Ли Бай
Ли Бай | |
---|---|
Туган телдә исем | 李白 |
Туган | 701 Суяб, Тан династиясе, Кытай (бүгенге Токмок шәһәре, Кыргызстан) |
Үлгән | 762/763 Данту |
Үлем сәбәбе | батып үлү[d] |
Күмү урыны | Tomb of Li Bai[d] |
Милләт | кытай |
Ватандашлыгы | Таң династиясе[1] |
Һөнәре | шагыйрь |
Ата-ана | |
Ли Бай яки Ли Тай-бо (кыт. 李白; 李太白; 701—762/763 ел) — Тан династиясе заманында яшәгән кытай шагыйре.
Биография
Ли Бай бай сәүдәгәр гаиләсендә туа. Туу җире төгәл билгеле түгел, ләкин бүгенге көндә эзләнүчеләрнең күбесе аның Төркестанда, бүгенге Токмок шәһәреннән ерак түгел җирдә туганын кабул итә. Соңрак, Ли Байга 5 яшь булганда, аның гаиләсе Циньляньсянга күченә. Дәүләт эшлеклесе булу теләгенә карамастан, ул дәүләт хезмәтенә керү өчен таләп ителгән имтиханнарга әзерләнми һәм 25 яшендә Кытай буенча сәяхәт итә башлый. Соңрак, 742 елда, ул император сараена тәкъдим ителә һәм Ханьлинь Академиясендә вазифа ала.
Ике елдан берникадәр азрак вакыт дәвамында ул сарай шагыйре буларак хезмәт итә һәм бу вазифаны үз теләге буенча ташлап китә. Кытай буенча сәяхәткә куела, 744 елның көзендә беренче тапкыр Ду Фу белән күрешә. Ань Лушань күтәрелеше барышында Ли Линь ханзадәсенең фетнәсендә катнаша һәм дәүләт җинаятьчесе буларак хөкем ителә. Баш күтәрелүнең җиңелүеннән соң көньяк-көнбатышка сөрелә. 759 елда амнистиягә эләгә һәм кире көнчыгышка кайта. 762 — 763 елларда вафат була.
Иҗаты
Ли Бай якынча 1000 шигырь авторы буларак билгеле. Ләкин күпчелек очракта аның авторлыгы шик астына куела. Аның юэфу жанрындагы хезмәтләре аеруча танылган. Шулай ук аның иҗаты даосизм белән бәйле булган.