Калып:Баш бит/Вакыйгалар/6 август
Внешний вид
Атом-төш коралын тыю өчен халыкара көрәш көне
- 1806 — Изге Рим империясе таркала.
- 1809 — инглиз шагыйре Альфред Теннисон туа.
- 1896 — Мадагаскар француз колониясе булып игълан ителә.
- 1905 — Русия империясенең Дәүләт Думасын оештыру турында канун чыга.
- 1940 —
Эстония ССРБ составына керә.
![Рифкать Исрафилов](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/9/90/Israfilov.jpg/100px-Israfilov.jpg)
- 1941 — театр режиссеры Рифкать Исрафилов дөньяга килә.
- 1945 — АКШ атом бомбасы белән Хиросима шәһәренең күпчелек өлеше хәрәбәгә әйләнә.
- 1965 — Бөекбританиядә «The Beatles» төркеменең «Help» исемле дүртенче альбомы чыга.
- 1990 — татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график һәм скульптор Бакый Урманче вафат була.