Эчтәлеккә күчү

Бартер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бартер latin yazuında])
Бартер
Сурәт
 Бартер Викиҗыентыкта

Бартер — сәүдә итүнең акча түләмичә үзара әйберләр алмашуга нигезләнгән бер төре, бер товарларны яки хезмәт күрсәтүләрне башкаларына акча кулланмыйча гына турыдан-туры алмашу. Мондый очракта алмашына торган әйберләрнең чагыштырма күләмнәре, кагыйдә буларак, продукция сыйфатына, базардагы бәяләренә һәм алмашына торган әйберләрне китерү-тапшыру шартларына карап билгеләнә. Алыш-биреш килешүе илдә җитештерү бик нык кимегәндә, товарларга кытлык булганда, гамәлдәге икътисади элемтәләр какшаганда, бурычларны түләү мөмкинлеге булмаганда һәм акча кадерсезләнгәндә, кыйммәте төшкәндә кулланыла.

Бартер вакытында товар алмашуда катнашкан һәр як үзенә кирәкле әйбере булган һәм аның товарын алырга әзер торган партнерны табарга тиеш була. Алмашу нияте белән җитештерелгән әйберләр никадәр күбрәк булган саен, мондый принциплар буенча алмашу да шулкадәр кыенлаша бара.