Эчтәлеккә күчү

Китап: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Китап latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 14: Юл номеры - 14:
[[Татарлар]]га басма китап [[XIV гасыр]]дан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография [[Италия]]дә [[1464 ел]]да ачыла. [[Мәскәү]]дә типография [[1553]] елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар [[Италия]], [[Төркия]], [[Һиндстан]], [[Мисыр]] илләрендә басыла башлый.
[[Татарлар]]га басма китап [[XIV гасыр]]дан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография [[Италия]]дә [[1464 ел]]да ачыла. [[Мәскәү]]дә типография [[1553]] елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар [[Италия]], [[Төркия]], [[Һиндстан]], [[Мисыр]] илләрендә басыла башлый.


[[Казан университеты]] китапханәсендә [[1593 ел]]да Италиядә басылган [[Әбү Гали Сина]]ның [[гарәп теле]]ндәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның [[1727 ел]]да [[Истанбул]]да чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.
[[Казан университеты]] китапханәсендә [[1593 ел]]да Италиядә басылган [[Әбу Гали ибн Сина]]ның [[гарәп теле]]ндәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның [[1727 ел]]да [[Истанбул]]да чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.


Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап [[Лейпциг]] шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә [[1618 ел]]да [[Львов]] шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – [[татар теле]]ндәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.
Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап [[Лейпциг]] шәһәрендә [[1612 ел]]да табыла. Соңгы елларда [[Голландия]]нең [[Лейден]] университеты китапханәсендә [[1618 ел]]да [[Львов]] шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – [[татар теле]]ндәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.


[[XVIII гасыр]]ның 20 нче елларында [[Петр I]] [[Персия]] походы уңаеннан “Манифест” чыгара. [[1722 ел]]да бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Русиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.
[[XVIII гасыр]]ның 20 нче елларында [[Петр I]] [[Персия]] походы уңаеннан “Манифест” чыгара. [[1722 ел]]да бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Русиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.
Юл номеры - 22: Юл номеры - 22:
[[Казан]]да гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.
[[Казан]]да гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.


1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин. 1978 елда Әлифбага 200 ел тулды.
[[1778 ел]]да [[Мәскәү университеты]] типографиясендә беренче татар [[Әлифба]]сы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим [[Сәгыйть Хәлфин]]. [[1978 ел]]да Әлифбага 200 ел тулды.


== Шулай ук карагыз ==
== Шулай ук карагыз ==

27 апр 2013, 18:37 юрамасы

Кита́п (гарәп. كتاب‎) — берничә мәгънәле сүз:

  1. бастыру өчен язылган әдәби яки фәнни әсәр.
  2. полиграфиядә бастыру продукциясенең бер төре.
  3. бер тыш астында берләштерелгән сәхифәләр.

Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы кәгазь хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокып яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Кулъязма китап

Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер мөселман илләрендә дә ачыла.

Басма китап

Вакытлар үтү белән китапларны күпләп чыгару өчен, ниндидер җайланма уйлап табу ихтыяҗы туган. Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штампларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Соңыннан китап итеп бастыра. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә. 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала.

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография Италиядә 1464 елда ачыла. Мәскәүдә типография 1553 елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар Италия, Төркия, Һиндстан, Мисыр илләрендә басыла башлый.

Казан университеты китапханәсендә 1593 елда Италиядә басылган Әбу Гали ибн Синаның гарәп телендәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның 1727 елда Истанбулда чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.

Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Львов шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – татар телендәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.

XVIII гасырның 20 нче елларында Петр I Персия походы уңаеннан “Манифест” чыгара. 1722 елда бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Русиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.

Казанда гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.

1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин. 1978 елда Әлифбага 200 ел тулды.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Сылтамалар


Калып:Link FA