Мәгариф (яки белем бирү) — гади мәгънәдә, кешеләрнең бер буыннан башка буынга укыту, өйрәтү, тикшеренү юлы белән белем, сәләтләр, һәм гадәтләрне тапшыра алу өчен белем алуны оештыру формасы һәм аны белдерүче термин.[1] Гадәттә, кешенең уйлау, хис яки кылануына тәэсир итүче барлык тәҗрибәләр аркылы урын ала.
|
|
Шәхес
Аристокл, кушаматы Әфләтүн/Платон («киң җилкәле»), тормыш еллары (б.э.к. 428 яки 427 — б.э.к. 348 яки 347, Афиннар) — борынгы грек фәлсәфәчесе, мәгариф тарихында, Грециядәге беренче югары уку йортын булдырган шәхес дип билгеле. Сократның укучысы, Аристотельнең укытучысы.
Афиннар җәмгыятенең югары катлау кешеләренең балалары өчен ачылган мәктәпне тәмамлый. 20 яшьтә бөек укытучысы Сократ белән очраша. Соңгысы вафат булгач, Афиннардан китеп, күп еллар дәвамында төрле илләрдә аларның галимнәре һәм гыйльми тәгълиматлары белән таныша. Афинага кайткач, академия оештыра. Укыту эшенә Әфләтүн 40 еллап гомерен бирә.
|
Төркемнәр
|
Татар дөньясы
Иж-Бубый мәдрәсәсе - Россия империясенең Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1781 елда оештырылган уку йорты. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус һәм француз телләре, иҗтимагый, төгәл һәм гамәли фәннәр алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла.
Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала, 1911 елның гыйнварында хөкүмәткә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.
|
|