Губерна
Губерна (губирна,[1] гөбирна,[2] гөбернә,[3] рус. губерния) — 1708—1929 елларда булган Россия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге.
Губерна башында губернатор торган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр I-ның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар.
1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге калгайлыкларына үзгәртеп корылганнар. Берничә калгайлык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән.
1796—1797 елларда барлык калгайлыклар губерналарына үзгәртеп корыла, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрендә генә калдырылган.
ССБР дәверендә Госплан тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеш проекты эшкәртелә. Губерна-территориаль бүленеше 1923—1929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://yandex.ru/search/?text=губирна&lr=43&clid=2299248&win=305&lang=tt
- ↑ http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf
- ↑ https://yandex.ru/search/?text=гөбернә&clid=2299248&banerid=6301000000%3A58239dfad71b880017ebef89&win=305&lr=43
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тархов С. А. Историческая эволюция административно-территориального и политического деления России (Полностью статья опубликована в книге: Регионализация и развитие России: географические процессы и проблемы / Под редакцией А. И. Трейвиша и С. С. Артоболевского. Москва, Эдиториал УРСС, 2001, с. 191—213)