Чакмагыш (авыл)
Чакмагыш | |
баш. Саҡмағош | |
Нигезләнү датасы | 1765 |
---|---|
Рәсми исем | Саҡмағош |
Рәсми тел | рус теле һәм башкорт теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Чакмагыш авыл шурасы[d][1] һәм Чакмагыш районы |
Административ-территориаль берәмлек | Чакмагыш авыл шурасы[d][1], Чакмагыш районы, Бәләбәй кантоны һәм Бәләбәй өязе |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 11 382 (2010)[2] |
Акча берәмлеге | ₽ |
Почта индексы | 452200 |
Беренче язма телгә алу | 1765 |
Чакмагыш Викиҗыентыкта |
Чакмагыш (баш. Саҡмағош, рус. Чекмагу́ш) ― авыл, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм Чакмагыш авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 10164 (1989), 11382 (2010), 12412 (2013) [3], 13024 кеше (2021).[4]
Почта индексы — 452200, 452201. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80256870001. [5]
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта, Калмаш елгасы кушылдыгы булган Чакмагыш елгасы буенда урнашкан.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылдан Чакмагыш ― Бүздәк ― Дәүләкән автомобиль юлы уза. Районны Кушнаренко ― Бакалы һәм Дүртөйле ― Бүздәк автомобиль юллары кисеп үтә. [6]
Куйбышев тимер юлының иң якын тимер юл станциясе ― Бүздәктә, ул 74 км ераклыкта урнашкан..
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чакмагыш авылына 1675 елда нигез салынган. [7] 1738, 1739, 1745 елларда йомышлы татарлар (мишәрләр), соңрак типтәрләр килеп урнаша. 1747 елда 17 хуҗалыкта ир-ат җенесеннән 57 кеше яшәве мәгълүм.[6]
1866-1930 елларда авыл ― Чакмагыш волосте үзәге.
1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, 1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны Чакмагыш һәм Рәҗәп волосьтлары территориясендә барлыкка килгән Чакмагыш районының үзәге итеп сайлана.[6]
1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе оеша.[6]
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | ||
---|---|---|
2002[8] | 2009[9] | 2010[10] |
11 204 | ↘11 018 | ↗11 382 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002 елгы җанисәп буенча, төп милләтләр — татарлар (72,1 %), башкортлар (23,1 %).[11]
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XX гасыр башында Чакмагышта 4 җәмигъ мәчете, ике мәдрәсә эшләгән. [12]
- Әдһәм-Бикә үзәк мәчете. 2010 елда төзелгән. [13]
- Мостафа мәчете, 2022 елда элекке сәүдә бинасын үзгәртеп ачылган. [14]
Икътисад, социаль өлкә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукцияне Чакмагыш механика заводы, Чакмагыш кирпеч заводы, «Чакмагыш сөт заводы» һәм «Чекмагуш-молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Чакмагыш» сәүдә-җитештерү берләшмәсе кулланучылар җәмгыяте җитештерә.[6]
Чакмагыш авылында 85нче санлы Чакмагыш һөнәри лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы, Балалар иҗаты үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе, "Олимпиец" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Яшьләр үзәге эшли.[6]
1964 елда Чакмагыш авылында туган якны өйрәнү музее оештырыла, анда 4 меңгә якын экспонат бар. [15]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Марат Азаматов (1941―2002), «Салават Юлаев» хоккей клубы тренеры (1990-1991).
- Гыйлемдар Баембәтов (1886―1933), публицист, җәмәгать эшлеклесе.
- Ильмир Баянов (1966), физика-математика фәннәре докторы (2007), КАИ профессоры (2009).
- Рим Баянов (1930―1996), актер, режиссер. БАССР халык артисты (1980).
- Канзафар Усаев (1738-1804), дин әһеле-мулла (1757), Пугачев бригадиры (1774).
- Гөлназ Хатунцева (Бадыйкова, 1994), спортчы (велосипед спорты), Аурупа чемпионы (2021).
- Равмер Хәбибуллин (1933―2011), КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре (1987-1990).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
- ↑ Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
- ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
- ↑ Архивированная копия.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 О районе. 2022 елның 6 февраль көнендә архивланган. Муниципальный район Чекмагушевский район Республики Башкортостан
- ↑ Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
- ↑ Мечети, муллы и медресе Чекмагушевского края. Посреди России
- ↑ Центральная мечеть "Адхам-Бика" с.Чекмагуш
- ↑ Платон Федоров. В селе Чекмагуш в Башкирии открылась новая мечеть. 2023 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. bash.news, 08.11.2022
- ↑ Чекмагушевский историко-краеведческий музей
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
- Чекмагушевский район Республики Башкортостан. ВКонтакте
- История села Чекмагуш. 2023 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. Татары без границ