Бөтендөнья татар конгрессы
Бөтендөнья татар конгрессы | |
Баш-фатир: |
Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5 |
---|---|
Оешма төре: |
иҗтимагый оешма |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
Милли шура рәисе | |
Башкарма комитеты җитәкчесе | |
Хокуки идарәчесе | |
Бөтендөнья татар конгрессы, Всемирный конгресс татар |
Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче Татарстан Республикасында төркәлгән табышсыз төбәкара иҗтимагый оешма.<[1][2] Хокуки мәсьәләләрдә җаваплы җитәкчесе (рус. управляющий делами) — «Бөтендөнья татар конгрессы» Татарстан Республикасы иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров.[3]
Конгресс тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Россия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала. VII чираттан тыш съездның пленар утырышында яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне «Бөтендөнья татар конгрессы»ның әлеге уставы Юстиция министрлыгында теркәлә. Таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331. Бирелү вакыты: 25 июль, 2018 ел.
Эшчәнлекнең төп максатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар халкын берләштерү;
- Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
- Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.
БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар[4]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Россиянең татар авыллары" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
- “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы
- “Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды
- “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
- Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы
- Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте
Корылтайлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- I корылтай — Казан, 1992 ел.
- II корылтай — Казан, 28-29.08.1997 ел
- III корылтай — Казан, май 2002 ел
- IV корылтай — Казан, 12-15.12.2007 ел
- V корылтай — Казан, декабрь, 2012 ел
- VI корылтай — Казан, 2-6 август, 2017 ел
- VII чираттан тыш корылтай — Казан, 19-22 июль, 2018 ел
- VIII корылтай («съезд») — Казан (Казан-Экспо), 30 июль-2 август, 2022 ел[5]
Җитәкчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936 елда туган), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче.
2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948 елда туган), җәмәгать эшлеклесе,тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты. 2017—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе.
2017 — Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы (1963 елда туган), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.
2020 — Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе — Данис Шакиров. 2011 елда Татар конгрессына референт булып килгән, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшләгән. 2015 елның җәеннән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары[6].
2022 ― Чаллы бүлеге җитәкчесе ― Факил Сафин[7][8].
БТК Милли Шурасы президиумы әгъзалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]БТК комитетлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2022 елның ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар оештырыла: [9]
- Милли мәгариф һәм фән (җитәкче - Дания Заһидуллина),
- Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Ркаил Зәйдуллин),
- Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче - Илшат Әминов),
- Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче – Ринат Насыйров),
- Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр, (җитәкче – Данис Шакиров),
- Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче – Рәфыйк Мөхәммәтшин),
- Татар тарихы һәм заман (җитәкче - Дамир Исхаков).
БТК басмалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Милләт»
- «Халкым минем» (2010-2019)
- «Татарлар» (2019 елдан)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гомуми мәгълүмат
- ↑ МЕЖРЕГИОНАЛЬНАЯ ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ "ВСЕМИРНЫЙ КОНГРЕСС ТАТАР" (рус.)
- ↑ Всемирный конгресс татар: Контакты (рус.)
- ↑ http://tatar-congress.org/turynda/btk/
- ↑ Программа проведения VIII Съезда Всемирного конгресса татар
- ↑ Ринат Закиров Татар конгрессы җитәкчесе вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 25.09.2020
- ↑ Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп сайланды. Татар-информ, 9.06.2022
- ↑ Ляля Гайфутдинова.Факиль Сафин возглавил местное отделение Всемирного конгресса татар. Челнинские известия, 9.06.2022
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура комитетлары һәм бюросы төзелде. Татар-информ, 22.11.2022
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале • Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары
- Россия Империясе мөселманнарының җыены • Россия татар шәкертләренең корылтае
- Совет Россия мөселманнарының корылтайлары: 1 • 2 • Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы
- Идел-Урал республикасы төрки-татарларның Милләт Мәҗлесе • Милли Идарәсе
- XX-XXI гасыр татарларының Милли Мәҗлесе • Бөтентатар иҗтимагый үзәге
- Төркем:Татар иҗтимагый оешмалары • Төркем:Татар милли хәрәкәте
- Бөтендөнья уйгыр конгрессы
- Төрки шура