Төрки халыклар
Внешний вид
(Төркиләр битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Төркилә́р – күп кардәш халыкларны берләштергән этнотелле төркем. Тулаем төрки халыклар саны 250 миллионан артык.
Төрки халыклар классификациясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге тел белемендә төрки телләрнең классификацияләре гаять күп. Бу классификацияләр төрки халыкларның географик урнашуына, төп тел үзенчәлекләренә һәм тарихына нигезләнгән. Беренчеләрдән булып төрки халыкларның классификациясен 11 гасырда Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгать эт-төрк» хезмәтендә бирелә. В. В. Радлов, Ю. Немет, А. Н. Самойлович, С. Е. Молов, В. А. Богородицкий, Н. А. Баскаков, Габдрахман Сәгъди кебек галимнәр дә үз классификацияләрен тәкъдим иттеләр. Хәзерге төрки тел белемендә Баскаков тәкъдим иткән түбәндәге классификация иң дөрес дип санала.
- Көнбатыш төркиләр
- Карлук астөркеме
- Угыз астөркеме
- Угыз-болгар халыклары
- Угыз-сәлҗүк халыклары
- Угыз-төрекмән халыклары
- Төрекмәннәр
- Трухменнар
- Хорасан төркиләре
- Афшарлар
- Карапапаклар
- Саларлар
- Угыз астөркеме
- Көнчыгыш төрекләр
Төрки телләр үсешендә тарихи чорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алтай чоры (хронологик чикләре билгеле түгел).
- Хун чоры (б. э. к. 3 гасыр — б. э. 5 гасыры).
- Борынгы төрки чор (5 гасыр — 10 гасыр).
- Урта төрки чор (10 гасыр — 15 гасыр).
- Яңа төрки чор (15 гасыр — безнең көннәр).