыра, эластиклык бирә, ярсуын киметергә, кубалаклануын бетерергә ярдәм итә. Е витамины күзәнәкләрне картаюдан һәм үтә нык кибүдән саклый. Антиоксидлаштыргычлар (кеше һәм хайван организмында барлык тукымалар һәм күзәнәкләр өчен кирәкле биохимик компонентлар) ирекле 5 радикалларны нейтральләштерәләр. Алар тире күзәнәкләрендә матдәләр алмашын тәртипкә китерәләр, саклану сыйфатын көчәйтәләр, картаюга юл куймыйлар. Антиоксидлаштыргычларга А, Е витамины, С, В, РР витаминнары, селен, цинк, тимер һәм башкалар керә. Шул ук вакытта линол, гамма-линол кислоталары, холестерол һәм аннан ясалган башка матдәләр файдалы дип исәпләнә. Составына алоэ, гиалуро н кислотасы кергән кремнар яхшы дымландыра. Хлорлы су белән юынырга киңәш ителми. Суга чәй, боз кушып, тонган су белән юынырга була. Ванна. душ кабул иткәннән соң, дымландыра торган крем куллану яхшы. Бер нәрсәне онытмаска кирәк; мунча, ак балчыктан ясалган битлек, җимеш кислоталары кояш ашау тәэсирен тизрәк бетерә. Тирене спирт, глицерин белән эшкәртү аның кибүенә китерә. Витаминнарны тышкы яктан гына түгел, эчкә кабул итү дә файдалы. Сыер бавыры, сөт, йомырка, шпинат, кишер, абрикос, көнбагыш мае белән салат ашасагыз, А витамины җитәрлек күләмдә ) керер. Җир җиләгендә, цитруслы җимешләрдә, эре тарттырылган оннан пешерелгән икмәктә А витамины күп була. Кыяклы үсемлекләр, кальмар : селен чыганагы булып исәпләнә. Диңгез продуктларында, гөмбәдә, кабак төшләрендә цинк күп була, ул коллаген, эластин барлыкка килүенә ярдәм итә.

Таләпчән диеталарны онытыгыз! Алар гадәти вакытта да тискәре йо­ гынты ясыйлар. Өстәвенә тирене кояшта яндырып җибәрсәң, корылык ' һәм җыерчык ясалу мөмкинлеге тагын да артып китә.

Сүз уңаеннан шуны искә алыйк: җәй уртасында ультрамиләүшә нурланыш иң югары күрсәткечкә ирешә. Ультрамиләүшә нурланышның тәүлек күлә­ менең 50 % ы көндезге сәгатьләргә (өйлә тирәсендәге 4 сәгать) туры килә. Көн уртасына 3 сәгать кала һәм аннан 3 сәгать узгач вакыттагыга караганда, ? көн уртасында ультрамиләүшә нурланыш 10 тапкыр куәтлерәк була.