Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге
Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге | |
Нигезләнү датасы | 1945[1][2] |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Ана ширкәт | Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[3] |
Рәсми веб-сайт | knc.ru(рус.)[1] |
Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Викиҗыентыкта |
[1]Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, РФА КФҮ (рус. Казанский научный центр Российской академии наук, КазНЦ РАН) — Россия фәннәр академиясенең Казан шәһәрендәге төбәк фәнни үзәге. 1945 елның 13 апрелендә ССРБ Фәннәр акдемиясенең Казан филиалы буларак оештырылган. РФА КФҮ составына 5 институт (Органик һәм физик химия инсититуты, Казан физикка-техника институты, Казан биофизика һәм биохимия институты, Механика һәм машиналар төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) керә.
Институтлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге составына түбәндәге академик институтлар керә:
Россия Фәннәр академиясенең Идел буенда иң эре физик-химик һәм химик-биологик тикшеренү үзәге. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре — фосфор химиясе, гетеро- һәм макроциклик кушылмалар, углерод һәм элементоорганик нанокластерлар; биологик актив препаратлар төзү; нефть химиясе һәм геохимия; молекуляр, супрамолекуляр һәм наноүлчәмле системаларның стереохимия һәм кристаллохимиясе; функциональ материаллар диагностикасы. Органик һәм физик химия институты Россиядә дарулар сыйфатына дәүләт контроле буенча беренче төбәк үзәге булдырылган. Институт фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен алуга кандидатлар сайлауда актив катнаша.
- ;Е.К. Завойский исемендәге Казан физик-техник институты
Казан физик-техник институтының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: конденсацияләнгән мохитләрне, шул исәптән үткәргечләр һәм сыек кристалларны тикшерү; тиз ага торган процессларны тикшерү өчен яңа магниторезонанс, оптик һәм акустик ысулларны; микроэлектрониканың физик һәм физик-химик нигезләрен, каты җисемнәрнең өслеген диагностикалау, яңа буын медицина приборларын тикшерү.
- Казан биохимия һәм биофизика институты
Ул институтта үсемлек күзәнәкләренең сигнал системалары һәм аларның җайлашу һәм иммунитетта роле; үсемлек күзәнәкләрен үстерү һәм дифференциацияләү механизмнары; ферментларның структурасы, динамикасы һәм функцияләре; нейромедиациянең һәм хеморецепциянең молекуляр механизмнары; хайваннарда һәм үсемлек күзәнәкләрендә транспорт процесслары механизмнары өйрәнелә.
- Механика һәм машина төзелеше институты
Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре булып йока стеналы конструкцияләрнең механикасы, гидро- аэро- сыгылмалы һәм дулкын системаларының механикасы.
- Энергетика проблемаларының тикшеренү үзәге (Академэнерго)
Жылылык массасы алмашы, энергетикада һәм сәнәгатьтә термодинамика; ресурс һәм энергияне сак тоту технологияләрен һәм җайланмаларын эшләү; органик чималдан энергия җитештерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге тикшеренүләр; үсеш стратегиясен комплекслы тикшеренүләр үткәрә фәнни үзәк.
Сылтанмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры