Алман империясе
Алман империясе Deutsches Reich | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Гимн Heil dir im Siegerkranz | |||||||||
Башкала | Берлин | ||||||||
Зур шәһәрләр | Мюнхен, Гамбург | ||||||||
Тел(ләр) | Алман теле | ||||||||
Мәйдан | 540 857,54 км² | ||||||||
Халык | (1871) 41 058 800 кеше | ||||||||
Идарә итү төре | Дуалистик монархия | ||||||||
Алман императоры | |||||||||
- (1871–1888) | Вильгельм I | ||||||||
- (1888) | Фридрих III | ||||||||
- (1888–1918) | Вильгельм II | ||||||||
Алман империясе (алман. Deutsches Reich) — 1871—1918 елларда Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. 1918 елда рәсми исемен Бөек алман империясенә үзгәрткәннәр. Кайбер вакытларда аны "Икенче рейх" дип атыйлар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1870 елда Франсия-Пруссия сугышы (1870-1871) башланган. Пруссия канцлеры Отто фон Бисмарк һәм Вилһелм I сугыш нәтиҗәсендә Франциянең кодрәтен юкка чыгарып Алманияне берләштерергә өметләнгәннәр. Франция императоры Наполеон III исә Алманиянең берләшүенә каршы төшкән һәм Аурупадагы Франция гегемонлыгын саклап калмакчы булган. Төньяк Алмания берлеге гаскәрләре тулы җиңүгә ирешкәннәр. 1871 елның 18 гыйнварда Версаль сараенда Бисмарк һәм Вилһелм I Алман империясен игълан иткәннәр. Империягә Төньяк Алмания берлегенә кермәгән дәүләтләр дә бик тиз кушылган. Австрия бәйсез дәүләт булып калган. Французлар тарафыннан түләнгән 5 миллиард франк микъдарындагы репарацияләр алман икътисадының какшамас фундаментына әйләнгән.
Вилһелм Iның үлеменнән соң (1888) тәхеткә үләр дәрәҗәдә авыру булган Фридрих III тәхеткә утырган. Ул 99 көн генә хакимлек иткән. Фридрихның үлеменнән соң тәхеткә аның улы Вилһелм II утырган. Алман империясе Африка һәм Азиядә колонияләргә ия булды (Того, Камерун, Төньяк-Көнбатыш Африка, Чиңдау порты), Англия һәм Франциягә каршы Австрия һәм Россия белән хәрби иттфак төзелгән, армия ва флот саны күбәйтерлгән. 1918 елның 9 ноябрьдә Алман империясендә инкыйлаб башланган; аның нәтиҗәсендә монархия бәреп төшерелгән һәм Вилһелм Нидерландларга качып киткән.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алман империясе берлек дәүләте (bundesstaaten) дигән берәмлекләргә бүленгән:
- Кыйраллыклар:
- Ирекле Һанза шәһәрләре:
- Бөек һерцоглыклар:
- Баден
- Гессен һәм Рейн
- Мекленбург-Шверин
- Мекленбург-Стрелиц
- Ольденбург
- Саксен-Веймар-Эйзенах (1877 елдан Саксония Бөек һерцоглыгы, киләчәк Тюрингиянең өлеше).
- Һерцоглыклар:
- Анһалт
- Брауншвейг (1884—1913 елларда император тарфыннан билгеләнгән регент тарафыннан идарә ителгән)
- Саксен-Альтенбург (киләчәк Тюрингиянең өлеше)
- Саксен-Кобург-Гота (киләчәк Тюрингиянең өлеше)
- Саксен-Мейнинген (киләчәк Тюрингиянең өлеше)
- Саксен-Лауэнбург (1865—1876 елларда Пруссия белән униядә, 1876 елдан Пруссия өлеше)
- Кенәзлекләр:
- Вальдек
- Липпе
- Кече линия Рөйссы (киләчәк Тюрингиянең өлеше)
- Өлкән линия Рөйссы (киләчәк Тюрингиянең өлеше)
- Шаумбург-Липпе
- Шварцбург-Зондерсхаузен (1909 елдан Шварцбург-Рудольштадт белән униядә, киләчәк Тюрингиянең өлеше)
- Шварцбург-Рудольштадт (1909 елдан Шварцбург-Зондерсхаузен белән униядә, киләчәк Тюрингиянең өлеше)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|