Эчтәлеккә күчү

Нидерланд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидерланд latin yazuında])
2 мар 2013, 16:22 юрамасы; EmausBot (бәхәс | кертем) (r2.7.2+) (Робот: ku:Holand-ны ku:Holenda-ка үзгәртте)
Нидерландлар Патшалыгы
Koninkrijk der Nederlanden
Нидерландлар
Байрак
Нидерландлар байрагы
Шигарь: «Je Maintiendrai
(
нидерл. Ik zal handhaven, тат. Мин саклармын)»
Ил көе: «Вильгельм ван Нассау»
Нидерландлар урнашуы
Бәйсезлек 1581нче елның 26 июлендә (Испаниядән)
Дәүләт төзелеше бәйсез федерация
Идарә итү формасы Конституцион патшалык
Рәсми тел нидерланд теле, (Фрисландиядә фриз теле)
Башкала Амстердам
Эре шәһәрләр Амстердам, Гаага, Роттердам
патшабикә Беатрикс
Премьер-министр Марк Рютте
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

41 526 км²
18,41%
Халык саны
– Барлыгы (2007)
– Тыгызлык

16 357 373 кеше
394 кеше/км²
Акча Евро
Тулаем эчке продукт $862,9 млрд.
ТЭП кеше башына $51 657
Вакыт UTC +1
Пәрәвез домены .nl
Телефон коды +31

Нидерла́ндлар Патшалыгы́ (Нидерла́ндлар, нидерл. Koninkrijk der Nederlanden) – Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Нидерландлар Төньяк диңгез белән юыла (451 км). Нидерланд күршеләре – Алмания (577 км) һәм Бельгия (450 км).

Илнең башкаласы булып Амстердам санала, ләкин дәүләтнең парламенты һәм хөкүмәте Гаага шәһәрендә урнашкан. Роттердам – илнең иң зур порты, шулай ук ул дөньяның иң зур портлары арасында тора, ә Утрехт – ил тимер юлларының үзәге. Гаага, Амстердам, Утрехт һәм Роттердам шәһәрләре Рандстад дип исемләнгән агломерацияне төзиләр, анда якынча 7,5 млн. кеше яши.

Кариб диңгезендә урнашкан Аруба утравы һәм Нидерландларның Антиль утраулары белән берлектә Нидерландлар Нидерландлар Патшалыгы дип исемләнгән дәүләтне төзиләр. Патшалык әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр Нидерландлар Патшалыгы Хартиясе (нидерл. Statuut voor het Koninkrijk der Nederlanden) белән көйләнә. Бу Хартия 1954нче елда кабул ителде.

Нидерландларны еш кына Голландия дип атыйлар, ләкин бу исем дөрес түгел, чөнки Төньяк һәм Көньяк Голландия бары тик Нидерландарның 12 провинциясеннең икесен генә тәшкил итә, ләкин бу өлкәләр иң алга киткән провинцияләр булу сәбәпле, Голландия исеме гадәткә төште.

Аурупа берлегенә керә.

Тарих

Нидерландларда инде соңгы Боз чорыннан башлап кешеләр яшәгәннәр. Кеше эшчәнлегенең иң иске эзенә 100 мең ел. Беренче кешеләр аучылар булганнар, һәм шулай ук азык-төлек җыеп гомер кичергәннәәр.

Римлылыр килгәндә, Нидерландларда алман кабиләләре яшәделәр(тубантлар, канинефатлар һәм фризлар монда инде безнең эрага кадәр 600 елында килделәр). Рим империясе вакытында Нидерландларның көньяк өлеше римлылар контроле астында булды.

Вильгельм I Оранлы

Урта гасырларда Аскы илләр (хәзерге Нидерландлар һәм Бельгия) Изге Рим империясенә кергән төрле графлык һәм герцоглыклардан торды. XVI гасырда Габсбурглар нәселе ярдәмендә алар бер дәүләткә берләштерелгән. Испан патшасы Филиппа II дәүләтне үзәкләштерергә торышты, ләкин Вильгельм I Оранлы җитәкләгән инкыйлаб ярдәмендә дәүләтнең бәйсезлеге игълан ителде. Рәсми рәвештә бу бәйсезлек бары Сиксәнъеллык сугыштан соң гына танылды (1568–1648 еллар).

XIX гасыр башында, француз окупациясе беткәч, Нидерландлар Оран нәселе җитәкчелегендәге патшалыкка әйләнделәр. 1830 елда Бельгия рәсми төстә Нидерландлардан чыкты һәм бәйсез патшалык булды. Люксембург бәйсезлекне 1890 елда алды. Либераль сәясәтчеләр басымы астында 1848 елда дәүләт конституцион монархлы парламент демократиясенә әйләнде. Әлеге сәяси халәт фашист окупациясе чорыны санамыйча, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Беренче дөнья сугышы вакытында Нидерландлар нейтралитетны сакладылар, ләкин Икенче дөнья сугышы вакытында 5 ел өчендә Алмания көчләре астында булдылар. Алман окупациясе вакытында Роттердам хөҗүмгә ия булды, аның нәтиҗәсендә шәһәрнең мәркәзе тулысынча җимерелде.

Сугыштан соң ил Америка Кушма Штатлары ярдәме белән тиз үсә башлады. Шуңа күрә Нидерландлар тиз индустриаль дәүләт була алды. Сәяси бәйсезлекне элеккеге колонияләр Индонезия һәм Суринам алдылар. Индонезия, Төркия, Марокко, Суринам илләренән зур иммиграциягә күрә Нидерландлар зур мөселман халкы белән бай булды.

1957 елда Нидерландлар Аурупа Берлегенең нигез салучылары арасында булды. Ләкин 2005 елда Аурупа Конституциясе буенча референдумда Нидерландлар халкының күпчелеге ризасызлык белдерде.

Географик мәгълүмат

Нидерландлар, иярченнән фотосүрәт.

Нидерландлар – тыгызлыгы буенча Аурупаның иң зур илләренән берсе.

Климат

Мелиорация

Административ бүленү

Административ бүленү
Провинцияләр Коры җир мәйданы,

мең км²

Халык саны,

мең кеше

Башкала
Гелдерланд

(Gelderland)

5,015 1533,7 (1970 ел)

1978,688 (2007 ел)

Арнем

(Arnhem)

Гронинген

(Groningen)

2,347 522,4 (1970 ел)

573,923 (2007 ел)

Гронинген

(Groningen)

Дренте

(Drenthe)

2,655 372,6 (1970 ел)

485,986 (2007 ел)

Ассен

(Assen)

Зеландия

(Zeeland)

1,796 310,3 (1970 ел)

380,548 (2007 ел)

Мидделбург

(Middelburg)

Лимбург

(Limburg)

2,169 1012,4 (1970 ел)

1127,637 (2007 ел)

Маастрихт

(Maastricht)

Оверэйсел

(Overijssel)

3,340 932,9 (1970 ел)

1116,402 (2007 ел)

Зволле

(Zwolle)

Төньяк Брабант

(Noord-Brabant)

4,949 1819,5 (1970 ел)

2418,698 (2007 ел)

Хертогенбос

('s-Hertogenbosch)

Төньяк Голландия

(Noord-Holland)

2,667 2260,0 (1970 ел)

2613,992 (2007 ел)

Харлем

(Haarlem)

Утрехт

(Utrecht)

1,359 816,4 (1970 ел)

1190,721 (2007 ел)

Утрехт

(Utrecht)

Флеволанд

(Flevoland)

1,412 374,394 (2007 ел) Лелистад

(Lelystad)

Фрисландия

(Friesland)

3,357 526,7 (1970 ел)

642,169 (2007 ел)

Леуварден

(Leeuwarden)

Көньяк Голландия

(Zuid-Holland)

2,871 2991,7 (1970 ел)

3453,756 (2007 ел)

Гаага

(Den Haag,
's-Gravenhage)

Зур шәһәрләр

N шәһәр өлкә халык саны
1 Амстердам Төньяк Голландия 734533
2 Роттердам Көньяк Голландия 595198
3 Гаага Көньяк Голландия 442273
4 Утрехт Утрехт 256393
5 Эйндховен Төньяк Брабант 203391
6 Тилбург Төньяк Брабант 195767
7 Гронинген Гронинген 174240
8 Бреда Төньяк Брабант 162307
9 Неймеген Гелдерланд 153684
10 Апелдорн Гелдерланд 153681
11 Энсхеде Оверэйсел 150447
12 Алмере Флеволанд 150359
13 Харлем Төньяк Голландия 148373
14 Арнем Гелдерланд 139299
15 Занстад Төньяк Голландия 136102

Сәясәт

Беатрикс патшабикә рәсми рәвештә дәүләт башлыгы булып тора
Хөкүмәтнең башлыгы – премьер-министр Марк Рютте

1815нче елда кабул ителгән конституциягә күрә төп хакимлек иясе – патша, ләкин икепалаталы парламентның да кануннар чыгару хокукы булган. Хәзерге конституция 1848нче елда кабул ителгән иде. Бу конституцияне «тыныч инкыйлаб» дип атаганнар, чөнки ул кинәт кенә патшаның хакимлиген бетергән. Хәзерге конституциягә күрә парламент туры саулауларда сайлана, һәм илдә зур роль уйный. Шулай итеп, Нидерландлар Аурупада абсолют патшалыктан конституцион патшалыкка һәм демократиягә күчкән илләрнең иң алдынгылар арасында.

1917нче елда конституциягә яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә саулау хокукы бөтен 23 яшькә җиткән ир-кешеләргә бирелде, ә 1919нчы елда хатыннарга да. 1971нче елдан башлап сайлау хокукы барлык 18 яшькә җиткән кешеләрдә бар. Зур үзгәрешләр конституциягә 1983нче елда кертелгән. Моннан башлап, Нидерландлар гражданнарына сәяси генә түгел, шулай ук социаль хокуклар гарантияләнә: дискриминациядән яклау, үлем җәзасын алып ату, яшәү минимумга хокук. 1983нче елдан соң конституциягә тагын төрле үзгәрешләр кертелде, мәсәлән армиядә хөзмәт итүне чакыру буенча бетерделәр.

Рәсми буларак илнең башлыгы – патша, ләкин чынбарлыкта премьер-министр. 1980нче елдан башлап Нидерландлар патшабикәсе – Беатрикс. Ул борынгы Оран династиясеннән һәм анын улы тәхет варисы. 1890нчы елдан башлап Нидерландлар патшалары – бары тик хатын-кызлар. Еш кына патшалар үз урыннарын яшьрәк кешеләргә бирәләр, ләкин әлегә Беатрикс моны эшләргә җыенмый. Чыннап та алганда, патша сәяси сорауларга тими, бары тик рәсми церемонияләрдә китнаша, ләкин аның яңа хәкүмәтнең формалашуда зур йогынтысы бар.

Канун чыгару органы – Генераль штатлар. Алар ике палатадан тора: беренче (75 урын) һәм икенче (150 урын).

Халык

2008нче елның 1 июленә эшләнгән бәяләү буенча Нидерландларның халык саны – 16 440 133 кеше. Халык саны буенча эшләнгән исемлектә Нидерландлар 60нчы урында торалар. Башка Аурупа илләренә караганда, Нидерландларның халык саны бик тиз үсә: 1850нче елда 3 млн. кеше, 1900нче елда 5 млн. кеше, 2000нче елда 16 млн. кеше.

41 526 км² мәйданы белән Нидерландларның халык тыгызлыгы 395 кеше/км².

Икътисад

Уңайлы яклар: югарыклассификацияле һәм күптелле эшчеләр. Шәп инфраструктура. Бөтен дөнья буйлап эшләгән Philips һәи Shell кебек зур концернлары. Түбән инфляция (2004 елда 4,5 %) һәм түбән эшсезлек (3 %).

Тискәре яклар: салымнарның өчтән бере социаль түләүләргә бара. Картлаган халык.

Нидерландларда заманча постиндустриаль икътисад бар. Иң мөһим яклар:

  • Машина төзелеше
  • Электроника
  • Нефтехимия
  • Авиа төзелеш
  • Судостроение
  • Чёрная металлургия
  • Текстиль сәнәгате
  • Мебель сәнәгате
  • Целлюлоз-кәгазь сәнәгате
  • Сыра ясау
  • Кием-салым ясау

Мәдәният

Сылтамалар

Калып:Link GA