Мирсал Исмәгыйлев
Мирсал Исмәгыйлев (25 декабрь 1931 ел — 24 апрель 2010 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәр, табиб-психиатр. 1959-1980 елларда Исәнгол үзәк район хастаханәсенең баш табибы. «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1976).
Мирсал Исмәгыйлев | |
---|---|
Туган | 25 декабрь 1931[1] Абзан, Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
Үлгән | 24 апрель 2010 (78 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб, hospital chief executive officer |
Эш бирүче | Исәнгол |
Биографиясе
үзгәртүМисал Зәйнәгабдин улы Исмәгыйлев 1931 елның 25 декабрендә Башкорт АССРның Зиянчура районы Абзан авылында колхозчы гаиләсендә туа[2].
Үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, бераз прокуратурада, район газетасында җаваплы секретарь, Баеш урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Аннары Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.
1957 елда яшь белгеч туган авылы Абзанга табиб булып эшкә кайта. Участок хастаханәсендә хирург булып хезмәт эшчәнлеген башлый.
1959 елда Исәнгол үзәк район хастаханәсенә эшкә күчерелә.
1968—1972 елларда Красноусол шифаханасендә — бүлек мөдире, шул ук вакытта җәмәгать эше — фирка оешмасы секретаре эшен алып бара.
1973—1980 елларда Зиянчура районы Исәнгол үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазыйфасын башкара.
Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында район хастаханәсендә табиб-психиатр булып эшли[3].
Зиянчура районының мактаулы гражданы (2009).
Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны.
2010 елның 24 апрелендә вафат була.
Җәмәгать эшчәнлеге
үзгәртү- Мирсал Исмәгыйлев үзе эшләгән поликлиникада музей ача. Биредә районда эшләгән һәм эшләп киткән табиблар, сәламәтлек саклау эшенең элеккеге һәм хәзерге вакыттагы казанышлары турында күп мәгълүмат тупланган;
- Генерал Миңлегали Шайморатов җитәкчелегендәге 112-нче Башкорт атлы дивизиясе составында сугышкан яугир-зианчуралылар турында материаллар җыя;
- Башкорт АССР Югары Советының беренче рәисе Рәхим Кирәй улы Ибраһимовның туган төбәгендә аның җитәкчелегендә музей ачыла.
- 2009 елда «Зиянчура районының сәламәтлек саклау хезмәте: кичә һәм бүген» («Здравоохранение Зианчуринского района: вчера и сегодня») исемле бай мәгълүматлы китап чыгара[3].
Китаплары
үзгәртү- Исмагилов М.З., Здравоохранение Зианчуринского района: вчера и сегодня [Текст]: очерки о становлении здравоохранения района /М.З. Исмагилов , Исянгулово.- 2009.- С.144
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1966);
- «Хөрмәт билгесе» ордены кавалеры (1976);
- «Хезмәт ветераны» медале
Хәтер
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 https://web.archive.org/web/20211224110756/https://xn--90alp4b.xn--p1ai/index.php/literaturnaya-karta/160-ismagilov-mirsal
- ↑ Литературная карта. МИРСАЛ ИСМӘҒИЛЕВ. МАУК «Зианчуринская межпоселенческая центральная библиотека». Официльный сайт 2021 елның 24 декабрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 24 декабрь 2021)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Зианчуринский историко-краеведческий музей/ Мидхат Асылбаев(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Мидхат Асылбаев. Посвятил жизнь медицине. Газета «Зианчуринские зори», 19 марта 2019 года(рус.)(Тикшерелгән 24 декабрь 2021)
- Зианчуринский историко-краеведческий музей/ Мидхат Асылбаев(рус.)
- Литературная карта. МИРСАЛ ИСМагилов. МАУК «Зианчуринская межпоселенческая центральная библиотека». Официальный сайт 2021 елның 24 декабрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 24 декабрь 2021)